Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills ГӨРЛИ ҺӘМ ГӨРЛӘТӘ

“Казан Экспо” үзәге бу көннәрдә умарта оясын хәтерләтә. 20-24 майда Россиянең иң көчле яшь профессионаллары биредә үзләрен сыный. WorldSkills стандартлары буенча Милли чемпионатта 91 компетенциядә ярыша алар. Эшнең туктап торганы юк монда: яңгыр яву да комачауламый егет-кызларга.

Россиянең 85 төбәгеннән килгән яшьләрне эшче профессияләргә карата мәхәббәт берләштерә. Санкт-Петербург катнашучысы Сергей Максимов «Реверсив инжиниринг» компетенциясендә юниорлар категориясендә ярыша. Ул детальләрне сызым буенча яки сканер ярдәмендә модельләштерә. Моңа кадәр төрле конкурс-ярышларда катнашса да, Сергей өчен WorldSkills миллии чемпионаты – беренче масштаблысы. Детальнең күләмле моделен сканер аша компьютерга кертергә кирәк. Биредә хаталар булырга тиеш түгел. Детальләрне штангенциркуль, линейка белән үлчиләр. Алар ярдәмендә программада әзер детальләр төзиләр икән.

– Шәхсән миңа компьютерларда эшләү, модельләштерү ошый. Шуңа әлеге компетенцияне сайларга булдым. Реверсив инжиниринг юнәлешен сәнәгатьтә ватылган детальләрне төзекләндерү өчен кулланалар. WorldSkills хәрәкәте илебезнең киләчәге, дип саныйм. Үзем дә биредә әллә нинди яңалыклар белән танышам, – ди егет.





Чыннан да, ярышлар узган мәйданчыклардан кала, биредә төрле мастер-класслар узарга, үз кулларың белән нәрсәнедер ясап карарга да мөмкин. Гомумән алганда, “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәге аерым бер шәһәрчекне хәтерләтә. Биредә ярыш мәйданчыкларыннан тыш, чемпионатны карарга килүчеләрне теркәү үзәге, медпункт, кафе, сувенирлар кибете, велопарковка, балалар, инвалидлар өчен коляскалар прокаты, әни һәм бала бүлмәсе, бәдрәфләр бар. Шулай ук Казаннан алып килгән транспорт өчен тукталышлар да каралган. Ә волонтерлар кунакларга да, катнашучыларга да һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.





Татарстан җыелмасы ничек чыгыш ясый?


Милли чемпионатта 258 татарстанлы үзен 80 компетенциядә сыный.  Татарстан җыелмасы әлеге масштаблы ярышка 2018 елның ноябреннән бирле әзерләнгән. Россия чемпионатының ярымфиналларында үзләрен яхшы күрсәткән татарстанлыларга чемпионатта да зур өметләр баглыйлар.



Илдар Нәфыйков “Коры төзелеш һәм штукатур эшләре” компетенциясендә ярыша. Ике ел дәвамында шушы Милли чемпионатка таба атлаган ул. Башта төбәкара чемпионатта өченче урын яуласа, быел беренчегә чыгып, Татарстан җыелмасына эләгә.

– Безнең модульдә конструкция каркасын җыябыз, аннары гипсокартон белән төрәбез. Икенче модульдә шпаклевкалыйбыз. Өченче модульдә кострукциягә ябыштырабыз. Безгә булачак биремнең сызымнарын башта белми идек. Беренче көнне ул, “Что? Где? Когда?” тапшыруындагы кебек, кара тартма эчендәге серле әйбер сыман булды. Ул көнне бирем белән 2 сәгать кенә таныштык. Икенче көнне аны 15 минутка гына бирделәр. Минем өчен беренче модуль иң авыры иде. Каушата да инде... Ләкин без булдырып чыктык, дип әйтә алам. Күңелдә җиңүгә өмет бар, – ди Әлмәт политехник көллиятенең  3нче курс студенты Илдар.

Ә дүртенче модульдә бераз ирек бирелә икән. Нәрсә телисең – шуны ясыйсың. Илдар гипстан Татарстан гербын һәм әләмен ясарга җыена.

Үзе студент, үзе эксперт!


Студентлар әлеге ярышларда катнашучылар буларак ярышып кына калмый, эксперт-компатриот (WorldSkills ярышларына катнашучыны әзерләүче) буларак та катнаша. Татарстанлы Виктор Слепцов – шундыйлардан. Әлмәт политехника көллиятендә 4 курста белем алган егет «Системалы һәм челтәрле администрлаштыру” компетенциясендә катнашучыларның эшләрен автоматик рәвештә тикшерүне оештыра. Әлеге процесс вакытында барлык стендлардан мәгълүмат җыела, аннары шуларга карап, эксперт эшләргә бәя бирә. Виктор бер модульдә алты кешегә балл куя икән. Тик бер искәрмә дә бар: ул Татарстан катнашучысын бәяли алмый.

– Безнең компетенция үз эченә 3 модульне ала: Windows, Linux һәм Cisco программа тәэмин ителешләрендә эшләү. Ягъни катнашучылар офисларда эшләү өчен программаларның инфраструктурасын яхшырталар. Милли чемпионатта безнең компетенция катнашучылары бик югары нәтиҗәләр күрсәтә. Мисал өчен, Свердлау, Самара өлкәләре яхшы әзерләнгән, – ди Виктор.

“Өстемнән тау төште”


Татарстан данын яклаган 19 яшьлек Аида Закеян “Ресторан сервисы” юнәлешендә катнаша. Казан сәүдә-икътисад техникумында белем алган студентны WorldSkills ярышларына 2018 елның сентябрендә чакырганнар. Башта ул күзәтеп кенә йөри, соңрак көллиятендә “Ресторан сервисы” юнәлешендә беренче урын ала. Аннары республика чемпионатында үз компетенциясендә иң яхшысы булып табыла. Сургутта узган җыенда да 36 кешедән беренче урын алган. Һәм менә Милли чемпионатта да беренче урынга дәгъва кыла.

– Әле ярты сәгать элек кенә минем компетенциядә ярышлар тәмамланды. Катнашучылар бүлмәсенә кергәч, өстемнән тау төшкәндәй тоелды. Эшләгән эшемнән бәхет, җиңеллек тойдым. Гомумән, хисләрем аңлатып бетерә алмаслык иде, – ди Аида.

“Ресторан сервисы” компетенциясенә бар, кафе/ресторанга хезмәт күрсәтү, welcome-сервис керә. Аларның skill-тестлары да була икән. Биредә катнашучылар кызыдырылган балыкны филеларга аера, җиләк-җимеш тәлинкәсен әзерли, карбонара пастасын ясый. Боларның барысына да осталык ягыннан гына түгел, социаль яктан да бәя бирелә икән. Ягъни катнашучылар ни эшләгәннәре турында һәрчак сөйләп торырга тиеш.

– Иң катлаулысы ресторан/кафе модуле иде. Беренче көнне мин иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшләдем. Башта шәраб белән таныштырам, аннары – 4 кешегә өстәл әзерләү, кунакларны каршылау, төп ризыкларны пешерү. Һәм боларның барысын да кунаклар каршында эшлибез. Хезмәтебез бик төгәл башкарылырга тиеш. Бер нәрсәне дә түгәргә ярамый, һәрчак елмаерга, арканы туры тотарга, кунаклар белән аралашырга, үз-үзеңдә ышаныч белән эшләргә кирәк, – дип әйтә Аида.

Әлбәттә, җиңү җиңел генә бирелми. Студент кыз чемпионатка көне-төне әзерләнгән. 8.00-18.00 ул укуда әзерләнсә, өйдә сүз запасын баеткан, төрле эчемлекләрнең, ризыкларның тарихын өйрәнгән. WorldSkillsта катнашу Аидага ошаганы күзләреннән күренә. Шушы ярышлар аркасында ул "кеше һәм профессионал буларак бер башка үстем", ди. Киләчәктә кыз бариста булып эшләргә тели. Чөнки кәһвә ясарга ярата. “Әлеге хәрәкәт ярдәмендә мин үсәм, профессиональ яктан да. Гомумән, бар дөньяда профессионалларны 16-18 яшьтән үк әзерлиләр”, – ди ул.

Юниорлар – яшь токарьлар


Чемпионат катнашучылары шулай ук Future Skills блогындагы 23 компетенциядә дә үзләрен сыный. Ә юниорлар – WorldSkills Russia Juniors катнашучылары – тагын 48 компетенциядә ярыша.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәре егете, юниор Роман Еремин “Санлы программалы идарәле токарь станокларында эш” компетенциясендә үзен сыный. Көн саен алтышар сәгать күнекмәләр башкарган ул. “Без ярышларда дюралюминийдан токарь детальләре ясадык. Аның авырлыгы эшләп чыгуда гына иде”, – ди Роман. Киләчәктә дә ул үзен WorldSkills хәрәкәтендә чарларга җыена. Туган ягы Яшел Үзәндә дә әлеге ярышларның кайбер компетенцияләрен үстерү буенча шартлар тудырылган икән. Алар арасында Романныкы да бар. Егет, Яшел Үзән механика көллиятендә укыганда, шушы юнәлеш буенча шөгыльләнә. Беренче урынны алырга теләсә дә, бик үк өмет итми. Чөнки әле моңа тәҗрибәсе җитми, дип саный.

Чемпионатта татарстанлыларны әллә кайдан күреп, ишетеп була. Үз ярышлары тәмамлаган катнашучылар безнең республика яшьләренә җан атып, “Татарстан!” дип кычкыра. Әлбәттә, бу ярышучыларга көч-дәрт бирә. Йөзләрендәге елмаю җиңүгә ышаныч уята.
WorldSkills миллии чемпионатында җиңүчеләрне иртәгә, 24 майда, игълан итәчәкләр.









Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев