Логотип Идель
WORLDSKILLS

Worldskills: ЕГЕТЛӘР ДӘ ИПИ ПЕШЕРӘ

“Worldskills” сүзе радио-телевизор, Интернеттан кала барлык тишек-тошыклардан да яңгырыйдыр сыман тоела башлады, әйеме? Әле башланмады, тик инде аның турында күпме материал язылды, зәңгәр экраннардан күрсәтелде, сөйләнелде... Традицияне бозмыйча, без дә әлеге чемпионат, дөресрәге, аның җиңүчеләре турында язмаларны дәвам итик.
Тулы исеме: Мишечкин Игорь Василий улы;

Туган көне: 14.06.1996;

Компетенциясе: “Икмәк пешерү”;

Уку урыны: Казан кооперация институты, икенче курс.

“Әлеге чемпионатка  мине “безнең түгәрәккә кил, монда ашарга пешерәбез”, дигән сүзләр белән җәлеп иттеләр. Соңрак  исә Worldskills ның ниндирәк нәрсә икәненә төшенә башладым һәм үземнең көчемне “Икмәк пешерү” компетенциясендә сынап карарга булдым. Уңышлы чыгыш ясадым һәм финал нәтиҗәләре буенча мине Россия делегациясе составында EuroSkils 2022дә катнашырга чакырдылар”, – дип сөйли WorldSkills VII милли финалында үз компетенциясе буенча икенче урынны яулаган Игорь Мишечкин.

Ашарга пешерү хатын-кызлар эше дип уйламыйсыңмы?

Юк, әлбәттә. Ризык әзерләүне хатын-кыз эше дисәләр дә, үзем өчен өйдә, гаиләгә пешерүнең бер авырлыгы да юк, дип саныйм.

– Ярышка әзерлек ничек барды? Бу өлкә буенча тагын көчеңне сынап карарга җыенасыңмы?

Финалга әзерлек Мәскәүдә узды, экспертларым Ләйлә Әлтәф кызы һәм Игорь Андрей улы иде. Хәзерге вакытта Милли җыелмада шөгыльләнәм, 2020 елда Австриядә узачак EuroSkills ка  әзерлек бара.

– Гомумән, бәйге инди өлешләрдән  торды? Нәрсәләр пешердегез?

Бәйге киеренке рухта узды, еш кына стандарт булмаган вакыйгалардан чыгу юлларын эзләргә туры килде. Бу исә һәрбер катнашучының тәҗрибә һәм осталыгы ни дәрәҗәдә икәнлеген ачып бирә!
Көч сынашу вакытында менә ниләр эшләргә туры килгән:

  • Үрү техникасы (18 шгуттан үрү)

  • Бодай икмәге

  • Заказ бирүчедән икмәк (темасы һәм икмәк авырлыгы чыгыш ясаган көнне генә сөйләшелә)

  • Арт-класс (60/80 үлчәмнәре белән бары тик әкият темасына караган, ашарга яраклы икмәк элементларыннан сын пешерү)

  • Круассаннар

  • Пан шоколя

  • Дания слойкасы (3 төр буенча 15 әйбер)

  • Бриошлар (4 төр буенча 15 данә, шул исәптән берсе серле эчлек белән)



 – Әлеге ярышта катнашу өчен нинди сыйфатларга  ия булырга кирәк?

Минемчә, чемпионатта катнашучы һәрбер кеше стресска каршы тора белергә һәм оператив рәвештә, барлык борчу-хәсрәтләрне онытып, мөһим карарлар кабул итәргә тиеш.

– Киләчәккә планнарың ниндирәк?

Планнар бик гади. Казан кооператив институтын уңышлы гына тәмамлау һәм, әлбәттә, моның белән бәйле рәвештә, югары белем алу.






“Чемпионат тәмамланганда үткән юлны анализлау иң рәхәте иде. Сынаулар һәм авырлыклар артында зур җиңү бар икәнен ахырдан гына аңлыйсың. Бәлки, бүтәннәргә сәер булып та тоелыр, әмма минем ярыш вакытында туган хисләрне янәдән тоясым килә...”, дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшебез.

Борчылма, Игорь, алда әле сине берничә тагын шундый, ә, бәлки, аннан мең тапкыр яхшырак чемпионатлар көтә. Кызу ярыш мохитенә эләгергә һәм кабат онытылмаслык җиңү хисен татып карарга өлгерерсең дип уйлыйбыз. Уңышлар!


Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев