Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills БАШЛАНДЫ!

Казан бу көннәрдә 3000 кунак каршылый. Алар барысы да – эшче профессияләр белән яхшы мәгънәдә җенләнгән кешеләр. Сүзем WorldSkills Милли чемпионаты турында. Ул бу юлы үз тарихында беренче тапкыр иң күп катнашучы җыячак.


20 майда «Татнефть-Арена» боз сараенда VII WorldSkills Милли чемпионатына старт бирелде. Бу көнне шулай ук “Зирәкләр күнекмәләре” II Милли чемпионаты да ачылды. Шулай итеп, 24 майга кадәр Россиянең 85 төбәгеннән килгән катнашучылар эшче һөнәрләрдә үзләрен иң яхшысы итеп күрсәтүдә ярышачак.

Ярышлар “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә, шулай ук биш күчмә мәйданда уза. Анда 1500 конкурсант катнаша. Гомумән алганда, ярышларны 14 мең кунак күзәтер, дип көтелә. Милли чемпионат профессияләрнең алты блогы буенча үтәчәк. Алар: төзелеш тармагы, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү сәнәгате һәм инженер технологияләре, хезмәт күрсәтү сфералары, транспорт һәм логистика тармаклары.



Мәйданчыкларда 92 компетенция, шул исәптән дөнья чемпионатының 56 компетенциясе буенча ярышачаклар. Юниорлар үзләрен 48 компетенциядә сыный, 50 яшьтән өстә булучылар “Зирәкләр күнекмәләре” юнәлешендә көч сынаша. Чемпионатта 1500 катнашучы, 1500 экспертны җәлеп итә.

Ачылу тантанасы элек-электән үк килгән эшче һөнәрләр турындагы сюжет белән башланып китте. Аннары сәхнәгә роботлар, мәгълүмати технологияләр ярдәмендә эшләнгән җайланмалар чыкты. Болар – киләчәк һөнәрләре – Future Skills. Тик шулай да җирнең байлыкларын бары тик чын осталар гына саклап кала алачагы төп мәгънәгә салынган иде.



Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

– Чемпионат катнашучылары – безнең киләчәк өметебез. Биредә җиңүчеләр илебезнең мәнфәгатьләрен кайгыртачак. Әлеге чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узар, дип өметләнәбез. Милли чемпионат – дөнья чемпионатына генераль репетиция. Сезнең барыгыз да чемпионнар булмасагыз да, Казанда һәрчак көтелгән кунак. Теләгегез булса, безнең республикага күчә аласыз. Рәхим итегез!

Сәхнәгә Россиянең һәрбер төбәгенең әләме күтәрелде. Шулай ук Австралия, Австрия, Бельгия, Бразилия, Кытай, Эстония, Франция, Германия, Венгрия, Һиндстан, Италиянең Көньяк Тироле, Япония, Казахстан, Корея, Лихтенштейн, Монголия, Марокко, Норвегия, Польша, Португалия, Сингапур, Швейцария, Кытай Тайбее, Бөекбритания, Вьетнам әләмнәрен дә күрдек. Бу әлеге илләрдән килгән катнашучыларның да үзләрен биредә сынаячагын аңлата. Чит ил катнашучыларының саны 164кә тула.

Бразилиядән килгән Фабио Оливейра Де Соуза әлеге ярышларда чит ил эксперты буларак катнаша. Ул CAD инженер дизайны компетенциясендәге катнашучыларны бәяли. “Ялкын” журналы хәбәрчесенә дә аның белән аралашу мөмкинлеге туды. Фабионың Казанга икенче тапкыр килүе икән. Тәүге мәртәбә шәһәр гыйнвар салкыннары белән шаккаттырса, хәзер көннәрнең җәйгә таба баруы да сөендергән аны.

– Бирегә килүемнең төп сәбәбе – ярдәм күрсәтү, башкалар белән тәҗрибә уртаклашу, ярышларны карау. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Без илебез экспертлары белән түгел, Бразилия катнашучылары белән дә килдек. Ярышлардагы җайланмаларны сынап карыйсыбыз, тәҗрибә аласыбыз килә. Бу безгә дөнья чемпионатына тагын да җиң сызганып әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк. WorldSkills хәрәкәтен бер сүз белән генә аңлатып булмый. Биредә тәҗрибә алудан кала, күп белем алабыз. WorldSkillsның мөһимлеге дә шунда: син биредә моңарчы белмәгән әйберләргә төшенәсең, – Фабио.



Саймон Бартли, WorldSkills International Президенты:

– WorldSkills дөнья чемпионаты үз тарихында беренче тапкыр Казанда узачак. Без профессиональ осталык буенча WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионаты биредә үтәчәгенә шатбыз. Сезнең өчен бу тарихи вакыйгада Россия җыелмасында булу зур горурлык булачак. Әмма әлеге составка эләкмәүчеләргә шуны әйтәсем килә: үзегез узган юл турында уйлагыз. Нәкъ менә аның ярдәмендә сез кыска гына вакыт эендә сез күп нәрсәгә ирештегез. Сез моны берүзегез генә түгел, ә гаиләгез, җитәкчеләрегез, укытучыларыгыз ярдәмендә ирештегез. Сезнең уңышыгыз җавалылыгыз белән бергә атлый. Сез – илегезнең киләчәге, ләкин шул ук вакытта киләсе буын өчен үрнәк. Беркайчан да башкалардан өйрәнүдән туктамагыз.

Роберт Уразов, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” Союзы генераль директоры:

– Рәхмәт сүзләрен ябылу тантанасында әйтсәләр дә, минем аларны катнашучыларга әйтәсем килә. Без августта, дип көткән, ләкин алар майда безгә килгән 27 чит ил вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Татарстан Республикасы, Казанда WorldSkills буенча төп эксперт, шәхсән Рөстәм Нургалиевичка, рәхмәт. Шулай ук башка экспертларга, компатриотларга да рәхмәт әйтәм. Нәкъ менә сез әлеге ярышларны бәйрәм итәсез. Августта узачак WorldSkills дөнья чемпионатының девизы: “Киләчәк сезнең кулда!”. Чыннан да, киләчәк сезнең белән безнең кулларда.



WorldSkills ярышларының йөзен аның катнашучылары бәяләсә, аларга экспертлар баллар куя. Бу ярышларда да алар дөньяның төрле илләреннән килгән. Ярышларда катнашучы Рамилә Шәрипова гадел, намус белән ярышырга ант бирде. Соңыннан, сәхнәдәге дәрәҗәле кунаклар кулга-кул тотынгач, WorldSkills Милли чемпионаты ачык, дип игълан ителде. Димәк, хәерле сәгатьтә!

Ярышларны һәркем үз күзләре белән күрә алачак. Моның өчен tickets.worldskills.ru сайтында бушлай билетны чыгартырга кирәк, биредә чаралар программасы белән танышырга мөмкин. Милли чемпионатның ябылу тантанасы 24 май көнне “Татнефть-Арена”да узачак.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan  дөнья чемпионаты 22-27 август көннәредә үтәчәк. Анда 67 илдән 1377 конкурсант катнашачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев