Логотип Идель
WORLDSKILLS

WORLDSKILLS: БАШЛАНА БАШЛАДЫ!

“Бер, ике, өч, старт!” “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи зур кызыл кнопкага басканда,  нәкъ шушы сүзләр яңгырады. Димәк, WorldSkills ярышларының төбәк (республика) чемпионаты башланды дигән сүз.

14 ноябрь – 7 декабрь аралыгында узачак әлеге ярышларда Татарстан егет-кызлары беренчеләрдән булып күргәзмә үзәген сыный. Быел әлеге ярышлар WorldSkillsның 83 компетенциясе, WorldSkills Juniorның 53 компетенцияcе буенча оештырыла.

“Без шаккаттык!”

– “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) чемпионаты – үзенчәлекле ярыш. Бүгенге чемпионатта 2000 катнашучы һәм эксперт үзен сынавы безнең өчен аеруча сөенечле. Ярышлар Татарстанның күп кенә мәйданчыгында уза. Без сезнең белән профессияләр дөньясын үстерәбез, – диде ачылышта Ләйлә Фазлыева.

Аның фикеренчә, “Казан Экспо” үзәге Татарстанда уза торган масштаблы чаралар өчен дә кулланылачак. “2019 елда Казанда үтәчәк дөнья чемпионаты кадрлар әзерләү системасының профессиональлеген сынау ул. Без нәрсәне үзгәртергә кирәклеген, дөнья стандартлары белән бертигез дәрәҗәдә барыр өчен нишләргә тиешлегебезне аңлаячакбыз”, – ди Премьер-министр урынбасары.
Дэвид Хоуи, WorldSkills International башкарма директоры:

– WorldSkills International – дөньяның төрле почмакларын берләштергән глобаль оешма. Аларда һәр ай саен профессиональ осталык буенча төбәк яки милли чемпионатлар уза. Киләсе ел аеруча үзенчәлекле булачак: Россия WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итә. Анда хәрәкәтебездәге 60тан артык илдән 1600 кеше катнашачак, 56 компетенция тәкъдим ителәчәк. Бу объект – дөнья дәрәҗәсендәге бина, чемпионатның биредә узачагына шатбыз. Катнашучылар, ярышларда үзегезнең бөтен көчегезне бирегез, сайлаган профессиягез белән горурланыгыз, камиллеккә омтылыгыз, алга таба атлагыз. Яшьләр – безнең оешманың төп звеносы, чөнки сез үз илләрегезнең йөзен тәкъдим итәсез. Җитмәсә, мондый чемпионатлар уздыру икътисад үсешенә дә йогынты ясый.

Дэвид Хоуиның кичә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге белән танышу мөмкинлеге дә булган. “Без шаккаттык, биредә шактый алга китеш күрәбез. Моны дөнья дәрәҗәсендәге бина, дип атау урынлы, чөнки барысы да тиешенчә җиһазландырылган. Логистика, техник үзенчәлекләр дә исәпкә алынган. Биредә эш графиктан алда бара, һәм бу шатландырмыйча калмый. Әлеге объект күп еллар дәвамында Казан һәм республикага хезмәт итәчәк”, – ди җитәкче.



 

Төкле аягың белән!

Катнашучылар арасында кем генә юк: мәктәп укучылары да, студентлар да бар биредә. Казанның IT-лицеенда укучы Шамил Кадамов «Прототиплар ясау» компетенциясендә катнаша. Җиңү максаты белән ярышларга килгән укучы үзен Junior юнәлешендә сыный.

– Прототип – билгеле бер схема буенча ясала торган модель. Кичә без сызым буенча кыстыргыч (тиски) 3D-моделен ясадык. Ә бүген кичә истә калдырган сызымны үзебез ясаячакбыз. Иртәгә инде эшкәртеп фрейзерда эшләячәкбез, – ди Шамил.

IT-лицейга кергәч үк укучы инженер юнәлеше белән кызыксына башлый: анда 3D-модельләштерү түгәрәгенә йөри. Әлеге юнәлеш белән җенләнүенә дә 2 ел булган инде. Вак детальләр булу, барысын да истә калдырырга кирәклеге, гомумән, үзең ясарга теләгән әйберләрне эшли алу – шушының белән кызыксындырган Шамилне 3D-модельләштерү. Моңа кадәр Төмәндә ярышларда 1,2нче урыннар алган, WorldSkills ярышлары бусагасы аша әле беренче атлап керүе. Төкле аягың белән, Шамил!

“Коры төзелеш һәм штукатур эшләре” компетенциясендә катнашучылар арасында кызлар бер дә юк. Биредә – үз тормышын төптән күзаллаган көчле куллы егетләр. Әлмәт политехник көллиятенең 3 курс студенты Илдар Нәфыйков бүген беренче модульне эшли. Ул билгеле бер материалны гипсокартон белән тышлаячак.

- Мин әлеге чемпионатка челтәр чемпионаты аша эләктем. Бүгенге модуль 8 сәгать дәвам итә. Әзерлегемне инде сентябрь аеннан башладым. Хәер, моңа кадәр дә катнашканым булды: узган ел төбәк ярышларында өченче урын алдым. Дулкынлану бераз булса да, җиңүгә өмет итәбез. Барысы да ярышлар башланганнан соң күренәчәк инде, - ди Илдар.

Матурлыкка урын бар!

Төбәк ярышларында бары тик җитди юнәлешләргә генә яктыртыла, дисәк, ялгышырбыз. Биредә матурлыкка да урын табылган. "Флористика" компетенциясе - шуның ачык мисалы. Камилла Баһаветдинова Халыкара сервис көллиятендә кондитер юнәлешендә укыса да, чәчәкләр сәнгате белән балачагыннан бирле шөгыльләнә. Әнисенең флорист булып эшләве моңа сәбәпче булган.

- Ярышларда уңышлы чыгыш ясармын, дип ышанам. Үземне дөнья чемпионатында да күрәм. Чөнки моңа ышанычым зур, флористика юнәлешендә күптән эшлим, - ди студент кыз.

Камилла әлеге ярышларга үз теләге белән килеп эләгә. Көллиятләрендә шушы ярыш турында белеп ала, сайлап алу этабын уза һәм бүген ул – биредә. Беренче тапкыр катнашуына карамастан, үзендә дулкынлану сизми. Бүген ул чәчәк бәйләме һәм композиция ясаячак. Флорист юнәлешендә фантазияң булса, калганына өйрәнеп була икән. Камилла безгә шуны да сер итеп кенә әйтте: чәчәк бәйләме ясаганда, теге яки бу чәчәкне бер-берсе белән туры китерергә ярамый дигән әйбер юк. Чәчәкләр бер-берсенә дошман була алмый, шуңа биредә чикләр юк, фантазияң генә ташып торсын!



Гарәп Әмирлекләрен шаулаткач, инженер булган!

Былтыр дөнья чемпионатында бөтен Абу-Даби шәһәрен шаулаткан, "Суыткыч техникасы һәм кондиционерлаштыру" компетенциясенең абсолют җиңүчесе Вадим Поляков бүген катнашучыларга әти ролендә, дисәк тә ялгыш булмас. Республика ярышларында ул эксперт буларак катнаша. Бу аның өчен беренче тәҗрибә түгел, былтыр да рәсми рәвештә эксперт булган. Быел ярышларда ул WorldSkills Junior һәм WorldSkills юнәлешендә "Суыткыч техникасы һәм кондиционерлаштыру" компетенциясендә катнашучыларга бәя бирә. Былтыргы дөнья чемпионатыннан соң аның йолдыз чире белән авырырга вакыты булмаган.

- Чемпионаттан соң үзем эшли торган "ПП Техвент" заводына кайткач, "бар, эшлә", диделәр, – дип елмая Вадим. - Ярышлардан соң 2-3 көн ял иттем дә, эшкә керештем. Аннары минем вазифамны күтәрделәр: хәзер мин – инженер. Элек 3нче разрядлы слесарь-җыючы идем. Чемпионаттан соң тормышымда үзгәрешләр дә булды: фатир алдым, хәзер WorldSkills ярышларында катншучыларны әзерлим. Моны җиңел, дип әйтмәс идем. Эшләгәннең җимешен тою да рәхәт: Южно-Сахалинскта безнең компетенция буенча җиңгән егет баллар буенча башкалардан бик күпкә өстен иде. Хәзер, вазифамны күтәргәч, хезмәт хакым да артты, – ди эксперт.

Дөнья чемпионатында башкарган эшләрне сәнәгатьтә дә кулланып була. Вадим шулай эшләгән дә. Ярышлардан соң бөтен эшен бик сыйфатлы итеп башкара башлаган. Хәтта заводларында 5-6 ел эшләгән егетләр дә шок хәлендә калганнар. Шуннан соң аны инженер итеп куялар да инде. Хәзер Вадим вентиляция җайланмаларына хезмәт күрсәтү юнәлешендә эшли. Быелгы ярышларда яшь эксперт яшьләрне эшне сыйфатлы, тиз башкару буенча сынаячак. Иң мөһиме – бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән кешене сайлап алып, аны милли чемпионатта җиңәрлек итеп әзерләү. Сүз уңаеннан, Вадим үзе дә 2019 елның май аенда “Казан Экспо” үзәгендә узачак милли чемпионатта эксперт булачак.



–Авыллардан килгән егетләрнең WorldSkills ярышларында мотивациясе бик көчле. Шушы чемпионатта катнашып, яхшы акча эшләп булганын аңлый алар. Җитмәсә, WorldSkills ярышларына әзерләнергә вакыт та таба, бөтен нәрсәне дә тиз үзләштерә, – ди Вадим.

“Казан Экспо” үзәгенә килүче тамашачылар ярышлардан кала, Try a skill зонасы эшчәнлегендә катнаша ала. Анда һәркем автомобиль буяу, интерьер дизайны, эретеп ябыштыру белән танышырга мөмкин.

Республика чемпионаты өч төрле вакытта уза. Аның беренче этабы 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Төбәк ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелмасының киңәйтелгән составы яңартылачак, шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills милли чемпионатының ярымфиналы һәм финалында катнашучылар билгеләнәчәк.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев