Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills: ГЕНЕРАЛЬ РЕПЕТИЦИЯ

Татарстан җыелмасы әгъзалары WorldSkills милли чемпионатында катнашу өчен көч сынаша. Ярымфинал ярышлары илебезнең 21 төбәгендә уза.

Әлегә республикабыз җыелмасына 330 яшь кеше кергән. Ул исемлектә – былтыр декабрьдә узган республика этабы җиңүчеләре. Гомумән алганда, бу – WorldSkills буенча милли чемпионатны уздыру тарихында иң зур җыелма. “Безнең милли чемпионат финалында иң зур җыелмаларның берсе булуыбызда шигем юк”, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Шунысы да бар: башка еллардан аермалы буларак, быел республика җыелмасы составына аз халыклы торак пунктлардан да яшьләр кергән.

Татарстан әлеге ярышларга бик ныклап әзерләнгән. Дүрт ай дәвам иткән әзерлектә профессиональ күнекмәләргә дә, әхлакый яктан көч туплауга да игътибар иткәннәр. Яшьләрне әзерләгәндә 58 эре оешма, 78 профиль предприятие ярдәмгә килгән. “Һәр катнашучыга күнекмәләрнең аерым планы булдырылды. Яшьләрнең әзерлеге күнекмә процессыннан гына тормады – алар башка төбәкләргә чемпионатларга барды. Психологик әзерлек, мотивация һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә аерым басым ясадык”, – ди WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Ярымфиналга чыгу өчен ярышлар 30 апрельдә төгәлләнә. Аның нәтиҗәләре буенча 20-24 май аралыгында WorldSkills милли чемпионатында катнашачак республика яшьләре ачыкланачак. Әлеге чара – WorldSkills дөнья чемпионатына генераль репетиция.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев