Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills 2019 ДЕСАНТЫ КАЗАНГА ТӨШТЕ

Эшче профессияләргә дан җырлаган WorldSkills дөнья чемпионаты башланырга 7 ай гына вакыт калды. Димәк, әзерлек тулы көченә бара дигән сүз бу. Тик моңа кадәр ике зур “сират күпере”н кичәсе бар. Аның берсе май аенда Казанда узачак WorldSkills милли чемпионаты булса, икенчесе – 21-27 гыйнвар аралыгында үтәчәк WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек атнасы.

Шулай итеп, бу атнада Казанга дөньяның 62 иленнән 600 кешелек WorldSkills “десанты” килеп төште. Алар арасында WorldSkills International Директорлар советы, секретариаты, техник һәм рәсми делегатлар, эксперт, техник администраторлар, компетенцияләр белән идарә итүче менеджерлар, тим-лидерлар, партнерлар, күзәтүчеләр бар. Шулай ук 2021 елда Шанхайда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты вәкилләре дә булачак.

[caption id="attachment_32617" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Дэвид Хоуи, WorldSkills International башкарма директоры:

  • Мондый зур чемпионат яхшы әзерлек сорый. Шушы атна дәвамында без ике якның (WorldSkills International һәм оештыручы як) да эшен тизләтергә телибез. Бөтен делегацияләр җитәкчеләрен җибәрә. Менеджерлар чемпионат барышында үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен аңлаячак. Шулай ук бу чарада чемпионат өчен җиһазлар җитештергәнн сәнәгать предприятиеләре дә катнаша. Әлеге дөнья чемпионаты хилафлыкларсыз узар, һәм халык эшче профессияләрнең никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшенер, дип ышанам. Без яшьләргә күнекмәләргә өйрәнү – карьера төзүдә дөрес аспект икәнлеген күрсәтергә телибез.


Исеңә төшерәм, быел WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак:

  • чемпионатны уздыруның төп урыны – “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәге;

  • WorldSkills стандартлары буенча 56 компетенция;

  • JuniorSkills юнәлешендә 12 компетенция (14-16 яшьлекләр);

  • FutureSkills юнәлешендә 15 компетенция тәкъдим ителәчәк;

  • 60 илдән 1600 конкурсант катнаша;

  • июнь аенда чемпионат өчен кирәкле өстәмә корылмаларны төзи башлаячаклар;

  • WorldSkills авылында (Универсиада авылы) 5000 кеше яшәячәк. Бер бүлмәдә берәр кеше урнашырга тиеш, шуңа бөтен кластер диярлек кулланылачак;

  • WorldSkillsның үзенең мәдәни паркы булачак. Ул “Казан ЭКСПО” янында урнаша. Анда теләгән һәркем килә ала;

  • 3500 волонтер катнаша (хәзергә аларны сайлау бара, волонтерлыкка кандидатларның иң олысына – 80нән артык, кечкенәсенә – 14 яшь);

  • чемпионатның ачылыш һәм ябылыш тантанасы үткәрү урыны үзгәрә: катнашучылар күп булу сәбәпле, ул “Казан Арена”да узачак. Элегрәк ул Үзәк стадионда булачак, дип билгеләнгән иде. Билет бәяләре 2500 сумнан да артмаячак.



[caption id="attachment_32618" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Рафис Борһанов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

 - WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек атнасының төп максаты – делегатларны инфраструктура, объекттагы сервислар белән таныштыру. Делегацияләр WorldSkills авылы (Универсиада авылы) буенча турда катнашачак. Дөнья чемпионаты алдыннан бу соңгы килешүләр булачак. Делегация вәкилләре кайда, нәрсә узачагын, яшәү урыннары турында белеп кайтып китәчәк. Әзерлек атнасында 24 гыйнварда Бауман урамында чемпионат башланырга 200 көн кала махсус стела ачыла.

Атна барышында “Бер мәктәп – бер ил” проекты да үткәрелә. 25 гыйнварда анда Казанның 57 мәктәбе кушыла. Әлеге дәрестә эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм профориентацияне камилләштерү турында сүз алып барачаклар.

Казан үзендә уза торган халыкара вакыйгаларда һәрчак шаккаттырырга ярата. WorldSkills дөнья чемпионаты да шундый булырга охшап тора. Чөнки Абу-Дабида узган WorldSkills чемпионаты белән чагыштырганда, Казандагысының катнашучылары – 30 процентка (400 кеше) күбрәк. Кадрлар әзерләү буенча  зур эш башкарылачак. Чемпионатка килүчеләр Future Skills – киләчәк күнекмәләре белән дә танышачак. Алар IT, медицина, энергетика, транспорт тармаклары белән бәйле.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев