Логотип Идель
WORLDSKILLS

ДЕМОИМТИХАН-2019: Татарстан шәһәрләре ничек катнаша?

Техникум-көллият студентларының, җәй булуга карамастан, урак өсте дәвам итә. Хәзер алар гадәти сынаулар түгел, ә демоимтиханнар тапшыра. Казан шәһәрендә урта һөнәри уку йортлары эшчәнлегенә кереп киткән яңалык Татарстан районнарына барып җиткән. Быел аларда да WorldSkills стандартлары буенча демоимтиханнар тапшырганнар.

Республикада демоимтиханнар 1нче июньнән башланган. Сынауларның кайберләре әле кичә, 3нче июльдә генә, тәмамланган. Казандагы уку йортларыннан кала, бу сынаулар Саба, Алексеевск, Мамадыш, Сарман, Яр Чаллы, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама, Буа, Тәтеш, Актаныш, Лениногорск, Әлмәт, Аксубай, Апас, Спасс, Әтнә, Зәй, Минзәлә, Нурлат көллият-техникумнарында узган.

Лениногорск студентлары ничек тапшырган?


WorldSkills стандартлары буенча имтихан Лениногорск нефть техникумында 22 июньнән алып 3нче июльгә кадәр дәвам иткән. Биредә ул “Геодезия” компетенциясе буенча узган. Анда шушы техникумнан – 26 һәм Бөгелмә машина төзелеше техникумыннан 10 студент катнашкан. Биредә студентлар командалап чыгыш ясаган. Лениногорск техникумында мондый демоимтихан былтырның апрель аенда беренче тапкыр уздырылган булган. Анда 20 кеше үзен сынаган. Ул вакытта Лениногорск һәм Бөгелмә техникумнарыннан бишәр команда чыгыш ясаган. “Геодезия” компетенциясендә 4 гади һәм 1 төп эксперт катнашкан.

Биредә шулай ук “График дизайн” компетенциясе буенча да демоимтихан узган. Анысында барлыгы 30 кеше катнашкан. Әлеге компетенциядә катнашучыларга бер төп эксперт һәм Татарстанның 6 гади эксперты бәя биргән.

– Геодезия имтиханыннан максималь рәвештә 40 балл алырга мөмкин иде. “Союз Ворлдскиллс Россия” ризалыгы белән быел биремнәрнең җиңеләйтелгән вариантларын җибәрделәр. Булачак геодезистлар кыр эшләрен башкарды, 3D-топограф программалары белән эшләде. Алар ике кешелек командаларда сынау узды. График дизайн юнәлешендә эшләрне тулысынча компьютерда эшләделәр. Студентларның барысына да бәйсез экспертлар бәя бирде, – ди Лениногорск нефть техникумының укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Галия Мәннаф кызы Билалова.

Аның фикеренчә, имтиханның өстенлеге ягы – студентларның skills паспорт (күнекмәләр паспорты) алуында. Бу – электрон документ. Аның ярдәмендә эшкә урнашканда, эш белән тәэмин итүчеләр яшь кешенең күнекмәләре турында белә ала.

Быелның маенда уздырылган WorldSkills милли чемпионатыннан соң, ““Союз Ворлдскиллс Россия” имтихан биремнәрен бер көндә эшләргә рөхсәт биргән. Әгәр элеккегечә 100 баллык система булса, һәр студент биремнәрне өч көндә эшләр иде. Шуңа да быел 100 балл урынына максималь рәвештә 40 балл алып булган. Лениногорск техникумы базасында оештырылган бу сынауны укучылар 35-39 баллга тапшырганнар. Әлбәттә, мондый сынауга әзерлек та таләп ителә. Аның биремнәрен, бер көндә күреп кенә, тапшырып булмый шул. Әлегә демоимтиханда алынган билгеләр студентның дипломына да “менеп кунакламый”, беркайда да урын алмый икән.


Әлмәттә ничек?


Әлмәт политехника техникумында 3нче курс студентлары “Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм аларга хезмәт күрсәтү”,  “Кирпечтән стена өю” компетенциясендә демоимтихан тапшырган. Студентлар биремнәрне имтихан тапшыра торган көнне генә белеп ала икән. “Кирпечтән стена өю” компетенциясендә 2 июль көнне 8 кеше “Мастерок” дигән эшне башкарган, ә 3 июльдә тагын 8 кеше – “Квадрат” дигәнен. “Мастерок”та кирпечтән стена өйгәндә, рәсемнәр ясап, кирпечне кисәргә таләп ителгән. Ә “Квадрат” дигәне бераз гадирәк булган.



Таләпләр буенча, демоимтихан – ирекле процедура. Әлбәттә, без аны тапшырыр өчен иң яхшы студентларны сайлап алабыз. Бу яшьләрне алда әле тагын бер уку елы көтә. Тик демоимтихан уку планы буенча 3нче курс ахырында, “Эшче профессия буенча эш башкару” модулен тәмамланганда, уздырыла. Әлеге имтиханга федераль эксперт Вологдадан ук җәлеп ителде. Моңа кадәр шушындый яхшы дәрәҗәдәге имтиханында әле беренче тапкыр булуы икән аның, – дип аңлата Әлмәт политехника техникумының укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары Раилә Сабирҗан кызы Измайлова.

Имтихан ярыш форматында уздырыла, шуңа студентларның үз эшләрен яхшырак башкарасы килә икән. Әлмәт техниумында дөнья стандартлары буенча мондый имтихан беренче тапкыр уздырылган. Беренче көнне ул – 8, икенче көнне 6 сәгать дәвам иткән.

Сынау уздырыла торган кабинетка аяк басканчы, студентларга шактый тырышырга туры килә. Практика вакытында күнекмәләр уздырыла, аннары укудан тыш вакытта да демоимтиханга әзерләнәләр икән. Техникумда студентларны укытучы-эксперт Лилия Әбүзәр кызы Шәфыйкова, җитештерү юнәлешендә укытучы мастеры Наталья Дамир кызы Абакумова әзеләгән.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев