Логотип Идель
Укучылар яза

ЯВЛАШТАУНЫҢ ҮЗ СПОРТСМЕННАРЫ

Мәктәптә укыган чагымда ук аларга карап сокланмыйча түзә алмый идем. Сүзем – спорт өлкәсендә бик актив кайнаган, бер ярышта та сынатмаган Саба районы Явлаштау урта мәктәбенең укучы кызлары турында. Үзем андый ярышларда бик катнашмасам да, аларның җиңүләренә карап, күңелдә горурлык туа башлый. Чөнки үзем укып чыккан мәктәпнең укучыларының һәр җиңүе – ул безнең дә җиңү. 

Күптән түгел генә район күләмендә “ООО Долина-Агро Мингер” призына 2006 елгы кызлар арасындагы баскетболда 1 урынны яулап кайтканнар. Аларның җиңү яулап кайтасылары бәхәссез булса да, уңышның серенә төшенергә булдым. Кызларның һәрвакыт рухландырып торучы физкультура укытучысы – Илнур Фазыловка кызыксындырган сорауларымны бирдем.

- Илнур абый, иң беренче чиратта, кызларның спортка ничек кереп китүләре турында әйтеп үтсәгез иде. Баскетбол җиңел спорт төре түгел, өстәвенә кызлар өчен. Ә сезнең укучы кызларыгыз уйнарга тиз өйрәнделәрме?

- Кызларның баскетболга тартылулары минем эшем белән бәйле дип саныйм. 2013 елдан мин Явлаштау урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшләргә килдем һәм шуннан барысы башланып китте дә инде. Башта мин Мешабаш башлангыч мәктәбендә укытсам, хәзер ике ел Явлаштау урта мәктәбендә белем бирәм. Бер генә спорт төре дә җиңел бирелми. Барлык укучыларның да тырышлыклары һәм теләкләре кирәк. Иң беренче чиратта, теләк булса, барысы да килеп чыгачак. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен үзеңне җәлләмичә, үз өстеңдә эшләү зарур. Баштарак кызларыбыз, кечкенә булу сәбәпле, артык ярышларда йөрмәделәр, иптәшләрчә уеннарда үзләреннән олырак кызлар белән уйнадылар, күбесендә җиңелделәр. Тик аңа да карамастан, мин аларга рухландыргыч киңәшләр биреп тордым. “Сезнең вакытыгыз җитмәгән әле, көтегез, шөгыльләнегез һәм тиздән яхшы нәтиҗәләр күрсәтә башларбыз. Барысы да алда әле!” - дидем. Чыннан да, хәзерге көндә безнең уңышлы “җимешләребез” күзгә күренә бара. Кызлар бик зур тырышлык күрсәтәләр, олырак кызлар да аларга карап кушыла, кечкенәләре дә әкренгә үсеп килә.

- Уңышлы катнашкан уеннарына килгәндә...

- Саба районында үткәрелгән барлык ярышларда да катнашырга тырышабыз. Бик күп иптәшләрчә уеннарга йөрибез. Чөнки кызларның уен практикалары булмаса, алар алга таба ярышларда каушап калачаклар. Алар үзләрен судагы балык кебек хис итәргә тиешләр. Спорт төрләренә кечкенәдән мәхәббәт уятырга кирәк. Чөнки 1нче сыйныфлардан ук авыр күнегүләр бирә башламасаң, 7-8 классларда соң була, алар күнегүләрне үтәмиләр һәм уйнарга теләкләре сүрелә башлый. Әгәр дә кечкенәдән аларны өйрәтсәң, укытучыларына да күпкә җиңелрәк була. Кызларга баскетболдан кала волейбол серләрен дә бирәм. Чөнки волейбол үзенә күрә бик кызыклы уен. Тик ул авыррак булганга күрә, ярышларда әлегә бик катнашканыбыз юк. Алга таба булыр дип ышанып каласым килә. Теге елны 2002-2003 елгы кызлар арасында Явлаштау укучы кызлары 3нче урынны алдылар, анда 2004 -2005 елгы кызларыбыз уйнап, сынатмадылар. Бу очракта “Әфәрин!” диясе генә кала.

- Уеннарда җиңү яулау өчен аларга нәрсә стимул бирә?

- Стимул дигәннән, мәктәптә күптән түгел генә стритбол ярышлары уздырдык. Ул уенда бер кәрзингә өч кешелек команда көч сынаша. 4-7 сыйныфлар бик актив катнаштылар диясе килә. Аларның тырышлыклары аша кече сыйныфлар этәргеч алып, бер-берсенә ияреп, шөгыльләнә башласалар бик әйбәт булачак!








Менә алар безнең иң актив кызларыбыз: 7нче сыйныф укучылары Илфизә Әхмиева, Фәридә Мөхлисуллина, Азалия Яруллина, 6нчы сыйныф укучылары Ләйсән Габрахманова, Айзилә Шакирова, Әлфизә Рахимуллина, Альбина Нәҗипова, Таңсылу Шәрәфиева, Нәфисә Рахимуллина,  5нче сыйныф укучылары Алисә Яруллина, Азалия Ахметова, Камилә Арсланова, 4нче сыйныф укучылары Диана Гайфутдинова, Диана Акбирова, Динә Мингазова, Гөлинә Ахметханова.

Спорт сөюче кызларга киләчәктә зурдан-зур уңышлар теләп калыйк. Мәктәпнең горурлыклары булып, тагын да күп җиңүләр яулап, югары баскычка күтәрелсеннәр иде. Аларның уңышлары һәм тырышлыклары булганда, спорт өлкәсендә яңа буын үсәчәгенә бернинди дә шик калмаячак.

Рәфидә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев