Логотип Идель
Укучылар яза

ЯШЬ ФУТБОЛЧЫЛАР СЫНАУ ТОТТЫ

Мәктәпләрдә уку елы тәмамлану белән авылларга шау-гөр килеп әби-бабайларның балдан татлы оныклары кайтып төшә. Мөэмин-Каратай урамнарында да балалар ишәя. Әлеге малай-кызлар әби-бабайларга хуҗалык эшендә булыша, мал-туарга печән әзерли, кулына кәтмән алып бәрәңге чүбе утый, яшелчә араларын эшкәртә. Әлбәттә замана балалары телефон, интернет, кәмпитер дигән төшенчәләрне дә онытмый.

Менә шул өч айлык озын каникул чорында без каладан кайткан укучыларны китапханәгә тартабыз, табигать кочагында әдәби укулар уздырабыз, төрле кызыклы чаралар оештырабыз! Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә әле менә яңа гына уку яшендәге яшь буын белән футбол турниры үткәрдек. Көндезге унда башланды безнең туп тибү уены. Малайлар гына түгел, кызлар да бик ярата футболны. Салахова Аделина, Шәйхетдинова Айлинә, Рахманова Сөмбел, Гыймаева Рамиләләр дә малайлардан калышмаганлыкны дәлилләделәр.

Нигездә яшь футболчылар ике төркемгә бүленде. Җиһаншин Рүзәл “Спартак”, ә Хәйретдинов Венер исә “Рубин” капитаннары итеп юкка гына сайланмады. Әти-әниләре, әби-бабалары исә әлбәттә уенчыларга көч биреп торды. Уч төпләре кызарганчы кул чапты җанатарлар, мактау сүзләрен дә кызганмады. Өч өлештән торган туп тибү уены сизелмичә дә үтеп китте. 6:3 исәбе белән “Спартак” командасы өстен чыкты. Аеруча Җиһаншин Рүзәл, Җиһаншин Илһам, Ситдыйков Динар,Хәкимов Илназ, Җиһаншин Ралифлар үзләрен өметле, яшь футболчылар итеп таныттылар.

Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы, әлеге бәйгене оештыруда башлап йөрүчесе авыл китапханәчесе Таһир Шәмсуаровлар алдагы көннәрдә дә пионербол, волейбол бәйгеләре узачагын билгеләп үттеләр. Үзенчәлекле футбол уены күрсәткән өчен авылыбыз спортчыларына зур рәхмәт белдерделәр, киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвешен алга сөреп гомер итүләрен теләделәр. Үзе спортчы, авыл өчен янып-көеп йөрүче, төрле ярышларның даими хөкемдары, судьясы Гыйльманов Ленарга да олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Футбол турниры шаулап-гөрләп тәмле-томныдан авыз итү, чәй эчү белән тәмамланды.

Таһир Шәмсуаров


Лениногорск районы, Мөэмин-Каратай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев