Логотип Идель
Укучылар яза

"ЯЛКЫН"ЫМ ЯРДӘМ ИТӘ!

Безнең сыйныфта бер өем “Ялкын” журналы тора. Буш вакытыбыз булган саен, без аларны кулга алабыз. Әлегә кадәр ”Ялкын” белән якыннан таныш түгел идем. Таныша торгач, бер санында сыйныфташым Фирүзәне күреп шаккатым! Алай да була икән бит! “Лидерлар мәктәбе” турында да шул вакытта белдем. 

Сыйныфташымнан сораша торгач, ул миңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты. “Лидерлар мәктәбе”ндә генә түгел, башка чараларда катнашып та бик күп шәхесләр белән танышуын сөйләде.

Мин үзем быел күрше авылдагы кечкенә мәктәптән Каратун мәктәбенә 10нчы сыйныфка укырга килдем. Минем алда “яңа ишекләр” ачылды дисәм дә була. Чөнки быелгы уку елында ук безне сыйныф җитәкчебез Казан шәһәренә экскурсиягә алып барып, күренекле шәхесләр белән очраштырды. “Татмедиа”, “Татарстан китап нәшрияты” биналарында булып, андагы хезмәткәрләр, язучы - шагыйрьләр Алмаз Хәмзин, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рифат Сәлах белән танышып - аралашу күңелемә мәңгелеккә кереп утырды.

Чөнки минем хыялларым күп, әмма әлегә күбесе тормышка аша алмады. Минем яшьләр тормышы белән янып яшисем, тагын да күбрәк дуслар табасым, “дөньяга чыгасым” килә!

Кешеләр белән уртак тел табу, бер урында тик утырмау, һәрвакыт алга омтылу – болар барысы да лидерлык сыйфатлары. Минемчә, бу сыйфатларның миндә дә күбесе бар, ә инде хәзер дустыма әйләнгән “Ялкын” ымның миңа ярдәм итүенә иманым камил!

Алия Нуртдинова, Апас, Багыш авылы

#лидерлармәктәбе

Каратун мәктәбе укучылары "Ялкын"да кунакта: ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев