ЯҢА БУЫН КИТАПХАНӘСЕ НИНДИ УЛ?

Бүгенге көндә кәгазь китап, вакытлы матбугат басмаларының кадере түбәнәйгән мәл, диярләр, бәлки, кайберәүләр. Ә юк, барыбер китапханәгә – нәфис әдәбият сөючеләр һәм гомумән киң җәмәгатьчелек вәкилләре булучы укучылар ашкына. Инкяр итеп булмый, заманыбыз сулышы үзенең катгый таләпләрен куя килә. Китапның дәрәҗәсе кими. Ләкин әлеге чор китапханәчеләре төрле өр-яңа ысуллар һәм тематик яктан баетылган идеяләр белән укучы күңелен идарә итә.

Китап-иллюстратив күргәзмәләр, әдәби өстәлләр, әдәбият һәм нәфислек кафелары, тарихи дилижанслар кебек чаралар кулланырга куша таләп. Төрле әдәби-музыкаль, мәдәни кичәләрне дә читкә кую мөмкин түгел, халык «коры поэтика»ны сәгать буена тыңларга да теләми, укучылар нинди дә булса фәһем алырга омтыла. Бигрәк яхшы үтә концерт номерлары, кулинариягә кагылышлы, умартачылыкка арналган утырышлар, мәдәни-сәнгати сәяхәтнәмәләр. Соңгы дәвердә җәмәгатьчелекнең «әдәби сусаганлыгы» аеруча чагыла, күренекле һәм шөһрәтле язучылар, танылган каләм осталары, шигъри күңелле каләм тибрәтүчеләр, үткен сүзле, көчле кәлимәле журналистлар белән очрашу кичәләре, осталык һәм тәҗрибә уртаклашу дәресләре бигрәк җанлы үтә. Бар арада шундый әдәбият сөючеләр дә – аеруча вакытлы матбугат, гәҗит һәм журналлар белән махсус танышу максаты белән киләләр, уку залына кереп үзләренең яраткан кәнәфиләренә утырып, ләззәтләнеп һәм дә кинәнеп укыйлар, яңалыклар белән танышалар. Басмаларда хәбәрләр соңрак басылса да, тикшерелгәне «полосага салынып» нәшерләнә. Шунда да хикмәт асылы.
Хәйран калырлык, бер уйлаганда китапханә – мәдәни учреждениеләрдән һич кенә ким түгел, хәтта ки ТВ берләшмәләреннән. Рефератлар, иншалар, «курс эшләре»ндә язарга ярдәм итәбез студентларга-шәкертләргә, кирәксә калфак белән читеген табып тамаша программасына җыр-моң да әзерлибез. Алай гына да түгел, видеотасмаларны «парк экран»нына хәстәрләү дә бар. Димәк, күпкырлы сәләтләр иярләргә омтылыш җиңә, эшлисе килгән белгеч тә.
Әле менә Чакмагыш җирлегенең Иске Калмаш авылы биләмәсендә яңа буын китапханә ачылу юлында. Санаулы гына көннәр калды. Анда исә бөтенләй цифрлы, соңгы фәнни хезмәтләргә туры килешле җиһазлар, китапны ачкач- тәгаенләнгән планшетны куеп өстенә рәсемнәрен дә «җанландыра» аласың. Эстетик яктан да зур, төсмер үзгәрешләр-психологик өлкәдән каралган. Сенсор техник корылмалары, электр такталар, тик яңа дәвер музее гына хәтерләтә элеккене.

Китапханәче дә китапханә үзгәрүе белән үз чиратында үзгәрә, гыйльми яктан да үсә, технологик прогрессларга буйсынуы – мотлак рәвештә. Китапханә хезмәтендә син библиограф та, програмист та, нәфис сүз остасы һәм остазы да, режиссёр да булырга тиешсең, ниндидер мәгънәдә педагог һәм артист, төн агышына сценарист эшчәнлегенә дә керүне сизмәү мөмкин. Әмма үз хезмәтең мөккибәнлек, олуг мәхәббәт – иң тәҗрибәле, иң затлы, иң абруйлы мөгаллимнәребез. Ә исә китапханәче йөзендә һәр укучыга, ишек ачып китапханә тупсасын атлап керүчегә, карата – «Килдегез дә, сөендердегез» дигән сүзләр балкый.

Юлай Низаев. Чакмагыш җирлеге, «Чакмагыш чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: