Логотип Идель
Укучылар яза

"Утта янмый, суда батмый"

28 ноябрь көнне 6-7 класс укучыларына саф һавада зур чара уздырдык.

Очрашуга авылыбызның янгын сүндерүчесе Низамов Фәргатне чакырдык. Ул үзенең вазифалары турында тәфсилләп сөйләде. Балалар берсен-берсе уздырып сораулар бирделәр.

Киемен тотып, утта янмавын тикшереп карадылар. Янган учакны сундерделәр. Чара кызыклы уеннар белән дәвам итте.










"Ут белән сак бул!" акциясе уңаеннан Шушмабаш мәдәният йортында 9 класс укучылары белән дә чара уздырдык. Алар да ун елдан артык янгын сүндерүче булып эшләүче Низамов Фәргәт белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр. Киемен яндырып су сибеп карадылар. Киемне вакытка киенеп ярыштылар.

Егетләрдән кызлар да калышмады. Алар арасында да үзен сынап караучы Асадуллина Алия булды. Сынатмады, хәтта вакытка егетләрнең борынына чиертте. Афәрин Алия!

Чараның икенче өлешендә укучылар керү һәм тамаша залындагы чыгу юлларын барладылар. Пожар булган очракта каушап калмаска,иптәшеңне ташлап калдырмаска булышырга өйрәнделәр. Ут белән сак булуның кирәклеген әз генә үзләштерсәләр дә, бу безнең өчен зур куаныч булыр.









Динә Әхмәтҗанова,
Шушмабаш мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев