"Ул - үрнәк алырлык кеше!"

Тиздән барлык эшебезне дә роботлар, төрле-төрле техник приборлар башкарачак дигәнне еш ишетергә туры килә. Ә бит кайбер һөнәрләрне чын-чынлап тырыш булган кешеләрдән башка башкару мөмкин түгел. Шундый кешеләрнең берсе - ул минем әтием.

Минем әти - Гарифуллин Фәрит Фәим улы - кечкенәдән бирле төрле эшләрдә бик тырышып эшли белгән. 7нче сыйныфны тәмамлагач та ул комбайнда, ә аннан соң тракторда эшләгән. 2 ел армия сафларында хезмәт итеп, Чечня сугышында катнашып, өйгә кайткач, кабат колхозда эшли башлый. Үзенең хезмәтен тырышып башкарган өчен әтиемә мотоцикл да бүләк итәләр!

Мин әтием белән горурлана алам, дип уйлыйм. Чөнки үз гомерендә ул күпкә ирешкән кеше. Ә мондый нәтиҗәләргә ничек ирешергә дисезме? Барысы да җайлы: тырышлык һәм тагын бер кат тырышлык!

Лилия Гарифуллина, Балтач гимназиясе, 8А сыйныфы укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 8 гыйнвар 2021 - 17:17
    УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да. 
    988
    0
    4
  • 6 гыйнвар 2021 - 14:13
    ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
    827
    0
    2
  • 3 гыйнвар 2021 - 10:05
    «ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
    786
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019