Логотип Идель
Укучылар яза

ТЫЛСЫМЛЫ КИТАП

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Х.Шабабанов

 

Һәркемнең яраткан китабы бар, әлбәттә. Минем дә яраткан, бик тә хөрмәт итеп кулыма алган китабым бар. Минем генә түгел, хәтта гаиләмнең, дөресрәге, нәселебезнең яраткан   китабы бар. Бу китап – коръән китабы!

Әлеге китап әбиемнең бүлмәсендә – өстәлдә тора.  Әйе, өстәлдә, чөнки без аны еш ачабыз, еш мөрәҗәгать итәбез аңа. Әбиемнең бүлмәсен китап гүя сихерли, гүя тылсымлы итә.

Чынлап, ышаныгыз, гаиләмнең яраткан китабы  тылсымлы көчкә ия! Аның бүлмәсенә керсәң, ихтыярсыздан бары тик изге уйлар, яхшы фикерләр, уңай хисләр генә туа.  Өебездә, гомумән, начарлык, бозыклык  турында сөйләшү, начар гадәтләр юк.  Хәтта ки начар уйларны китап ишетер дип куркабыз.  Әлеге китап безне чистарта, күңелебезне баета, намусыбызны аклыйдыр.

Кечкенәдән әбием  безгә бу китапның асылын  аңлатып килде. Коръән китабы минем әбиемә әбисеннән калган. Бу китап- нәселебезнең асылын, затлылыгын саклаучы булып тора! Күпме изгелек сыйган бу китапка!    Андагы сүрәләр, матур бизәкләр булып, күңеләмә сеңәләр. Эшләгән һәр эшемә бәя бирергә, алдан уйлау һәм чамалау, сабыр һәм тыйнак булырга мин шул китаптан өйрәнәм. Гамәлләрем матур булгач, дөньям да ямьле!

Китабыбыз озак еллар хезмәт итсә дә дәрәҗәсен югалтмаган, һич тә таушалмаган! Гасырлар аша киән ул безгә! Күпме вакыйгаларны кичергән, күпне күргән!

Менә мин сак кына әбиемнең бүлмәсенә керәм. Өстәлдә изге китап ята. Уйлар якты һәм ачык. Китапны кулыма алам. Күңелдә изгелек һәм бары тик яхшылык. Эх, бар кешедә дә шундый китап, шул китапларны тапшырырдай, асылын аңлатып бирердәй әбиләре булса иде! Җәмгыятебез, гомумшн, татар иле югалмас, затлы һәм акыллы, югары мәдәниятле булып калыр иде! Үз асылын югалтмас иде!

Үскәч, мин дә әбием кебек,  амәнәт итеп, оныкларыма тапшырырмын! Тәрбияле, инсафлы булырга өйрәтермен!

Кашапова Диләрә, 9 “М” сыйныфы укучысы, Яр Чаллы шәһәре  41 мәктәпнең “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев