Логотип Идель
Укучылар яза

Туган телем - иркә гөлем!

Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.
Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.
Мин бала чактан ук “әти-әни” дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.


Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип аның туган телен саныйм. Ул − кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә "балам" дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре − әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән:

И туган тел! Синдә булган
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, Ходам!


Мин үзем дә чын татар кызы. Татар булуым белән горурланам. Мәктәптә дә, гаиләмдә дә, туганнар, дусларым, иптәшләрем белән дә татар телендә аралашам. Татарча тапшырулар карыйм, татарча китаплар укыйм. Китапларның төрле телләрдән тәрҗемә ителгәннәрен түгел, бигрәк тә чын татар язучылары иҗат иткән әсәрләрне укырга яратам. Аларның эчтәлеге күңелгә, җанга үтеп кереп, озакка истә кала. Бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнгән язучыларның нинди дә булса әсәрләре ошый икән, мин шул язучыларның китапларын китапханәдән алып укыйм. Шулай ук хәзерге заман язучыларын да яратам. Шул әсәрләр аша үземнең, әти-әниемнең һәм әби-бабамның тел байлыгын да чагыштырам, нәтиҗә ясыйм.

Хәзер яшьләр дә татар телендә бер дә читенсенмичә сөйләшәләр. Мин моңа зур шәһәрләргә - Казанга, Чаллыга баргач та игътибар иткәнем булды. Киләчәктә дә мин татарлыгымны югалтмам, телемне онытмам,киләсе буыннарга – балаларыма, оныкларыма да җиткерермен, татарча сөйләшергә өйрәтермен. Мине дә әбием бишек җырлары җырлап, ә бабам борынгы татарча такмаклар әйтеп, биетеп үстерде бит, чөнки мин өлкәннәр тәрбиясе алган озын толымлы гап-гади татар кызы бит!

Рәзилә Лотфyллина, Азнакай мyниципаль районы Тымытык гомyми yрта белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф yкyчысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев