Логотип Идель
Укучылар яза

ТУГАН АВЫЛЫМ КЫШЫ

Кызык килде быелгы кыш – башта мамык карларын яудырып, салкыннарын җибәреп күрсәтте дә, «әһә, күреп калдыгызмы, булды, җитте сезгә» дигәндәй, декабрь аенда янгырлар яудырды. И, аннары сагынып көттек инде без йомшак мамык карлар яуганын.

Хәзер инде ничә көннәр матур итеп карлар ява. Көннәр салкынайтып, битләрне чеметкәләп тә, агачларга көмеш кебек елкылдап торган бәсләрен кундырып та, әз генә җылыта төшеп, буранлап та ала кыш.

Иртән мәктәпкә барганда бияләй-бияләй кар яуганын күзәтү үзе бер шатлык! Урамдагы багана утлары яктысында күктән коелган көмеш кар бөртекләре аеруча сихри күренә. Бу матурлыкны күрү-тою бик зур бәхет бит ул!

Мәктәпкә барганда энекәшләрем Ильяс һәм Инсаф белән куңелле булса, кайтканда инде сыйныфташларым белән кызык-кызык хәлләр сөйләшеп, көлешеп кайту тагын бер бәхет! Әле бик күңелле вакыт! Туган авылыбызда, туган өебездә, газиз әти-әниләребез канаты астында яшәгән бик рәхәт чор. Мәктәп еллары гүзәл яшьлекнең кабатланмас матур чаклары булып каладыр күңелләрдә!

Быелгы уку елында чыгарылыш сыйныф булуыбыз бераз дулкынландыра.

Баш очында тибрәлеп-тибрәлеп очкан кар бөртекләренә карап эчтән генә теләк телим. Бөек Аллаһым безгә барчабызга да ак карлардай ак юллар насыйп итсәңче!

Күктән, минем теләкләрне ишеткәндәй, сихри карлар коела да коела…

Чакмагыш районы, Имәнлекүл мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Саида ӘХМӘДУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?????