Логотип Идель
Укучылар яза

«ТЕЛЛӘР БЕЛГӘН – ИЛЛӘР ГИЗГӘН»

XXI гасырда чит телләр белү – уңышның бер өлеше, сәяхәт итүнең бер ысулы. Иң популяр тел, әлбәттә, инглиз теле! Аны өйрәнергә авырмы соң?

Әгәр сезне дә шул сорау кызыксындырса, инглиз телен өйрәнү өчен 5 лайфхак!

1. Рус телендә бик күп сүзләр инглиз теленнән алынган. Әгәрдә рус телендә сүз ахырында «ция» кушымчасы торса, инглиз телендә аның ахырында «tion» кушымчасы торачак.

Мәсәлән: мотивация – motivation, диссертация – dissertation.

2. Инглиз телендә «универсаль» сүзләр бик күп. Алар берьюлы исемне дә, фигыльне дә аңлаталар, исемне фигыльгә күчерер өчен «to» кисәкчәсен кулланырга кирәк.

Мәсәлән , work – эш, ә to work – эшләргә.

3. Инглиз телендә кайбер сүзләр берничә мәгънә аңлатырга мөмкин.

Мәсәлән: miss – кыз, to miss – сагынырга.

4. Алынма сүзләр инглиз телен өйрәнгәндә эшне бераз җиңеләйтер, чөнки алынма сүз ике телдә дә бер үк төрле әйтелә һәм языла.

Мәсәлән: аквариум – aquarium, карамель – caramel, организм –organism, авокадо – avocado.

5. Яңа сүзләр өйрәнгәндә, «safety net» турында белү кирәк. «Safety net» – инглиз телендә иң популяр булган 100 сүз, алар – инглиз теленең нигезе.



Сүзләр белән бергә, инглизләр куллана торган идиомаларны да өйрәнергә тырышыгыз.
Хәзер интернетта бик күп видео-дәресләр һәм онлайн-курслар бар. Аларны карап бик күп кызыклы мәгълүмәт туплый аласыз!

XXI гасыр – телләр заманасы! Һәр көнне чит телләр өйрәнүгә 30-40 минут багышлагыз.

Айназ Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев