Логотип Идель
Укучылар яза

ТАРТМАЛАРДА ЮГАЛГАН ИСТӘЛЕКЛӘР

Сез иске китаплар һәм дәфтәрләрне актарып утырырга яратасызмы? Ә мин яратам, миңа сәер карарга ашыкмагыз, хәзер үз карашымны дәлилләргә тырышырмын. Бер атна элек әни шкафтан иске тартмаларны алып “Боларны карап чыгып, кирәкмәгән әйберләрен ташла”, – диде. Күп вакыт сузып йөргәч, ниһаять, минем күзем шул тартмаларга төште һәм мин, ялкаулана-ялкаулана булса да, эшкә керештем.

Тузанланып беткән китаплар, иске дәфтәрләр, тышлыклар... бер сәгать узганнан соң үземне археолог сыман хис итә башладым! Әмма беләсезме, актара торгач, тырышуларым акландымы шунда, кеп-кечкенә кәгазь битенә тап булдым. Анда мин апамнан алган РАСПИСКА иде! Ничек андый әйбер бала башына килгәндер, һич аңламыйм, бәлки, шпионнар турында фильмнар күп карауның тәэсире булгандыр.

Эчтәлеге шундый иде: “Мин Фәләнова Фәлән Фәлән кызы Самигуллин Разилне 12июнь көнне кинога алып барам, әгәр алып бармасам, шул ук көнне Макдональдска алып барып, ул теләгән бар әйберне алачакмын.” Хәтта апамнан имза алырга да баш эшләгән үземнең. Берничә минут көлеп торгач, әлеге расписканы апама күрсәтергә киттем, укып бетергәч апаның беренче сүзе шул булды: “Әле син мине хәйләкәр дисең, син миннән 14 яшьтә расписка алып йөри идең!” Бу расписканы бөтен гаиләгә күрсәтеп чыккач, мин яңадан китапларны жыештырырга тотындым.

Әмма, ярты сәгать уткәч, яңадан бер кызыклы язмага тап булдым, хәзер инде төрле иске чүп-чар арасыннан кыш бабайдан җавап хаты килеп чыкты. Аны укый башлап, яңадан истәлекләргә бирелә башладым, миңа күпме яшь булган икәнен хәтерләмим, әмма ул вакытта мин әле балалар бакчасына йөри идем. Шул хат белән мине өйдә мин теләгән  уенчык джип көтеп тора иде, ул вакытта минем шатлыкның чиге юк иде, чөнки кыш бабай миңа бүләк кенә җибәреп калмаган, хәтта җавап та язган! Тик, шулай да, шик калды бит: берничә көн  апай артыннан “Ә нигә синең язуың кыш бабайныкына охшаган?” – дип йөрдем.

Иске тартмаларны актарып, андагы чүп – чарны ташлау бик кызык булмаса да, шундый истәлекләрне өчен, мин тагын 50 шундый тартманы тикшереп чыгарга әзер! Әнигә генә әйтмәгез...

Рәзил СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев