Логотип Идель
Укучылар яза

ТӨП МАКСАТ - ТАТАРЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРҮ

Татар халкын гөрләткән вакыйга, ниһаять, килеп тә җитте... Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае икенче августан үз эшен башлап җибәрде. Һәм бүген Бөтендөнья татар конгрессы съездының дүртенче эш көнендә делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Татарстан районнарына юл тоттылар... Данлыклы Арчабызны да читтә калдырмадылар, әлбәттә!

Сәгать 10:33. Ташкичү халкы тыз-быз йөгерә, кунаклар каршыларга ашыга. Ниндидер бер дулкынлану һәм горурлану хисе сизелеп тора. Бу урынлыдыр, минемчә. Чөнки һәркөн саен килми мондый затлы кунаклар. Бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре!

Бөтендөнья татар конгрессы VI корылтаенда катнашучы милләттәшләребез беренче эш итеп Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенә уздылар. Монда аларны Ташкичү авылы җирле үзидарә рәисе Файзуллин Фәһим Хатипович каршы алды. Тәмле чәк-чәк һәм мәктәп укучыларының дәртле биюләре кадерле кунакларыбызга хуш килде. Шулай ук әле яңа гына мәктәп ишегалдына Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәүгә багышлап куелган мемориал ташларга чәчәк тә салырга онытмады конгресс вәкилләре. Танылган җырлар авторы Рөстәм Зәкуан да кунакларыбызга үз сүзләрен әйтергә ашыкты. Ә аннары аларны якты мәктәптә яңа гына эшләнелеп килүче Шиһабетдин Мәрҗани музеена алып керделәр. Музей белән тарих укытучысы Кашапов Фәнил таныштырды. Мондагы зәвыкны, гүзәллекне күреп кунакларыбыз таң калды.





Конгресс делегатларының вакытлары, кызганыч, бик тар иде. Шунлыктан мин тиз генә үзебезнең якташыбыз, Мәмсә авылы кызы, Екатеринбург өлкәсе (Урал татарлары) татар конгрессының башкарма директоры, өлкәнең татарлар өчен чыгып килә торган “Саф чишмә” газетасының баш редакторы, Милли медиа-холдинг рәисе, “Азатлык” радиосының Урал төбәгендәге махсус хәбәрчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина һәм Шекә авылыннан чыккан Татарстанның халык артисты, М.Җәлил премиясе лауриаты Гөлзада Сафиуллинадан берничә сорау бирергә ашыктым.

- Чит төбәкләрдәге татарлар бездән нәрсәләре белән аерыла?

Фәвия Сафиуллина: Бик кызык сорау... Беренчедән, башка төбәкләрдәге татарлар туган төбәкләрен сагынып яшәүләре белән аерылып торалар... Татарлыкларын сакларга тырышулары белән, чит милләт кешеләре арасында, ничек кенә булмасын, үзләренең милли горурлыкларын саклап калу өчен бик күп көч куюлары белән аерылалар. Ни өчен дигәндә, башка җирдә татрның абруен күтәрү өчен бик күп көч куярга кирәк, башка милләтләр арасында төшеп калмаган кеше булуыңны дәллиләү бик мөһим! Безнең арабызда андый шәхесләр күп!

- Ташкичү мәктәбендә укып чыккан кеше буларак сез нинди хисләр кичерәсез?

Фәвия Сафиуллина: Мин бу яңартылган мәктәп бинасында беренче тапкыр. Безнең заманда мондый шартлар булмады, монда укыган балаларга мин бик зур уңышлар теләр идем. Алар бик бәхетле укучылар! Минем яраткан җиремдә, туган авылымда белем алалар һәм әлеге мәктәпнең төзеклеген, җиһазландыруларны күреп минем исем китте. Без үзебез исеке мәчет бинасында укыдык. Ул вакытларны, газиз укытучыларымны бик яратып искә алам. Шуңа сөенәм, мөгаллимнәребез шул хәтле яхшы белем бирә алганнар, без әлеге белем нигезенә таянып хәзерге вакытта Рәсәебезнең төрле почмакларында югалмыйча яшибез!

- Татар конгрессының төп бурычы нинди?

Фәвия Сафиуллина: Татарларны саклау! Бөтендөньядагы татарны берләштерү һәм бергәлектә генә көч, без моны бик яхшы беләбез. Әлеге максатка таянып Бөтендөнья татар конгрессы эшләп килә!

- Хәзерге көндә татар милләтенең хәле нинди? Киләчәге өметлеме?

Гөлзада Сафиуллина: Без кискен борылыш чорында торабыз, әмма безнең өметебез, ышанычыбыз бик зур, иманыбыз камил, кыйблабыз ныклы. Милләтнең балалары төрле, алар арасында нык, тулы иманлы, милли җанлы уллар-кызлар бар! Шуңа күрә татар милләте, татар теле яшәячәк!



Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, кунаклар Ташкичү авылында мәктәптән кала данлыклы мәчетне һәм күңел ачу үзәге булып торган, мәдәният йортын да карап уздылар. Шулай ук, гади авыл халкының тормышы белән танышу максаттыннан 4 төркемгә бүленеп, Ташкичү авылында гомер итүче үрнәк гаиләләрдә: Садриевлар, Хәкимовлар, Хөсәеновлар, Мәмсәдә Гариповларда кунакта булдылар. Хуҗалар кунакларны якты йөз һәм мул табыннар белән каршы алдылар!

Касыймова Илүзә, Яңа Кенәр мәктәбенең 11 класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев