Логотип Идель
Укучылар яза

СУДА, СУДА, СУДА ЙӨЗӘСЕМ КИЛӘ...

Туган авылым Кылачы чишмәләргә бай булса да,янәшәдә генә коенырдай инешләре юк. Тик без су коенасы килгәндә, бер дә аптырап тормыйбыз, чөнки әниебез Арчадан аллы-гөлле төсле бассейн алып кайтып, бакчадагы алмагач төбенә унаштырып куйды. Ә дәү әнием, без йокыдан торганчы ук, коедан суыртып, бассейнны су белән тутырып куя. Җәйге көннең иң эссе вакытларында без апам Энҗе белән бассейнга кереп чумабыз.

Бассейн дигәннән, 25нче май - “Соңгы кыңгырау” көнендә туганнарым Энҗе, Дәниф белән “Арча” спорт комплексына бардык. Фойедагы апалар безне елмаеп каршы алдылар: бассейнда шөгыльләнү тәртибе белән таныштырдылар. Башта душ кердек, аннары су коендык. Туганым Дәнифнең, башка малайларның, кызларның колачлап йөзә белүен куреп, бик кызыктым, минем дә шулай йөзәргә өйрәнәсем килде.

Ә быелгы җәйдә минем күптәнге хыялым чынга ашты: Казанда яшәүче туганнан туган Диләрә апам безне (үзенең кызлары Ләйлә белән Динара, Энҗе апам белән мин, туганнан туган апам Динәне) аквапаркка алып барды. Мин андагы зур сулыкларны, гаҗәеп матурлыкны күреп, югалып калгандай булдым: үземне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттем. Ләйлә апам безне суда “йолдыз”, “калкавыч” күнегүләре ясарга, йөзәргә өйрәтте. Бөек Тукай сүзләре белән әйтсәк:
"Мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,
башым белән суны сөзәм.”

Иртәнге уннан кичке дүртләргә кадәр аквапаркта узган вакыт сизелми дә үтеп китте. Диләрә апабызга безне судан чыгару өчен шактый озак көтәргә, хәтта ачуланып алырга да туры килде.

Аквапаркка билет алган урында бүләк итеп бирелгән яшь чыршы үсентеләрен йортыбыз каршына утыртып куйдык. Бу матур агачлар урамыбызны бизәп, су коенып ял иткән көннәрне искә төшереп торалар.

Кәримова Гөлия Марат кызы,
Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев