Логотип Идель
Укучылар яза

СТУДЕНТ БУЛДЫМ!

Теләр-теләмәс кенә җылы юрганың эченнән чыгасың. Бер тартылып аласың да, башкаларның әле торырга исәпләре юк икәненә шатланып, юыну бүлмәсенә өстерәләсең... Шулай итеп Универсиада авылында яшәүче студент иртәсе башлана.

Ул әшәке апа!


Иң мөһиме, бер йокыдан торгач, “вакыт күп, өлгерәм”, дигән кирәкмәгән фикереңне башыңнан чыгарып атыгыз! Өлгермисез! Зәһәр Йокы апагыз күзләрегезне томалый да куя. Без шулай итеп параларга соңга кала яздык та инде.

Сиңа бүреләр киләме?


Беләсезме, ашау проблемасы да очрый икән студент тормышында. Шуңа күрә, уку йортына тиз генә тамак ялгап алу өчен үзегез белән туклыклырак ризык алып барыгыз. Әйтик, кичтән пешергәнне. Чөнки ач карынга уйлап булмый, “бүреләр улый” башлый... Банан, йогурт яки шоколад турында сүз бармый, әлбәттә... Беләм, алар тамакны туйдыра, тик ашау мәсьәләсенә бәйле рәвештә акча җиткерү проблемасы да килеп туа бит әле!

Мескен куян...


Ашарга, транспортта йөрергә һәм, гомумән, яшәргә дә кирәк бит зур шәһәрдә. Ә монда акчаны кысып-кысып тотмасаң, алар җилгә очалар да бетәләр. Шуңа күрә тик бер киңәш, студентлар, азык-төлекне авылдан алып килергә тырышыгыз. Транспорт исә акчаны шәпләп "ашаучы"ларның берсе. Проездной ясатып куйсагыз күпкә отышлырак булачак! Әйтсәм әйтим инде, куян булып йөрсәгез дә була... тик сиздермичә генә. Мәсәлән, кердең ди автобуска яки троллейбуска, тиз генә кеше массасы белән кушыл һәм кондукторга карарга тырышма. Күптән түләгән сыман, күкрәгеңне киереп басып тор – барысы уңай да булыр, бәлки...

Авыл дигәннән...


Сагындыра икән ул, туган җир. Ә кире кайткач тузанлы шәһәргә аякны да атлыйсы килми. Тик, нишләтәсең бит, безнең гомеребезнең яртысы юлда, хәрәкәттә үтәргә тиештер инде, бер җирдә мүкләнеп ятып булмый бит. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, өйләребезгә, авылларыбызга, районнарыбызга һәм шәһәрләребезгә кайтыйк, якыннарыбыз белән күрешик!

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев