САГЫНАМЫН СИНЕ, ӘНИЕМ!

Күземне йомсам, әни килә,

Атлап түгел, йөгереп килә ул.

Шул мизгелдә ничек яшәвемне

Күңеле белән тоеп белә ул.

Әйе, ана күңеле балада, дип юкка әйтмәгәннәрдер. Әни кеше баласы өчен гомерен, җанын бирергә дә әзер. Ул иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшли. Кем өчен? Әлбәттә, баласы өчен. Кеше арасында ким-хур булмасын, бер телем икмәккә тилмереп үсмәсен, дип тырыша бит ул. Әни кеше өчен бала һәрвакыт бала булып кала.

Мин дә, бәхетле бала булып, әни кочагында үскән көннәремне еш исемә төшерәм. Ләкин искә төшерергә генә калды шул... Әнием иде күптән юк. Якты, кояшлы бер көнне мәңге кайтмый торган җиргә китте... Йөрәктә яра, күңелдә әрнү, күзләрдә яшь булып кына калды.

Әнием вафат булганда миңа нибары 13 яшь иде, ә әтием 1 яшьлек чагымда ук мәрхүм булган. Шулай итеп, Ходай миңа гомеремдә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтергә насыйп итмәде. Әнием, балаларым ятимлекне тоеп үсмәсеннәр, дип үзен аямыйча эшләде. Һәрвакыт  матур-матур киемнәр генә кидерде, тәмледән-тәмлесен генә ашатты. Аңа ялгызы өч бала тәрбияләү җиңел булмагандыр, ләкин ул бервакытта да «уф» димәде, безгә кычкырып та эндәшмәде. Бәбкәләрен канат астына җыйган ана каз кебек, кочагына алып җылытты, иркәләде, сөйде. Эх, әнием, ташлап китәсеңне сиздеңме әллә?

Тормышта әнисез булу һәрвакыт үзен сиздереп торды. Бүгенгедәй хәтеремдә, мәктәптә чыгарылыш кичәсе иде. Анда барлык сыйныфташларымның да әти-әниләре килде. Алар балаларын котлап, күңелләрендәге барлык җылы сүзләрен, изге теләкләрен  җиткерделәр. Эх, шушы әниләр арасында минем дә әнием булса икән, дип өзгәләндем. Күңелемдәге әрнү кайнар күз яшьләре булып битемнән тәгәрәде. Укытучым мактау сүзләре әйтеп кулыма аттестат тоттырганда әнием дә шатланса иде бит...  Юк, болар бары минем тормышка ашмас хыялларым гына булып калды.

Мәктәптән соң педагогия көллиятендә белем алып, укытучы булып эшли  башлавымны да күрмәде шул әнием. Ә мине укытучы итеп күрү аның хыялы булган бит.  Әнием янымда булмаса да, аның изге теләкләре, хәер-фатихасы белән яшим. Ул һәрчак минем йөрәгемдә.

Хәзер, үсә төшкәч, мин әниемне тагын да ныграк сагынам, юксынам. Әгәр мөмкин булса, бер генә тапкыр аның янына утырып серләремне сөйләр идем, шатлык-кайгыларым белән бүлешер идем, аның биргән киңәшләренә колак салыр идем...

Бер генә тик, бер генә, дим,

Әнием, ишетим, сүзең.

Туймады дөньяда күреп,

Гөл чәчеп торган йөзең.

Ногманова Диләрә Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районының «Күппрофильле 187 нче санлы лицей»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: