Логотип Идель
Укучылар яза

МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ: ХАЛЫККА КАРШЫ БАРЫП КАРА!

Чын мәхәббәтнең тамырына балта чабып, гашыйкларны чын мәгънәсендә тилертү өчен нәрсә кирәк? Бер сүз. Бер сүз кеше тормышының астын-өскә китерергә, ике йөрәкне бер-берсеннән аерырга җитә кала. Җырда да бит «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга, бер сүз җитә шул ярадан араларга», дип җырлыйлармы әле?! Әнә, Миркәй белән Айсылуны бер-берсеннән аеру өчен дә бер гөнаһсызга яла ягу җитә кала. Ә бит бик бәхетле булып яшисе иде дә, яшисе иде...

Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» 5 пәрдәлек трагедиясенең сәхнәгә куелышын без, тамашачылар, шактый көттек. Камал театрының 112нче сезонының төп премьерасы да шул бит!



 

Автор әсәрен трагедия дип бирсә дә, спектакль программасында ул «2 пәрдәлек драма» итеп бирелә. 1935нче елда иҗат ителгән пьеса, 82 ел узса да, актуальлеген югалтмый. Йә, кайсыгыз, байлар һәм ярлылар, вөҗдансыз хәзрәтләр, мәхәббәт, көнләшү, яла ягу, үз фикереңне белдермичә, башкалар артыннан бару кебек темаларны юкка чыккан дип авыз тутырып әйтә ала?! Киресенчә, болар хәзер тагын да кискенләшә бара түгелме?!
Беренче тапкыр әсәр сәхнәгә 1936 елда ук куела. Камаллыларның яңа сезонда, Марсель Сәлимҗанов туган көне алдыннан, шушы пьесага алынулары да юкка гына түгел. Чөнки режиссер Марсель Сәлимҗанов куелышында бу әсәр сәхнәдә 1966-1974 елларда зур аншлаг белән бара. Җитмәсә, Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгын каршылау уңаеннан, РСФСР күләмендә үткәрелгән смотрда бу спектакль өчен театрга икенче дәрәҗәле диплом да тапшырылган икән.

Быел бу әсәрне драматург Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә. Әсәрнең тексты белән чагыштырсак, үзгәрешләр дә сизелә. Мисал өчен, Айсылуның апасы Вәрәкыяның ире Җаннур спектакльдә бөтенләй күренми. Сафия дигән геройны да очратып булмый. Режиссер бөтен спектакльне төп геройлар арасында зыр-зыр итеп әйләндерә, игътибарны да нәкъ менә аларга юнәлтә. Аеруча Миркәй белән Айсылуны җәберләгән күренешләр, аларның кулларын бау белән бәйләп куюлар, Миркәйне кыйнаулары – шушындый күренешләргә күбрәк игътибар бирә режиссер.

Явызлар күңелгә кереп кала


Һәрбер әсәрдә явыз кешене уйнаган геройлар күңелгә кереп кала. Бөкре Гарифны гәүдәләндергән Алмаз Гәрәевнең уйнавы истә озак сакланачак. Беренче пәрдәдә үк бөкрәеп, бер аягына баса алмыйча, сикергәләп диярлек йөргән Гарифны мин «Кечтүкле уен» спектаклендәге Шүрәлегә охшаттым. Алмаз Гәрәев анда да явыз геройны уйнаган иде. Шул ук вакытта Бөкре Гарифны Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәрендәге Надир мәхдүменә охшатырга мөмкин.

Мәкерле җанны гәүдәләндергән тагын бер образ – Зәмир Дәүлие (Артур Шәйдуллин). Усаллыгы йөзенә чыккан бу геройның мәкерле ният белән йөрүе әллә каян күренеп тора! Байлыгы да чиктән ашкан булуы да аның статусын тагын да күтәрә сыман. Бер кашык балга бер тамчы дегет салып йөрүче бу «алтын яшьләр» вәкиле үз теләгенә ирешә! Әнә, бай булгач, ишан да аның ялган сүзенә колак салды бит!



Зирәк, акыллы Әһли карт (Хәлим Җәләлов) та – күңелгә үтеп кергән образларның берсе. «Сабыр төбе – сары алтын» дигән девиз белән яшәгән Әһли карт спектакльдә автор сүзләрен әйтүче. “Бер кызның яманатын сату йөз кешене үтерүдән яман”, дигәннәр борынгылар. Яулык бирешкән өчен кыз өстенә сөйлиләрмени?”ди зирәк карт. Тик берүзе илгә каршы чыга алмый шул! Халык агымы аның берүзеннән өстенрәк булып чыга.

Спектакльне карап утырган кешеләрнең спектакль ахырында елауларын ишетмәдем түгел, ишеттем. Тик... үзем еламадым. Бәлки, спектакльне карар алдыннан, әсәр белән танышып чыгуым тәэсир иткәндер, әллә төп геройларны гәүдәләндергән актерларның уйнавы күңел кылларын тибрәтә алмадымы, монысын әйтүе кыен. Елатыр өчен бер тамчы җитмәде сыман. Усал, явыз геройлар аркасында төп геройлар кичерешләре бераз арткы планга кала кебек тоелды.

Тезелеп киткән тимер чиләк...


Тамаша башлану белән, сәхнә буйлап тезелгән, бауга асылган чиләкләргә игътибар итмичә калып булмый. Иң беренче пәрдәдәге чиләкләрнең саны 20гә җитә. Әдәбиятта «чиләк» сүзе коры, аяз һава торышын аңлата. Шуңа да сәхнәдә чиләкләрнең күп итеп тезелеп китүенә аптырарга кирәкмидер. Авыл халкы яңгыр яумавына, игеннәр көячәгенә борчыла. Корылыкны һаман да шул яшьләрнең “оятсыз”лануына (Миркәй белән Айсылуга төрттерү) сылтыйлар.



Ә бер көнне яңгыр да явып үтә. Баксаң, ике яшь йөрәкнең гаепле түгел икәнлеген дә сизенеп була бит. Тик алай түгел шул... Спектакльдә – һәр җирдә чиләк. Ул корылыкны ишарәли торган фактор да, кулларны богаулап, йөгән урынына да кулланыла торган җәза да, урындык та, сәке дә... Яңгыр суын җыю өчен дә һаман да шул чиләкләр кирәк.

Драма геройларының киемнәренә дә игътибар итмичә булмый. Геройларның барысы да диярлек беж төсендәге, күзгә ташланмый торган киемнәрдән. Миркәй белән Айсылу гына ак төстән киенгән. Миркәйнең дә, Айсылуның да күлмәге ак төстә. Бу үзе үк егет белән кызның гөнаһсызлыгы турында сөйли түгелме?! Шул ук вакытта аларның эчкерсез мәхәббәте турында әйтеп тора. Миркәй белән Айсылуның да сөюләре ак сөлге кебек чиста.



Кызның бирнәсе дә әзер: озын ап-ак сөлгене ул үзе җәеп карый. Гадәттә, сөлге дә бит тормыш юлын, озын юлны аңлата. Тик яшьләрнең юлы гына трагедиягә әйләнә. Замир Дәүлие егет белән кызны хурлыкка калдыру өчен бар нәрсәгә дә әзер. Әнә, дуслары белән бергә ул Айсылуның күлмәкләренә дегет сылап чыга. Кызны карага батырырга күп кирәкми. Тик чиста күңелне кара дегет белән генә капап булмый шул ул...

Шәл, сабын, шомырт һәм...


Төп персонажларның исемнәренә килсәк, «Миркәй» – фарсы-татар исеме, «Әмир» исеменең кече формасы, «боеручы», «принц» дигәнне аңлата. Чыннан да, Миркәй (Эмиль Талипов) – үҗәт, тырыш, эш сөючән, үз сүзендә тора торган егет. «Айсылу», аңлашылганча, «ай кебек сылу, чибәр, күркәм» дигәнне аңлата. Әнә, Миркәй дә бит үзенең сөйгән ярына: «Күктәге ай сылумы? Җирдәге Айсылумы?» дигән риторик сорау бирә. Төп героиня – Айсылу (Ләйсән Фәйзуллина) сабый балаларча самими, кулыннан гөлләр тама торган кыз.



Миркәйнең Айсылуга бүләк иткән шәле дә символик мәгънәгә ия. Мондый шәлне бүләк итү купшылыкны аңлата. Егетнең кызга тагын бер бүләге бар: шомырт чәчәге исле сабын. Шомырт агачы элек-электән үк яшьлек, сафлык, мәхәббәт символы булган. Аның чәчәге исе күңел яраларын да төзәтә алган, дип санала. Халык ырымнары буенча сабын бүләк итүче кеше бүләкне алучы кеше белән ачуланышырга мөмкин икән. Ә кулъяулыкны бүләк итү да мөнәсәбәтләрне бәхеткә илтми икән...

Әсәр нигезендә – бер-берсе белән кавыша алмаган Миркәй белән Айсылу тарихы. Мәхәббәтләренә көнләшеп, Замир Дәүлиенең гади эшче егеткә үч итәргә теләгән уеннан уймак килеп чыга. Монда ике гаилә генә түгел, бөтен авылны хәсрәткә сала. Нинди генә җәбер-золымнарга дучар булмасыннар, ике йөрәк бер-берсенә тугъры кала, Миркәй акылдан язган Айсылудан да баш тартмый, киресенчә, аңа тагын да күбрәк сыена.

“Байны таяклап кара!”


Спектакль социаль контекстны да үз эченә ала. Бай, димәк барысы да рөхсәт ителә дигәнне аңлатамыни? Нигә әле без кешене “бай”, “ярлы” статусына аерып карыйбыз? Нигә мулла-хәзрәтләр дә кешенең фикерен тыңламыйча, бай файдасына хөкем итәләр? Бай да шул ук кеше, ярлы да шундый ук кеше түгелмени?! 20 гасыр башында да, 21 гасырда да бай белән ярлының арасы, Җир белән күкнеке сыман, озын. Әнә, Гофрай карт та бит: “Ярлы кешегә таяк сугасы да, таш атасы да җиңел инде ул, хәзрәт. Менә син байны таяклап кара!”ди.



Бөкре Гариф та “Алар сөйләшеп кенә тора иде” дигән сүзләре дә соңыннан халыкны ышандырмый. Чөнки эшләнәсе эшләнгән. Үз теләгенә ирешеп, Дәүли Миркәйне атып үтерә, Айсылу суга бата. Спектакль ахырында шуңа гына инанасың: җир йөзендә очрашырга язмаган җаннарга теге дөньяда бергә булырга насыйп була. Алар су астына төшеп киткәч, бергә кавыша. Су астында йөзеп йөргән балык та теге дөньяда тормыш барлыгына тагын бер кат төшендерә кебек. Кызганыч тарих... Кеше сүзе кеше үтерә, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Бер кеше фикерен куәтләп барган халык бер агымга, бер көтүгә әйләнә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар: Г. Камал театры сайтыннан алынды

P.S. Спектакль Гофрай белән Ләйлинең кызы Айсылуның сөйгәне Миркәй кайту белән башланып китә. Миркәй Айсылуны үзе эшли торган Урал якларына алып китәргә, кавышырга кайткан. Айсылу да сөйгәненә кулъяулык та чигеп куйган. Ике яшь йөрәк “Вәгъдәме? Вәгъдә” дияргә өлгерми, яшь, бай егет – Зәмир Дәүлие, ат карагы Әхтәрҗан, бөкре Гариф килеп чыгып, яшьләрне мыскыл итә башлыйлар. Бөтен халык алдында “тотылдылар” дип яла ягалар. Шуннан китә... Күптән Айсылуны үзенеке итәргә йөргән Зәмир Дәүлие үч ачу планына әкренләп ирешә башлый. “Миңа булмасаң да Миркәеңне дә исән йөртмим”, ди. Зәмир Дәүлие, ат карагы Әхтәрҗан, бөкре Гариф хәзрәтләр алдында шаһит булып, чыннан да, ике яшь йөрәкне хур итә. Муллалар да бай малаен тыңлый, гади эшче егет Миркәйнең “Алдыйлар, дөрес түгел”дигән сүзләрен колакка да салмый. Хәтта Айсылуның әтисе дә, кеше сүзенә ышанып, кызына таяк белән кизәнә. Айсылу да, Миркәй дә күп мыскыллаулар, җәберләүләр аша уза. Соңыннан Айсылу хәтта кешене кешене танымаслык хәлгә җитә, аның күзенә гел Миркәй күренә, акылдан яза...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев