Логотип Идель
Укучылар яза

"Мин бит татар малае"

Мәктәбебездә ел саен  "Мин бит татар малае" бәйгесе үткәрелә. Быел да ул бәйге гөрләп үтте. Бәйгедә катнашучы укучылар бу бәйрәмгә җентекләп әзерләнгәннәр иде.

Билгеле инде, бәйрәмгә әзерлек алдан ук башлана. Бәйгенең максаты: укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксыну, туган якка, татар халык  сәнгатенә, традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

Бәйге түбәндәге этаплардан тора иде: “Әйдәгез, танышабыз!”,  “Кем тапкыр?”, “Белемеңне күрсәт!”,  “Кем көчле?”,  “Кем нәрсәгә оста?”.

Зал ярыш эчтәлегенә туры китереп бизәлде. Жюри өчен урыннар әзерләнде. Бәйге тантаналы бәйрәм көе белән башланып китте.

Бәйрәм барышында “Мин бит татар малае”,  “Татар теле - туган телем” җырлары, татар халык көйләре яңгырап торды. Җанатарлар музыкаль номерлар әзерләп килгәннәр. Мәктәбебезнең иң күркәм, иң батыр, иң оста, иң тапкыр малайлары сәхнә түрендә булдылар.

Менә “Мин бит татар малае” бәйгесе тәмам. Кадерле конкурсант малайларыбызга, аларны бәйгегә әзерләүче укытучыларыбызга бик зур рәхмәтләр белдерелде. Һәм бәйгенең җиңүчесе билгеләнде. Мәктәбебезнең  җиңүчесе - 3нче б сыйныфы укучысы Әхтәмҗанов Данияр. Чыннан да, бик күп конкурсларда, фестивальләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаган егет ул Данияр.



Аның портфолиосына  күз салсаң, гаҗәпләнеп тә торырсың! Өлгер дә икән әле үзе. Укуда да алдынгы ул. 2нче сыйныфны “4”ле, “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган.  3нче сыйныфта да тырышып укуын дәвам итә. Әле Даниярның тагын бер таланты бар: ул безгә үзе иҗат иткән шигырен  дә сөйләп күрсәтте.

Сез дә укып карагыз әле, дуслар!

Буранда


Иртән урамга чыксам,


Дулый, котыра буран.


Курыкмыйм әле бураннан -


Мәктәбемә ашыгам.


Бармый калсам, буран дип,


Дусларым югалтырлар.


Миңа дигән “бишле”ләрне


Башкалар я алырлар.


Курыкмыйча  җил-давылдан,


Бик кыю атлап барам.


Йоклап калган балаларга


Мәктәпкә сукмак салам.


Лилия Рөстәмовна Шәяхмәтова,
Яр Чаллы шәһәренең 3нче мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев