Логотип Идель
Укучылар яза

МИЛЛИ МИРАСКА БИТАРАФ КАЛМЫЙК!

Без, журналистика әһелләре, аеруча вакытлы матбугат өлкәсе халкы шундый инде: беренче чиратта, мәкалә, очерк, фельетон геройлары янына ашкынабыз. Бу мотлак рәвештәге кануныбыздыр инде. ТВ ягында исә икенче төрлерәк. Мин үзем әлеге вакытта авыл җирлегенең әйдәүче китапханәчесе булсам да, күңелем белән – корреспондент-хезмәттәшләрем үткәргән әдәби-мәдәни чараларга, нәфис кичәләргә ашыгам, кыр-басудагы иген муллыгы, икмәк көдрәте хакында язып, урак барышларын якырту да нәкъ минем өстә. Ниһаять, үземнең җәмәгать эшчәнлегендәге тәҗрибәмне сезнең белән уртаклашырга булдым. «Ялкын» журналы – ул иң ялкынлы, иң күркәм, бай, югары дәрәҗәдәге зәвык белән нәшер ителүче басма. Аның хакта яшьтән үк белеп үстем, чөнки картәтием – бар гомерен «Игенче» иҗтимагый-сәяси гәзитенә багышлаган журналистика аксакалы, танылу яулаган язучы һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Низаев. Шулай ук, мин аның әдәбият, сәнгать, журналистика өлкәсендәге мирасын саклау, популярлаштыру, пропагандалау белән шөгыльләнәм. «Яшәү ялкыны» иҗат төркеме булдырттым, бик зурлап, 200дән артык кеше тулы заллар белән хәтер һәм кадер кичәләрен уздырдык.  

Туган телем, газиз телем – тормышымның мәгънәсе, матурлыгы, хозурлыгы! Милли хисләр, гореф-гадәтләребез, милли бизәкләребез, туган әдәбиятебез – хәзинәбез... Бүгенге көнне бу сораулар күпләрне борчый. Дәвере шундый... Яшь буын татарча сөйләшәме, оялмыймы? Алар милли мәдәниятебез, сәнгатебез белән бәйлеме? Уйландыра торган, четрекле сораулар, әлбәттә. Ә минем һәм фикердәшләрем өчен туган телем – ата-бабалырыбыздан килгән изге васыять, кагыйдә, бер канун. Туган телгә, әдәбияткә, милли мирасыбызга мәхәббәт чаткысы калебкә яшьтән салына, минемчә. Алай гына да түгел, беренче бишек җырларыннан... Өйдәге мохиттән, балалар бакчасындагы тәрбиядән, мәктәптәге, югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты фәне дәресләреннән һәм, әлбәттә, туып-үскән төбәктәге милли-мәдәни рухтагы үзәкләрдән, оешмалардан.

Шөкер, безнең данлы Башкортстан җирендә 2019 еллардан алып Бөтендөнья татарларын берләштергән конгрессыбызның вәкиллеге уңышлы гына эшли, үзенә бик олуг һәм кирәкле миссия йөкли. Аның җитәкчесе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы, «Туган тел» телеканалында дөнья күрүче «Балкыш» тапшыруы дикторы Алфред Әмир Дәүләтшин без, татар милли хәрәкәте активистларына карата һәрчак якты йөзле, ул безгә даими рәвештә ярдәм итә, өйрәтеп җибәрә. Аңа чиксез рәхмәтлегебез.

«Агыйдел» Башкортстан республикасы татар яшьләре оешмасы бу елның апрель-май айларында эшли башлады. Клуб яңа гына төзелгән булса да, аның эшчәнлеге күптән башланган иде инде. Мин үзем инде күптәннән җәмәгать башлангычлары сафларында йөрим. Бу юнәлештә, әлбәттә, матди яктан бер тиен файда да алып булмый, үзеңнең акчаң да кереп китә әле. Ләкин иҗат кешесе, гадәттә – мәрхәмәтлек, гаделлек, беркатлык сулышында. Башкача булу да мөмкин түгел. Инкарь итмим, дөньяның агы һәм карасы бар. «Агыйдел»нең эшен без күренекле, данлыклы тележурналист, язучы, шагыйрә Халисә Мәсгүть кызы Шәмсетдинова-Мөхәммәдиева, республика татарларын берләштерү, аларның шатлык-зарын бүлешү, ярдәм итү максатыннан оештырылганган «Рәйхан» клубы кысаларында башлап җибәрдек. «Рәйхан» тапшыруын безнең буын БСТда «зәңгәр экраннар» аша карап-белеп үсте, без аның гүзәллеге белән күңел түрләренә үтеп кергән «заставка-шапка»сына кадәр яратып үстек. Кечкенәдән көтеп ала идек. Бу клуб та «Рәйхан»  тапшыруын яратучылар, татар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен сакларга тырышучылар өчен тәгаенләнгән. Биредәге кичәләр һәрвакыт гөрләп, җыр-моң, баян, тальян моңнары, сокланырлык шигърият гөлләмәләре белән үтә.

«Агыйдел»дә беренче ярдәмчем уң кулым, урынбасарым, якын дустым – Юлия Илшат кызы Юнысова. Ул бик әдәпле, ихтирамлы, милләтпәрвәр җанлы кыз. Әйтеп узарга кирәк: ул бик талантлы дизайнер, рәссам да. Идарәлек, клубыбызның сафларында иң алдынгы егет-кызларым Азамат Фарухшин – бик гыйлемле, фикерле, дини яктан мәгърифәткә омтылучан, Әлфия Әсләмова – уңган, булдыклы, хезмәтсөючән, сәләтле, Айгөл Гәрәева – педагогика өлкәсендә белем ала, җор сүзле, «тәмле» телле, Ирәндек Дәүләтүяров –мәдәният һәм сәнгать осталыгы буенча белем туплый, Илнур Гомәров – һәр яктан үрнәк, һәрчак алдынгылар рәтендә. Һәрберебез бик матур, моңлы итеп җырлый, бии. Команда, инициатив төркем туплау миңа авырлык тудырмады, чөнки мин көннәр буе халык арасында йөрим. Төрле хәлләрдәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Китапханәдәге эшчәнлегем дәверендә, мәсәлән, Фәрәһия Галиева исемен йөрткән «Каурый каләм» юнкорлар-студентлар һәм мәктәп яшендәге балалар, «Алтын көз» түгәрәк форматындагы ветераннар берләшмәләрен алып барам, һәрбер утырышына, чарасына җентекләп әзерәнәм. «Чакмагыш чаткылары» районкүләм әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары буларак, җирлекнең барлык авыл биләмәләренә дә әдәби сәфәрләр кылынгандыр инде, тиз генә авыл китапханәләрендә бала-чагаларны җыеп, аз булса да осталык дәресләре дә үткәрергә тырышам. Һәм шунда «Агыйдел»гә дә 14-15 яшьтән алып яшүсмерләрне, яшьләрне сайлап алам. Минемчә, яшьләрдә – тормышыбыз килчәге. Әдәби сусызлыкны һәм сусауны да алар басар кебек тоела. Бүгенге әдәбиятта, шигърият дәрьясында очраклы, бушны сөйләп йөрүчеләр күбәйде. Алар яшәешебезне бутарга омтыла. Шигырь дигәч тә, ул бит йөрәк хисләре, күңел энҗеләре генә түгел лә... Күпләр, рифмалы сүзләр таба белсә, оялмыйча «шагыйрьмен, шагыйрәмен», дип оран салалар; бер-ике юньле-рәтле булмаган сурәтләмә, мәкаләгә охшаган нәрсәләре бәрәкәтсез, укымсыз гәҗит битендә чыкса, әгъза булырга дип, Журналистлар берлегенә йөгерәләр. 18 яшем тулып, 3 ай үткәч, миңа созга алырга тәкъдим булды, әмма ризалашмадым. Һөнәри белемемне туплап, филолог белгечлеге алыйм әле, дидем.  Әдәбият теориясе, поэтика, мәдәни яктан калыпларга сыешу ягы бар. Иҗекләр санын чутламыйча иҗат итеп булмый, озын сүзне укучы укымый, китапны да, вакытлы матбугатны читкә этеп куя. Яңа буын, интерактив китапханәләр ачу заманында гомер итәбез бит. Электрон мәгълүмати чаралар киңәя, күбәя.

«Агыйдел» кысаларында үткән чараларның тәүгесе, мөгаен, «Тукай эзләрен барлап» исемле проект булгандыр. Ул бөек милләтебез улы, халык шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иде. Кызлар нәфислек, Апуш һәм туган як шигъриятенең гүзәллеге, нәфислеге белән сугарылган кичәгә «Йөрәк моңнарым, төсле калфак җепләрендә» исемле калфаклар композициясен тәкъдим итте. Мин «Энҗе-мәрҗәннәр» исемле фольклор инструменталь-вокаль татар ансамбле оештырып җибәрдем. Андый  коллектив туплау буенча эшне башлап җибәрсәң, костюмы, калфаклары, читекләрен табу да бик кыен бит әле. Мәдәният бүлегенә дә ялынасың-ялварасың, кемгә генә мөрәҗәгать итмисең. Әмма кирәк булгач, син кайдан да булса табарга тиешсең... «Энҗе-мәрҗәннәр»нең солисткасы, хезмәттәшем Ләйсән Әхмәдиева булды, аңа бэк-вокал белән Альбина Батыргәрәева һәм медицина хезмәте ветераны, үзешчән композитор, баянчы Зөһрә Дәүләтова да кушылды. Гармунчыларым иң осталары булды – сулагай Феликс Якупов, Рәис Кадраев, Габделфәт Нуриевләр. Бирегә яше дә, олысы да агылды. Максатыбыз – онытылып барган халык җырларын яңарту иде. Чынга ашты ул. Мин моңа бик шатмын. Хезмәшттәшем, «Ак калфак», «Сәхипҗамал» хатын-кызлар оешмалары әгъзасы Алсу Гәрәева белән Тукайның «Егет илә кыз»ына постановка ясап, мәхәббәт парларын уйнадык хәтта. Ул көлешәбез, ул шаярышабыз. Гомумән алганда, «Агыйдел» сафларында 14-35 яшьлек яшьләр кергән. Тукай минем туган җирем Чакмагыш районының Аблай авылы белән дә бәйле бит. Ул монда дустына килеп, муллада шифалы кымыз белән дәваланган.

Мәгълүм: агымдагы ел, Чернобыль фаҗигасенә дә 35 ел. Безнең тарафтан бар дөньяны тетрәткән Чернобыль, Семипалатинскидагы атом-төш полигоны хакындагы китапка байтак кына материаллар тупланып бирелде, язылды, җыелды фотосурәтләр. Мәшхәрдә катнашкан якташларны хөрмәтләү һәм исемнәрен мәңгеләштереп буыннарга тапшыру максатында эшләнде. “Хәниф белән горурлана Аблай”, “Бәхет сере нидә, Ринат ага?” кебек язмалар урын алды. Презентацияләрен үткәрдек, мәктәптән пионерларны чакырып.

Җиңү бәйрәменә дә җитди әзерлек булды. Онлайн форматта бәйгеләрдә әүдемлегебезне исбат иттек. Видеолар яздырдык. Шигърият флешмобларыннан гыйбарәт булды. Постлар урнаштырдык, тематика буенча. Күркәм сәнгати-гамәли композицин экспозиция ясап куеп “окоп”ны сүрәтләргә дә омтылдык. Фотозона барча халыкка ошады. Сугыш балалары чорына да арнап чара уздыруда катнашып йөрелде, ул максаттан рәхисмсез сугыш еллары буыны вәкилләренә тирән рәхмәт сүзләре җиткерелде. Өмәләргә даими чыгылды. “Тарих язар идем ташына” Башкортстан Язучылар берлеге тарафыннан игълан ителгән марафонга да әзерлек алып бардым, җиренә-җиткердем. Май аенда тагы да “Рәйхан” сабантуе гөрләп, җырлатып, биетеп кайттык Кушнарен районының Яңа Кормаш җирлеге биләмәсендә. Халык уеннары уйналды, дәртле такмаклар яңгырады, очкынлы биюләр биелде.

Шулай ук мин авылга кайтсам да мәдәният йортларыннан ерак китмим, эстрада артистларыбыз мәсәлән килгән чагы була, аларга да һәрдаим ниндидә булса ярдәм итәм. Моның хакта сүз дә чыгарганнар инде. “Юлайны гримёркадан гына әзләгез, я костюм үтекли, булмаса чәй табыны хәстәрли”. Кайчак гайбәте дә туры килә инде, ансыз була мени?!

Балалар көненә матур гына чара ясадык, мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларга бәйрәм җәһәтеннән.Сез аларның елмаюларын, шатлык белән балкып торган йөзләрен күрсәгез! Шул бәхет түгелме соң? Әлбәттә, материаль яктан кесәләребез кайчан бушая да... Ансын сизмәскә дигән таләп кую бар үзебезгә. Бала-чаганың аңынын милли мираска мөккибәнлеген арттыру буенча әйлән-бәйлән уеннары да үткәргән бар, табышмаклар чиштерүләр, әйтемнәр конкурслары айканлы гаять чагу тарихыбызга, бай сәнгатебезгә байкау кылдырткан чаклар да сирәк түгел.

Июль аенда–Бөтенрусия авыл сабантуена делегатлар буларак бардык. Бик ошады. Җылы, кунакчыл кабулладылар, Мөслимлеләр.

Август ае–җәй белән көз фасылы “үбешкән мәл”. Ил байлыгы–иген муллыгында, алтын башаклы икмәк кырларында. Басуларына туган төякнең сокланмау мөмкин түгел Алар бит илаһи көч-куәт чыганагы ролен башкаралар. Яшь, хезмәтсөючән Рөстәм Вахитовтай милләтәшләребезне данлауны, аларны рухи яктан ныгытуны үзебезнең миссиябез итеп күрәм. Рөстәм мәсәлән баръякатан да килгән, җитез егет. Күпләп, 5 үгез, 100 каз, 150 тавык, үрдәк асрый җитмәсә. Искитмәле бит бу, ничек кенә өлгермәк кирәк. Минемчә бу өлгелек инде.

Күренекле туган як әдибе Марис ага Назировның, Моңлы сандугачларыбыз Илфак Смаков һәм Хәния Фәрхинең якты рухларына багышланган онлайн рәвештәге дә хезмәтләребез булды. Үзем яшәгән районның “Бикә” мәчете алдында “Илаһият нуры” түгәрәге булдырттым, яшьләр килде аеруча.

Милләтнең даһи улы, классик язучы Мәҗит Гафуриның көннәрендә катнаштык. Аның мәдәни мирасын пропагандалаган, килене Люция Мозакир кызы Камаеваны, оныгы улы Мирсәетне аеруча билгеләп үтеп була. Ул шундый елдам гына эшчәнлек алып бара, инде ничәмә еллар.

Бүгенге көндә дә тик ятмыйбыз, тагы бер мини-проект өстендә эш алып барабыз. Символика, девизыбызны сайлау чорында әле. Олуг шөһрәтле, каһарман шагыйрь Муса Җәлилне һәм көрәштшләрен искә алу буенча бик үзенчәлекле, яңа биографик яктан өр-яңа ачышлы сюжетлар, шигъри шәлкемле видеотасмалар, зарисовкалар халкыбызга тәкъдим итү юлындабыз. Әлеге изге хезмәтебездә бик зур ярдәм итте аталы-уллы ңурналистлар, краеведлар Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Ватанга тугры калдылар” документаль бәян повесте. Җәлилчеләр темасы миңа якын, чөнки карткартәтием әнием яклап Габдулла Усманов–Шагыйрьнең беренче мөгаллиме, Ленин ордены кавалеры. Олы ихтирам-хөрмәткә лаек, игелекле күңелле милләтәшебез Ризида Мөхәммәтҗанова җитәкләгән “Амаль радиосы” һәм ансамбле, “Роксана” республика татар радиосы белән дә хезмәттәшлек итү планнары бар. Безне курчалап торучы “Рәйхан”, “Сәхипҗамал”, БРның милли-мәдәни автономиясе, вәкииллек, “Ак калфак” оешма-берлекләрне, Союзларны атап узмыйча булдыра алмыйм. Җитәкчеләре Халисә ханым, Флүсә Наҗаргулова, Римма Үтәшева, Альбина Хәлиуллина, Люция Вафина, Исламия Латыйповалар да безгә бик игътибарлы.

Бүгенге чор – төрле кирәкле дә, кирәкмәс тә юнәлешләр «чәчәк аткан» вакыт. Тормыш үз кануннарын куя... Эчеп, тәмәке тартып яткан яшь буынны күреп йөрәк әрни, ана телебезне санга сукмаулары тагы да кимсетә... Дине бөтен, акылы камил, фикере тулы һәм төпле булган әдәпле яшьләрне күрү, очрашу, аралашу белән йөзләребез назлана. Никах-туйларда булырга туры килә, күп татар милләте вәкилләренең шундый гомерлек бәйрәм чараларында да «руслашу» хакимлек итә. Минемчә, бу хәл бер дә дөрес түгел. Сандык тутыру, аны мәҗлестә сату, су юлы, ашка алу, килен төшерү йолалары нинди күркәм, изге күренешләр, бер тапкыр гына кабатланалар. Мин үземнең кәләшем, сылукаем белән күптәннән инде туе ясауны сүз бирешеп куйдык. Ул үзе – Мамадыш ягыннан, аларда үз гореф-гадәтләре дә хәтсез. Минем уйлавымча, Ватанпәрвәр, туган җиреңне, газиз иленеңе, ана телеңне, хозур мирасны яратып, мөхтәрәм итеп яшәргә кирәк. Бу бәхет сере. Аның беренче кагыйдәлек пункты. Телефоннарыбызда, мисал өчен, ретро, халык җырлары рингтоннары торса, нинди матурлык бит! Һәр мизгелдән ямь чаткылары, мәхәббәт уты табып яшәү кирәк. Милли мираска битараф калмыйк, дуслар. Һәм, иң мөһиме, үземнән әйтәм: төрле фестивальләр лауреаты буларак, минем өчен иң кыйммәтлесе миллләтәшләремнең олы рәхмәте, Ходаемның сәгадәте. Җиһаныбызда моннан да зиннәтлерәк нәрсәләр бар икән соң ул?! Юктыр ла... Фәһемле киңәшләрем, эшләрем халкыма ирешсен.

Юлай НИЗАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юлай, бөгөнгө көндә бик актуаль проблеманы күтәреп сыҡҡанһың.Афарин! Эйе, үҙебеҙҙең үткәнебеҙҙе, мәҙәни,тарихи мираҫыбыҙҙы, туған телебеҙҙе белмәйенсә, киләсәкте булдырып булмай,шуға күрә был йүнәлештә бик ҙур эш алып барырға кәрәк.Һиңә киләсәктә ижади уңыштар,тел байлығы, илһам теләйем