Логотип Идель
Укучылар яза

МАТУР ЧӘЧ ӨЧЕН ТЫЛСЫМЛЫ РЕЦЕПТЛАР

Instagram социаль челтәренең шәхси битендә Гөлназ Сәфәрова туры эфирда үзенең язылучыларына матур чәч серен ачкан иде. Рецептның исеме “Ике-ике-бер”, ингредиентлар да бик гади: 2 аш кашыгы бал, зәйтүн мае һәм 1 йомырка сарысы. Шушы консистенцияне чиста чәчкә сөртеп, ярты сәгаттән соң җылы су белән юырга. Бу масканың нәтиҗәсе нинди икәнен белү өчен, масканы еш кына ясаучы Гөлназның чәченә карау да җитә. Ә башка танылган гүзәл затларыбыз нинди тылсымлы рецептлар белә икән?

Гөлсирин Абдуллина: “Минем чәчкә бик күп кеше игътибар итә. Аллага шөкер, чәчләрем табигатьтән үзләре әйбәт. Ә болай spa-процедураларны өй шартларында үзем уздырам. Кычыткан төнәтмәсе, катык белән чайкатам. Кокос мае сылап куеп йокларга ятам да, иртән юам. Шулай ук чәчне беркайчан да фен белән киптермәвемне әйтеп үтәргә кирәктер. Сәхнәгә чыкканда чәчләргә болай да гафре, көдрә ясыйбыз, чәчләр яна, аларга бик зур зыян килә, шуңа күрә, феннан булса да, баш тартам.”

Айсылу Лерон: “Махсус бернәрсә дә ясамыйм. Кремнар да сөртмим хәтта! Чәчләремне элек гел буйый идем, хәзер инде менә 7 ел үз төсем белән йөрим. Буярга теләгем дә юк. Бүген чәчләрем күркә, ныграк һәм сәламәтлерәк.”

Лилия Хайруллина: “Дөресен генә әйткәндә, әллә ниләр эшләгәнем дә юк. Әмма күбрәк халык рецептларына өстенлек бирәм. Әгәр дә инде булышмаса, кремнар, махсус процедураларга мөрәҗәгать итәм. Процедуралардан салонда битне чистартып кына кайтам инде, болай өйдә күз астына кыяр кабыгын куйгалыйм. Быел Сочида тәнем янган иде, катык сөрттем, булышты кебек, кул астында кремнар булмагач, “әби” рецептлары турында да искә аласың икән.

Кечкенә чакта катык белән чәчне дә юа идек, хәзер андый сыйфатлы катык табып булмый шул, авылда булса гына.

Тырнакка һәрвакыт гель-лак салам. Башкача булмый, балалар белән кул гел суда, бик еш савыт-саба юарга туры килә.”

Гүзәлем: “Халык рецептлары бәлки яхшырактыр да, ләкин мин иренәм маскалар ясарга. Минем профессионал танышларым бар. Чәчләрне дәваларга салонга барам. Биткә яхшы, затлы кремнар, маскалар сөртәм. Үз-үземә биткә массаж ясыйм. Берничә киңәш тә биреп китә алам:

1. Чәчне безсульфатный шампунь белән юарга кирәк.

2. Битне һәрвакыт салкын су белән юарга һәм үзеңнең шәхси сөлгең белән генә сөртенергә.

3. Кремнар, маскалар белән дөрес кулланырга.”

Ләйсән Гимаева: “Әби рецептлары бер яктан бик җайлы, холодильникта булган бөтен әйберне биткә сылыйсың да, бетте-китте! Әмма яшь барган саен аларның нәтиҗәсе бик булмыйдыр дип уйлыйм. Салоннарга бик еш йөрмим, елга бер-ике тапкыр массаж-маска ясатам. Ә “әби” рецептларыннан чәчкә бал, май, күкәй сарысы, бит өчен катык, кефир, кыяр сылап маска ясау бик ошый.

Гель-лакны тырнактан берничә ел инде салганым да юк. Минем өчен бу бик уңайлы, атна саен буяп, киптереп интегәсе юк. Ял иттерергә кирәк дип әйтсәләр дә, тырнак кына бит ул дип уйлыйм да, рәхәтләнеп ясатам!”

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев