Логотип Идель
Укучылар яза

МӘКТӘП БИК САГЫНДЫРАЧАК

Быел 11 нче сыйныфны тәмамладым. Әкрен генә тормышның беренче олы юлына аяк басам. Алда мине мөстәкыйль тормыш, яңа фәннәр, ишетеп кенә белгән сессияләр, имтиханнар көтеп тора.

Әзрәк куркыта да кебек. Чөнки шәһәргә китү авылда яшәп ияләнгән балага аеруча авыр шул ул. Анда сине әниең җыйнап-барлап йөрмәячәк, “Кызым, башыңа ки!” – дип сине урамга озатмаячак. Бары тик телефон аша гына хәлләрне сорашып, барысы да яхшы икәнен белгәч, күңеле тынычланып калачак.

Әмма минем өчен иң авыры, җанны өзеп ала торганы – мәктәп белән саубуллашу. Укыган дәвердә тизрәк шәһәргә чыгып качасы, мәктәпкә кул болгыйсы килә бит ул. Имеш, студент булып, борынны күтәреп укытучылар яныннан узганда, безне беркем дә танымаячак. Кыскасы, тизрәк "үсәсе", үзебезне тизрәк текә итеп күрсәтәсе килә.

Әмма шушы августның соңгы сәгатьләрендә генә аңладым - мәктәп үзен нык сагындырачак. Андагы урындык-парталар, такталар, кабинетлар гына түгел, күңелләрдә яхшы тәэсир калдырган ашарга пешерүче апалар сагындырачак мине. Һәр иртән елмаюлы караш белән ашханәгә каршы алучылар да, ашап бетергәч, “Тәмле булды!” – дип тәлинкәне сузганда, “Зур үс, балам!” – дип изге теләктә калучылар да, һәрвакыт булышырга әзер торган апалар да алар безнең. Казанга киткәч, безнең арттан алай йөрүче булмаячак, билгеле. Әмма мин аларның җылы куллары пешергән ботка, ашларын нык сагыначакмын. Әле шаярып кына үзләренә болай дигәнем бар: “Казанга киткәч, безгә ашарга пешереп торырга килеп китәрсез әле!” Алар минем шаяруымның асылын аңлап, көлеп кенә куйдылар. Эх, килсеннәр иде әле! Тамак һәрвакыт тук булып йөрер иде ичмаса!

Мәктәптән китәсе килмәвемнең сәбәпләре бик күп. Чөнки бөтен балачак мизгелләре, шаярулар, эчкерсез көлүләр мәктәптә чакта гына булгандыр. Мәктәп безне кеше итүче һәм олы сукмакка ныклап әзерләүче дә. Безгә яхшы белем биргән укытучы апа-абыйларга алдан ук рәхмәт әйтеп куясым килә. Сез биргән белем орлыклары тиздән чәчәк аткач, сезнең каршыгызга басып, башны иеп чын күңелдән рәхмәт әйтербез. Мәктәп һәрвакыттагыча ишекләрен ачып, без “текә” студентларны көтеп торыр дип ышанып калабыз!

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА,
Саба, Явлаштау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев