Логотип Идель
Укучылар яза

Ләйсән Абдрахманова: "Балалык шуклыгы"

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»


Номинация «Инша»



Балалык шуклыгы


(Ләйсән Абдрахманова, 13 яшь, Кайбыч районы, Борындык авылы)


Илнур – бик шук бала. Аңа нибары алты яшь кенә. Аягы җиргә тисә тия, тимәсә юк, баскан җиреннән ут чыгара.

Әмма бүген Илнур бөтенләй бүтән төрле. Ниндидер җитди һәм серле ул бүген. Ник дип гаҗәпләнәсезме? Эш шунда ки: аның бит ничә айлар буе көтеп йөргән чуар тавыгы ун йомырка салган һәм шуның бишесе бүген йомырка эченнән чыккан. Бу хәбәр турында Илнурга аның дәү әнисе – Фәүзия апа хәбәр итте. Шул миннутта Илнурның йөз-карашы үзгәрде дә куйды. Шул минутларда дәү әнисе сүзләреннән соң аның ниләр кичергәнен тойсагыз, белсәгез иде сез. Бу сүзләрдән соң Илнур шундук ишек алдына йөгерде. Йөгерде дисәң дә дөрес булмас, ул алар янына очып кына барды. Илнур бик тә бәхетле иде.

Ул дәү әнисе белән бергә бу нәни чебиләрне өйгә алып керде. Илнур аларны бер күрүдә яратты. Әлбәттә, ул бит аларны купме көтте, чуар тавыгына йомыркалар салды. Күпмедер вакытта соң Илнур алардан күзләрен дә ала алмады. Алар бит шундый матур һәм төрле иде. Берсе йөнтәс, берсе йон тәпиле, берсе чуар, берсе кара күзле, берсе сары төсле дип бәя биреп чыкты ул. Һәм шул сыйфатлары ярдәмендә берсеннән-берсе матур исемнәр кушты Илнур: Йомшаккай, Йон тәпи, Чуаркай, Кара күз һәм Сорыкай. Бу вакытта Фәүзия апа чебиләрне йомшак һәм җылы бүрек эченә тыкты. Чебиләр Илнур кебек шукланып чыгып китмәсеннәр өчен ул аларны кәгазь тартмага урнаштырды. Шул көннән башлап Илнур күп вакытын чебиләр янында үткәрде. Алар аңламаса да, барын да сөйләде, чебиләрнең хәлләре турында кызыксынды.

Бер көнне Илнурны йокысыннан ниндидер чит тавыш уятты. Торасы килмәсә дә торды. Өйдә беркем дә юк иде. Шундук Илнур чебиләре турында искә төшерде, тизрәк алар янына йөгерде. Илнурны уяткан тавыш чебиләр пипелдәве булып чыкты. Ул аларны аңлаган сыман: “Туңасызмы? Хәзер мин сезне җылытам”, – диде. Илнур кулына шырпы алды. Дәү әнисе Илнурга шырпыга тияргә рөхсәт итми иде. “Син кечкенә әле, аны дөрес кулланмасаң ни генә булмас”, – дия иде. Ләкин Илнур аны-моны уйлап тормады, алды да тизрәк газны кабызды. Ул кәгазь тартманы кулына алды да газ плитәсе өстенә куйды. Кәгазь тартманы ут алды. Илнур нишләргә белмичә югалып калды һәм еларга тотынды. Әле ярый өйгә дәү әнисе кайтып керде һәм газны сүндерде. Ут сүнүгә үк, малай чебиләре янына йөгерде, ләкин алар барысы да үлгәннәр иде. Илнур бу эше турында бик үкенде, көннәр буе елады, барысын да кире кайтарырга теләде. Әмма соң иде инде...

Бик күп еллар үтте. Илнур абый зур егет инде. Ул газчы булып эшли. Һәрбер өйгә кереп мичләрне, газ плитәләрен тикшерә. Бер көнне Илнур абый урам буйлап үтеп бара иде. Һәм аны урам малайлары урап алды. Илнур абый чебиләрне генә түгел, ә балаларны да бик нык ярата. Илнур абый гына түгел, балалар да аны ярата. Аңа ияреп газ карарга да йөрештергәлиләр алар. Яратмыйча, Илнур абый бик кызык кеше. Ул балаларга төрле-төрле гыйбрәтле вакыйгалар сөйли, ә бу – балаларга бик ошый.

Мондый вакыйгалар турында сөйләп, ул киләчәк буынның аның кебек шук, юләр эшләр башкармавын тели. Газ бер яктан караганда файдалы, куллана белмәсәң, зыян китерергә дә мөмкин. Әйдәгез, газны бары тик файда китерерлек итеп кенә кулланыйк, үз-үзебезгә бәла китермик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев