Логотип Идель
Укучылар яза

КЕМ ПЕШЕРЕРГӘ ӨЙРӘНМИ, ШУЛ АШАМЫЙ!

Әниең “ашарга да пешерә белмисең” дип бертуктамый тукып торамы? Сөйгән ярыңны искиткеч ризык белән сыйлыйсың киләме? Яисә бары тик үзеңнең пешерүдә осталыгыңны арттырасың килә икән, киләсе исемлек нәкъ синең өчен! Исемлектә без Казанда соңгы вакытта бик зур үсеш алган кулинария студияләрен җыйдык. Монда балалар өчен остаханәләр, гашыйклар өчен менә дигән романтик чаралар һәм тулаем ашарга пешерү серләрен өйрәнү өчен курслар бар. Киттек!

«Рататуй» дип аталган кулинария студиясе — Татарстандагы иң беренчесе (2011 елдан эшли башлый), мәйданы буенча иң зуры булып санала.

Студия сезнең өчен профессиональ пешекчеләр җитәкчелегендә индивидуаль остаханәләр оештыра. Сез дөньяның төрле почмагында урнашкан илләрнең ризыкларын пешереп, авыз итә алачаксыз. “Рататуй”да балалар һәм олыларның туган көннәрендә, гашыйклар өчен романтик кичәләрдә, кәләшләр өчен “девичник”ларда һәм туристлар өчен дә пешерү остаханәләре оештырыла. Бәяләр остаханәнең төреннән һәм катлаулыгыннан тора. Мәсәлән кәләшнең "девичниг"ы 2000 сум тора, ә романтик кичә 7000 сумга төшәчәк.

Киләсе кулинария студиябез кызыклы “Ак ябалак” (“Белая сова”) исеме астында эшләп килә. Бу студия “Рататуй”дагы кебек үк остаханәләр тәкъдим итә. Остаханәләрнең дәвамлылыгы:

Иртәнге курслар −1 сәгать

Көндезгеләре − 1 сәгать тә 30 минут

Кичке курслар − 2 сәгать тә 30 минут.

Кулинария студияләре арасында махсус вегетарианнар өчен дигәне дә бар икән! Бу мәктәптә тулы курс 4 дәрестән тора. Дәресләрдә сез ит, йомырка, сөт кебек ризыкларны нәрсә белән алмаштырып булын беләчәксез.

Тулы курсның бәясе 4400 сум тора (ризыклар һәм башка материаллар бәягә керә). Бер дәреснең бәясе 1200 сум булса, сез ике дәресне сайлап, 2300 сумга гына ала аласыз! Бер дәрес якынча 3-4 сәгать бара, әзерләп бетергәч, сезнең пешергән ризыкларыгызны авыз итеп, чәйләп алу мөмкинлеге бирелә.

Исемлектәге соңгы студиябез иң җитдиләре булып тоелды. Студия гади генә “Тәлинкә” (“Тарелка”) дип аталса да, ашарга пешерергә өйрәнү процессы бик җидти рәвештә алып барыла.

Дәресләр ике өлештән тора. Беренчесе – теоретик өлеш, ә икенчесе – практик. Барлыгы 10 дәрес. Кыскача дәресләр белән танышып китик:

1 дәрес. Эш урыны һәм җиһазлар. Бу дәрестә сез барлык җиһазлар турында һәм аерым пычакларны үткенләү турында теоретик өлешне узгач, тавык, бозау, балык һәм яшелчә шулпаларын пешерү серләрен өйрәнәчәксез. Ә дәрестә борщ пешерерсез.

2 дәрес. Бу дәрес йомыркага багышланган, нәкъ менә бу ингредиент күпчелек ризыкларда бар. Дәреснең практик өлеше ярдәмендә сез рус белене, панкейклар, сырниклар һәм Пашот йомыркасын пешерүенең остасы булачаксыз!

3 дәрес. Бу дәрес балыкка багышланган.

Теоретик өлештә балыкны дөрес сайлау, чистарту серләре ачылачак. Соңыннан уха, парда базилик һәм борчак белән пешерлгән “Бонн Фам” балыгы әзерләнәчәк.

4 дәрес. Тавык.

Шулай ук тавыкны дөрес сайлау, аны авыр һәм җиңел эшкәртү вариантлары турында мәгълүмат биреләчәк. Азиат стилендәге тавыклы салат һәм тавыклы чахохбили белән якыннарыгызны сыйлыйсыгыз килә икән, бу дәресне калдыра күрмәгез!

5 дәрес. Ит.

Бозау итен дөрес сайлау, саклау серләре кызык тоелмаса, итне кыздыру, пешерү өчен махсус эшкәртү серләре сезне кызыксындырмый калмас. Шулай ук стейк кыздыру алымнары белән дә танышып булачак. Ә теоретик дәрес барышында карыныгыз ачкач, бәрәңге боламыгы һәм йомыркалы бифштекс белән тамагыгызны туйдыра алачаксыз.

6 дәрес. Яшелчәләр. Бу дәрестә сез яшелчәләрнең төрлечә эшкәртү һәм турау серләрен белә алачаксыз. Ә практик өлештә “Рататуй” ризыгының мультфильм исеме генә түгеллеген беләчәксез.

7 дәрес. Бу дәрестә ярмаларның нинди генә витаминнарга бай булмаганын белерсез. Дүртенче дәрестә өйрәнгән тавык белән рис ярмасын пешереп карарсыз.

8 дәрес. Он. Камыр ризыклары.

Онның сортлары, аны дөрес итеп саклавы һәм камыр әзерләве турында беләсегез килсә, ашыгыгыз. Ә инде үзегез әзерләгән камырдан токмач (паста) ашыйсыгыз килсә, уйлап торасы да юк.

9 дәрес. Чүпрәле, "комлы" (песочное) камыр. Камыр белән эш итү хәйләләре.

Практик өлешнең чираттагы ризыгы яшел суганлы һәм йомыркалы пирожкилар булачак.

10 дәрес. Соуслар.

Цезарь, Тартар, сальса, универсаль һәм башка соуслар әзерләү серләре.

Бу соуслар белән гади генә кызган бәрәңге дә яңа төрле ризык булып тоелачак!

Менә шул, дуслар! Һәрбер дәрестән соң укучыларга өй эше бирелә, ә курс ахырында экзамен да бирәсе була икән. Курсларның тәмамлануын раслап, катнашучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы да узыдырыла.

Уңган килен булыйм дисәң, рәхим ит!

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев