Логотип Идель
Укучылар яза

КАЗАН - ТИШЕК ДЖИНСЫ ШӘҺӘРЕ. МОДАМЫ, КРИЗИСМЫ?

Бөтен кешенең дә «street style», «street fashion» сүзләрен ишеткәне бардыр, мөгаен. Урам стиле бүген бик популяр санала. Ниндидер гади деталь ярдәмендә иске киемнән дә мода журналындагы кебек look ясау нәкъ менә street fashion стиленең үзенчәлеге. Без дә Казан урамнарына чыгып, Street Fashion Kazan күзәтүе уздырып, үзенчәлекле киенгән кешеләр белән сөйләшеп кайтырга булдык әле!

Күзәтүебезнең башыннан ук бер нәтиҗә ясадым: Казанда бөтен кешенең дә диярлек чалбарлары тишек! Әллә кризис, әллә мода... Кайсының бер-ике кечкенә тишек, кайсының бөтен боты күренеп тора. Нәрсә диеп киеп утырган инде шуны, әле киюе дә җиңел түгелдер, аяк “дөрес” тишекне бик озак эзлидер! “Нормаль чалбарда тишек өчәү генә булырга тиеш”, − дип, ертык-пыртык чалбар хуҗаларына сорау биреп тә тормаска булдым. Күзем шунда әниләребез, апаларыбыз 90нчы елларда кигән, күтәртелгән билле, куе зәңгәр төстәге джинса чалбар, өстенә 2017 елның иң кәттә хаки төсендәге майка, аягына ал кроссовка кигән кызга төште.



“Соңгы арада кием-салымны интернет-кибетләрдән ала башладым. Ә болай H&M, Pull&Bear кибетләрендә еш кына үземә ошаган әйберләрне табам. Киемемнең бәясе дә кибетнең үзеннән тора, интернет-кибетләрдә 700-1000 сумнан артмый, ә инде Zara, Bershka кебек кибетләрдә алган киемемнең бәясе 2000 мең сумнан арта. Яраткан стилем бар дип әйтә алмыйм, мин үземә комфортлы булган, уңайлы әйберләр алам. Образымны да алдан уйлап утырмыйм, һава торышы буенча киенәм. Чем-кара чәчемне быел буярга булдым, моны күбесе образ өчен дип уйлады, әмма бу бары тик гади кызыксыну, үземдә нидер үзгәртеп карау теләге генә булды”, − ди Камилла Мортазаева.

Үзенчәлекле киенгән кеше табуы авыр булыр дип уйламаган идем, әмма күпчелек кеше бертөсле киенгән, карый торсаң, инкубатор чебешләрен хәтерләтә башлыйлар. Минемчә, бу күңелсез күренеш, кеше мода артыннан чабып үзенчәлеген югалта, үзенә карата кызыксыну уятмый. Бара торгач, каршыма фиалка чәчәге төсендәге яулык япкан кыз чыкты. Кыз мөселманча киенсә дә, модадан артта калмаган, образы өстендә эшләве дә сизелә. Сораулар яудыра башлаганчы гади генә сөйләшеп алдым үзе белән, әңгәмә барышында YouTubeта үзенең каналы барлыгын һәм шунда мөселман кызларын кызыксындырган темалар яктыртуын белдем. Контентын шулай ук мөселман кызлары өчен кием-салым рубрикасы белән дә баета икән. Менә эш нидә икән - кыз мода белән кызыксына.



Азизә Марсова үзенең стиле турында болай ди: “Киемнәрне гади кибетләрдә дә, махсус мөселман кибетләрендә дә алам. Гадиләрендә төрле "толстовкалар", "рубашкалар" алам. Ә инде озын итәк кирәк булса, мөселман кибетенә юл тотам. Мөселман брендларыннан Sabr белән Uhtishkaны үз итәм. Ник дигәндә, аларда әбиләр кия торган чуар әйберләр түгел, ә нәкъ менә яшьләр өчен дигән киемнәр сатыла. Шулай ук бәяләре дә сөендерә. Уртача озын итәк яки күлмәк 1500 сумнан алып 5000гә кадәр тора. Минем өчен бу яхшы бәя. Көндәлек киемнәр гади һәм арзан, ә кичәләр өчен күлмәкләр бик зиннәтле, әмма инде кыйммәтлерәк. Яулыкларны шулай ук күбесенчә мөселман кибетләреннән алам, гади кибетләрдәге шарф-палантиннар да килешә миңа. Бәяләре төрлечә була: 500-700 сумга алган батист яулыкларым да, 5 меңлек ефәк яулыкларым да бар. Гомумән, кыш көне пашмин яулыклар (кәшемир сортындагы җылы тукыма), ә җәй көне вискозадан ясалган палантиннар ябам.

Төрле стилдә киенәм, күп очракта һава торышыннан тора. Салкынча, яңгырлы вакытта туры итәкләр белән толстовка һәм кроссовкалар кияргә яратам. Эссе булганда исә юка, җилдә тибрәлеп торучы җиңел күлмәкләр белән туфлиләр киям”.

Дөньяда ир-кешеләр хатын-кызлардан 75 миллионга артык булса да, кызыксыну уятырлык итеп киенгән егетләр күренмәде. Әмма без берне таптык әле! Зәңгәр кедылар, сәгать, рюкзак, шакмаклы рубашка... һәм күбәләк! Кызык име? Язма башында әйтеп киткән деталь кулланган кеше дә очрады бит, бу инде чын street fashion дип атала.



“Гел масс-маркетларда киендем (Мега, Park-House һ.б. кибетләрдә), әмма соңгы арада кием-салымны интернет-кибетләрдән алырга ияләндем. Мәсәлән ASOS.COM кибете, киемнәре бик сыйфатлы, бәяләре дә “тешләми”. Көндәлек киемгә мин артык акча туздырырга тырышмыйм, ләкин киемнең сыйфаты минем өчен беренче чиратта тора. Мин үзенчәлекле әйберләр яратам: кызыклы принтлар, минимализм. 80-90нчы еллар стилендәге киемнәр бик ошый. Соңгы арада классик белән стрит стилләрен берләштерә башладым. Кайчак образымны берничә көн алдан уйлап куям, тик күпчелек очракта look бик спонтан рәвештә җыела, минемчә, бу яхшырактыр да. Образымны баетыр өчен мин значоклар тагам, хәзер алар бик күп, үзегезгә дигәнен һичшиксез таба алачаксыз. Чәчкә әз генә махсус балавыз һәм мин әзер!”− ди Адель Абдрахманов.

Киләсе стрит-гүзәл кызыбыз әни кеше, әмма моны белмәгән егетләр алданып, аннан күзләрен ала алмыйча узып китәләр. Ләйсән Ахунова үзен стандарт түгел фигура иясе дип саный, шуңа күрә киемнәрен интернет-кибетләрдән сатып алудан баш тарта икән. “Базардан “борын җыермыйм”, әмма гардеробымның күп өлеше кибеттән алынган. Үзем теккән әйберләр дә җитәрлек! Декретта әллә нинди талантлар ачыла икән, мин менә тегә башладым!



Минем 200 сумга алынган күлмәк, 90 сумга алынган аяк киеме һәм 30 сумлык ис китәрлек матурлыктагы муенсам бар. Әмма мондый әйберләр сирәк очрый, әлбәттә. Уртача 2000 сумга образ җыеп була, минемчә. Гомумән, кыйммәтле кием алырга яратмыйм. Арзан һәм матур кием-аксессуарлар эзләү минем хобби дияргә дә була! Мода артыннан да калышмаска тырышам, шуңа стиль, яраткан образлар да гел үзгәреп тора.

Образымны күп очракта алдан уйлыйм, әмма үтүкләп әзерләп куйган классик стильдәге күлмәк урынынна тишекле чалбар белән футболка киеп китә алам. Монысы инде күңел хәләтеннән тора!”− ди ул.

Тагын тишекле чалбарга әйләнеп кйттык бит әле без! Әни кеше дә кигәнне инде... Миңа ошамагач, калган кешеләр дә кимәскә тиеш дигән сүз түгел бит. Шулай дип, туп-туры карап, ертылып беткән чалбарлы кыз каршына килеп бастым. Кыз - велосипедта. Башымда чалбарын велосипедтан егылып ерткандыр дигән уй да йөгереп киткән иде, юк икән, сатып алдым ди.

“Күпчелек яшьләр кебек киемне Мега кибетеннән алам. Нәрсә ошый, шуны алам. Акка яшел филләр төшкән күлмәк кирәк дип эзләнеп йөргәнем юк. Образны җыяр өчен 6 мең тирәсе акчам китә. Яраткан стилем спорт дип уйлыйм, әмма классик стильне дә үз итәм. Аксессуарлар белән дә кызыксынам, бөтен мода индустриясен шаулатып 90нчы еллардан кайткан чокерларым да бар, сәгатьләрем дә берничә”,− ди тишек чалбарлы Лилия Якупова.



Үзенчәлекле киенгән кеше эзли-эзли, урамда караңгы төшкәнен дә сизмәгәнмен. Эзли торгач табылалар бит! Киләсе кызыбыз дөресен генә әйткәндә, үзенең алтын төстәге озын чәче белән игътибарымны яулады. Ә нәрсә, чәч образның бер зур өлеше бит. Алтынчәчнең киеме дә моданың соңгы пискы буенча иде.

“Киемне кибеттән дә, базардан да, шоу-румнардан да алам. Ләкин бер нәтиҗәгә килдем – кибеттән алынган әйберне бик күп сезон киеп була, чөнки анда база өлешенә кергән әйберләр сатыла. Соңгы арада төсле киемнәрне сирәк ала башладым, күбрәк ак, кара, аксыл-көрән (бежевый) төстәге әйберләргә күңелем ята, ләкин төсле әйберләр дә һичшиксез кирәк, мәсәлән кәефне күтәрер өчен! Кием алганда "лук"лар төзергә тырышмыйм, минемчә гардеробыңда булган киемеңә килештереп алу кулайрак, акча да әзрәк китә. Күбесенчә классик стильдә киенәм. Джинса чалбарлар һәм кроссовкаларга караганда күлмәкләр һәм биек үкчәле туфлиләр яратам.

Аксессуарларны бик үк яратып бетермим, 2016-2017 тренды булып саналган чокерларны бөтенләй дә аңламыйм. Минемчә, әллә нинди аңлаешсыз әйберләр белән чолганганчы, макияжны әз генә көчлерәк ясау дөресрәк”, − диде миңа алтынчәч Динә Гарифуллина.



Бер мәлне Казанны “басып алган” аллы-гөлле төстәге чәчле, тимер-томыр таккан яшьләр бу юлы күренмәде әле. Әллә безнең чыгасын белеп качып беткәннәрме? Бәлки бу мода инде искергәндер. “Ялкын”ның Street Fashion Kazan күзәтүенә нәтиҗә ясап, Казан халкы мода белән бер аяктан атлый, Европача киенә дип әйтә алабыз. Әмма, минемчә, мода һәрвакыт үзгәреп торачак, аның артыннан чабып, кирәкмәгән, үзеңә килешмәгән кием-салым өеме астында калуың ихтимал. Иң мөһиме – үзең булып калу һәм үзенчәлегеңне күрсәтү. Ә моның өчен гардеробыңны син теләгәнчә кызыклы итеп баету – менә дигән ысул!

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев