Логотип Идель
Укучылар яза

Каратун егетләре сынатмый!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, мәктәбебездә (Апас районы, Каратун урта мәктәбе) традицион "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе булып узды.

Һәр сыйныфтан иң көчле һәм җитез егетләр сайланып, дүрт команда тупланды. Мылтык сүтеп - җыю, турникта тартылу, туп ату кебек сынаулар көтте аларны. Егетләр бер дә аптырап калмадылар, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыктылар. Уенчыларга нинди генә кызыклы уен – ярышлар оештырылмаган иде! Шуңа да бәйге кыен гына түгел, шул ук вакытта кызыклы да булды.

Уенны рәхәтләнеп күзәткән җанатарлар исә бер генә секундка да тынып тормадылар, үз командаларына көч – куәт биреп тордылар. Үзеңнекен җиңдерәсе килә бит!

Шундый шау - шулы, кызык һәм күңелле булганга, күрәсең, күз ачып йомганчы, бәйге ахырына да якынлашты. Нәтиҗәләр дә бик гадел чыгарылды. Иң җитез, иң өлгер, иң зирәк егетләр командасы 9 нчы б булып чыкты! Чыннан да, аларны күзәтеп торсаң, армия сафларына барырга әзер егетләрне күреп була! Ә калганнар бик аз балл аермасы белән 2нче һәм 3нче урын яулаулары да бик куандыра. Чөнки аларның бер-берләреннән бер дә калышмаулары күренә. Егетләргә бары тик “Афәрин!” диясе килә!







Фирүзә Садриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев