Логотип Идель
Укучылар яза

КАЙСЫ ҺӨНӘРНЕ САЙЛАРГА?

Менә сентябрь дә килеп җитте. Кабат мәктәпкә йөри башладык. Кемдер беренче тапкыр мәктәп коридорларына керә, кемгәдер соңгы елны укып бетерергә кирәк. Ә кемдер быел үзенең яраткан дуслары, укытучылары янына бара алмый, чөнки аны икенче уку йорты көтә.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларын яңа сораулар көтә. Кая керергә? Унынчы сыйныфка калыргамы? Нинди имтихан тапшырга?..

Үзем дә шулар турында уйланам, чөнки тугызынчы сыйныфка күчтем. Шуңа күрә интернетта төрле сайтларда 2030 елларда нинди профессия актуаль булыр икән дип кызыксына башладым.

Хәзерге вакытта иң актуаль һәм кирәкле һөнәрләр табиб, фармацевт, инженер һәм менеджер икән. Ә менә 2030 елларда бөтенләй яңа һөнәрләр актуль булачак. Алар исемлегендә IT-биолог, биоэтик, генетик консультант, экоаналитик, дирижабль проектлары төзүче, игропрактик бар. Хәзерге вакытта да бар бу һөнәрләрне башкаручылар, ләкин бу юнәлештә эшләүчеләр саны бер-ике генә кеше.

Үземне төрле яктан сынап карыйсым килә, шуңа күрә дә унберенче сыйныфка калырга карара кылдым.

Сыйныфташларыма да булачак һөнәрләре турында берничә сорау биреп карарга булдым.

– Син унынчы сыйныфка каласыңмы?

– Әйе, минем мәктәптән унберенче сыйныфтан соң гына китәсем килә.

– Ә кая керергә телисең?

– Хәзерге вакытта кем буласын, кая керәсен белмим. Баштарак тәрҗемәче буласым яки икенче илдә рус телен укытасым килә иде, ә менә хәзер шикләнәм.

– Карина, тугызынчы сыйныфта кайсы фәннән имтихан бирәсең килә?

– Рус теле белән математиканы һәм үзем инглиз телен сайладым, тагын бер фәнне сайларга кирәк булачак. Мөгаен, ул биология яки җәмгыять белеме булыр.

Ямаева Диляра,
14 яшь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев