Логотип Идель
Укучылар яза

ӘЙДӘМАН БУЛЫЙМ ДИСӘҢ...

Чәчәкләр тотып кулга, без чыктык матур юлга. Һәркем белә, әлбәттә: без барабыз... Әйе, әйе, мәктәпкә! Урамда инде күптәннән 1 сентябрь түгел бит дисезме? Килешәм, әмма бу мәктәп гади белем йортларыннан аерылып тора, укучылары да 7 яшьлек балалар түгел, ә студентлар! Сер капчыгын чишик: 18 октябрьдә "Сәләт", ниһаять, үз-үзләрен үстерү, актив тормыш алып бару һәм киләсе җәйләрен күңелле уздыру теләге белән янучы студентларга үз ишекләрен ачты. Көзнең иң көтеп алынган чараларының берсе – “Әйдаманнар мәктәбе” старт алды.

Кичнең салкын булуы, өстән яңгыр сибәләвенә карамастан, студентлар Островский урамына таба агыла. Укудан соңгы хәлсезлек, кайткач өй эшләре эшлисе бар бит дигән күңелсез уйлар "Сәләт" йортына якынлашкан саен эреп юкка чыга бара. Чыннан да, тиздән "Сәләт" дөньясына чуму, әйдаман булу серләренә төшенә алу бәхетенә өй эшләренең күп булуы гына комачау итә аламы соң? Әлбәттә, юк! Беренче дәрескә килгән студентлар шул фикердә кебек тоелды, чөнки һәрберсенең йөзендә елмаю балкый иде.

Әйткәнемчә, "Сәләт" йортына бу кичне яшьләр күп җыелган иде. Укуларны оештыручылар хәстәрен алдан күргәннәр: белем алырга килүчеләрне ике төркемгә бүлеп укыттылар. Һәр ике аудиториядә "Сәләт" белән таныштыру, әйдаман эшенең асылын аңлату башланды. Дәресләрнең берсен Альбина Кадыйрова алып барды. “Укучылар”ны сәламләгәч, Альбина апа дәресләр тәртибен, аларның кайда һәм ничек узачагы турында сөйләде. Булачак әйдаманнар һәр атнаның чәршәмбе көнендә "Сәләт" йортында күрешергә сүз куешты.

Ә укуы ул вакытка тәмамланмаса яки башка сәбәп килеп чыгып әйдаманнар мәктәбенә килә алмаса, студентка нишләргә? Быел "Сәләт" комитеты бу мәсьәләне чишү юлын тапкан. Дәрескә килә алмаучыларга лекцияне Интернет аша тыңлау һәм карау мөмкинлеге тудырылган. Әмма бер “ләкин” бар: дистанцион рәвештә генә үтелгән дәрестән соң, әйдаман тест үтәргә тиеш булачак. Шулай итеп “укучы”ның лекцияне игътибар белән тыңлавы-тыңламавы ачыкланачак, ди оештыручылар.

Аеруча зур игътибар бирелгән мәсьәләләрнең берсе быел татар теле булган. Әйдаманга татар телен белү – мәҗбүри. Бу хакта булачак әйдаманнарны уку елы башлану белән котларга килгән Җәүдәт абый Сөләйманов та сөйләде.

“Төрекчә “i” хәрефе ноктасыз булмый, ә "Сәләт"тә ул нокта – татар теле. Аны белмисез икән, әйдаманнар мәктәбенә бөтенләй йөрмәгез. Әгәр татар телен белмичә, инглиз, француз яки башка телләрне беләсез икән, "Сәләт"тә сезне кулда гына күтәреп йөртәчәкләр. Сез төрле проекталарда катнаша, татар телен үстерүгә һәм баетуга үз өлешегезне кертә алачаксыз. Бу мөһиттә туган телне өйрәнү мөмкинлеге дә бар, әмма ана телен хәзердән үк белмәүчеләргә әйдаманлыкка юл ябык”, – дип белдерде "Сәләт"нең “әтисе”.

Шунысы куанычлы: дәрескә килүчеләр арасында татар телен белмәүчеләр юк иде. Җәүдәт абыйның “Арагызда татар телен аңламаучылар бармы?” дигән соравы яңгырагач, аудиториядә тынлык урнашты. Димәк, бирегә килгән студентларның әйдаман мәктәбен уңышлы үтә алуларына өмет зур.

Сүз уңаеннан, ел саен кабатланып килүче традиция быел да сакланган: аудиториядә утыручыларның күп өлешен кызлар тәшкил итә иде. Әмма, сәлкешләр, аланда “абый” дип эндәшерлек кеше булмаячак икән, дигән борчуга кала күрмәгез, дәрес тыңлаучылар арасында егетләр дә бар иде. Килүчеләрнең күбесе "Сәләт" аланнарында сәлкеш булганнар, форумга кунак булып барганнар. Араларында "Сәләт" белән беренче кат танышучылар, аның мөһитенә беренче кат аяк басучы берничә студент та бар. Алар әле үзләре өчен яңа дөнья – "Сәләт" дөньясын ачачак кына.

Белем алу – энә белән кое казуга тиң, ди татар халкы. Булачак әйдаманнарның энәләре үткен булсын дигән теләктә калыйк. Хәерле сәгатьтә!

Раилә Вәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев