Логотип Идель
Укучылар яза

ИНЕШЛӘРНЕҢ БАШЫ ЧИШМӘ БУЛЫР, ЯХШЫЛЫКНЫҢ АСЫЛЫ – ТУГРЫЛЫК

Тугрылык... Кеше өчен бу сыйфат-иң мөһим уңай билгедер, мөгаен. Һәр кеше янында тугры дус булуын тели, һәр кеше янында хыянәт итмәс якын кеше булуын ярата. Тугры кешеләр беркайчан да сатмас, аларга ышанырга була...

Нәрсә соң ул тугрылык? Бу сорауга, кыскасы, ансат кына җавап биреп булмый. Һәр кеше өчен “тугрылык” сүзен аңлау үзенчәлекле. Сүзлектә бирелгәнчә, тугрылык- үз хисләрендә, мөнәсәбәтләрендә, бурычларын үтәүдә ныклык, вәгъдә биреп сүздә калу. Гади сүзләр белән әйткәндә, тугрылык- әйләнә-тирәдәгеләргә һәм аларның сүзләренә таяну. Бу сыйфатның мәҗбүр итү буенча түгел, ә чын күңелдән, ихлас белән күрсәтүе яхшы. Чын тугрылык- кешенең якыннарга битараф булмау. Әгәр сезгә янәшәгездә тугры кеше булу бәхете елмайды икән, аның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Борынгы заманнан ук халык авыз иҗаты безне тугры булырга өндәде. Мең гасырлык язма әдәбиятында да тугрылык темасы актуаль булды, чөнки ул яшәеш бәйле. Гаделлек, тугрылык кебек сыйфатлар гына яхшылыкны үстерүгә ярдәм итә.

Минем уйлавымча, кешеләр арасындагы тугрылык дустың яки башка якын кешеңә карата намуслылык, даимилек һәм кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләргә булыша, һәм дә ки, иң башта һәр кеше үз-үзенә тугры булып калырга тиеш. Һәр шәхес калганнарга карата гадел һәм шәфкатьле булсын иде. Бер кеше дә ялган яратмый бит, тугры кеше эчендә дөресне әйтү өчен көч булырга тиеш, шуңа күрә дә намуслылык ул- тугрылык та инде.

Кызганычка каршы, хәзерге заманда һәр адәм баласы да тугры түгел, шуңа күрә күпчелек кешеләр үзләренә тугры дус итеп эт, песи  ала.  чыннан да , иң тугры җан ияләре ул- безнең йорт хайваннарыбыз, ә кеше ул- “үзгәрешле” җан: беренче көнне тугры булып күренсә, икенче көнне үк хыянәт итә ала. ә бит яхшылыкның асылы- тугрылык. Без әнә шул яхшылыкка омтылып яшәсәк иде.

Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев