Логотип Идель
Укучылар яза

Хәл-әхвәлләр сорашыйк, күчтәнәчләр илтик...

Ел да республикабызда 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уздырыла. Бу янәшәбездә тормыш иткән физик мөмкинлекләәре чикле кешеләргә игътибарлырак булу өчен, алар белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен сорашырга, күчтәнәчләр илтергә менә дигән форсат.

4 декабрь көнне 1группа инвалид тумыштан гарип Шушмабашта яшәүче Илнар Гарипов белән очраштык. Аның аяклары йөрми,сөйләшүе авыр,күңеле шат. Өйдә коляскада йөрү мөмкинлекләре юк, шулай да тезләнеп үзе йөри. Безне таныды, биргән күчтәнәчләргә рәхмәт әйтте. Фотога бик теләп төште. Кулын болгап озатып калды. Әти-әнисе үлгәннән соң, энесе Илшат гаиләсендә яши. Барысына да сәламәтлек, сабырлык телим.






Тумыштан инвалид бала Искәндәр Закировларда кунакта булдык. Кунакта дим, чөнки без кергәндә Искәндәр әнисен җырлата иде. "Көн дә иртәнге һәм кичке аштан соң бездә шушы галәмәт", - ди әти кеше.

Искәндәр нинди җыр җырларга кушса, шуны җырлыйсы. Ике рәтле гармунын алып үзенчә уйный. Әнисенә "Герман көен" җырлатса, әтисенә "Җиз кыңгыраулар", мин дә читтә калмадым - "Килен төшкәндә" җырын башкарасы булды. Һөнәрләрен күрсәтәсе килә... Фотога, видеога бик теләп төшә һәм кабатлатып күрсәтергә дә куша. Быел гитара да алдырган. Үзенчә уйнаган була. Аннары бер тартма китаплар тартып чыгарып, Тукайның әкият китапларын күрсәтеп чыкты. Яттан белгәнен сөйләтә алмадык.

Шулай итеп Искәндәр безне матур итеп озтып калды. Әти-әнисенә алла ярдәм бирсен.






16 ел элек яман шешкә операция ясатып, 1 ай үлем белән яшәү арасында көрәшеп, хәзергесе вакытта исән-сау Шушмабашта яшәүче 84 яшьлек Фидая апаның хәлен белергә дә җай таптым. Бердәнбер кызы Рәмзия һәм кияве тәрбиясендә яши. Яшьтән лаеклы ялга чыкканчы Северный совхозының алдынгы сыер савучысы булып эшли. Әле дә җайлап йөреп, киңәшләрен биреп,бугенгесенә шөкер итеп яши. Шундый көчле ихтиярлы кешеләр яши безнең авылда.



Динә Әхмәтҗанова, Шушмабаш мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев