Логотип Идель
Укучылар яза

Фаяз Зыятдинов: Тарихка күз салыйк...

Конкурс: «Газ – яшәү чыганагы»


Номинация «Инша»



Тарихка күз салыйк...


(Фаяз Зыятдинов Олы Кариле авылы, Кама Тамагы районы)


Һәрбер районда өйләрне , биналарны газ белән җылытуга күчүнең үз тарихы бардыр , мөгаен.
Безнең районда беренчеләрдән булып Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Гарафиев Зөфәр Галимулла улына "1994 елның иң яхшы газ кертүчесе" исеме бирелә.Әле бу вакытта 53 авылның 3 сенә генә газ кертелгән була.1995 ел Кама Тамагы районында газлаштыруны тизләтү елы дип игълан ителә.2100 йорт, 2 асфальт заводында мичләргә газ яга башлыйлар.Чөнки газлаштыру -заман таләбе.Газ-яшәеш өчен кирәкле тормыш учагы,җылылык һәм кайнар су ул. Халыкка җиңеллек китергәннәре өчен, ул чактагы "Таттрансгаз"оешмасы җитәкчесе Равил Мөслимов белән Президент каршындагы газлаштыру фонды җитәкчесе Әхсән Заһитовка рәхмәт сүзләре бик күп әйтелә.

Мәсьәләне даими күзәтчелек тә тоту өчен район советы аппарат җитәкчесе Илдус Бәдертдин улы Гыйлметдинов бүлмәсенә карта эленә.Ул төрле төстәге карандашлар белән чуарланып беткән була.Кызыл сызык иң мәртәбәле санала.Ул төбәккә газ кергән дигән не аңлата ул.Осинники, Затон бистәләрендә, Даныш, Бәрлегуҗа,Олы Карамал авылларында газ яна! Сары төс-дәүләт комиссиясенәтапшырырга әзерләнгән торбалар челтәрен чагылдырса,яшел төс траншея казылуны, торба салынуны, үткәргечләрнең туфрак белән күмелүен аңлата.Куп кыенлыкларны җиңә -җиңә: төрле документларны рәсмиләштерү, проектлар һ.б... 1999 елда газ 48 авылга килеп җитә!

Безнең авылларга газ кертүдә Эльбрус Нәҗметдин улы Шәмсетдиновның да өлеше зур.Эшчәнлеген 1957 елда Олы Кариле МТСында башлап, ике елдан Казанга килгән.1995 елда пенсиягә киткәнче төзелеш оешмаларында җаваплы вазыйфаларны башкарган.Татарстанның атказанган төзүчесе (1991)исеменә лаек булган кеше ул.Пенсиягә чыккач.туган ягы халкына яхшылык эшләргә теләп,Шәмсетдинов Э.Н. җиде ел Кама Тамагы районнарына газ кертүдә катнаша.

Хәзер исә кыенлыклар артта калды.Сыек ягулыктан рәхәтен күреп,дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев