Логотип Идель
Укучылар яза

ЭЛЕКТР САМОКАТЛАРЫ: ШУЛКАДӘР ҮК КУРКЫНЫЧМЫ?

Бүген шәһәрләрдә йөрү проблемасы тулысынча хәл ителгән. Һәр җирдә җәмәгать транспорты йөри, ә смартфоннарда дистәләгән такси сервислары бар. Өстәвенә, соңгы берничә елда электр самокатлары популярлашып килә, аларны чагыштырмача аз бәягә яки арендага алырга мөмкин. Алар сәгатенә 25 километрга кадәр тизлек белән йөрергә сәләтле һәм алар белән кирәкле урынга бик тиз барып җитәргә мөмкин. Яшьләр һәм күп кенә өлкәннәр бу уңайлылыкка бик шат, әмма электр самокатларны яратып бетермәүчеләр дә бар. Алар, самокат яратучылар үзләрен дә, башкаларны да куркыныч хәлгә куя, дип саныйлар. Бу транспорт чарасы дөрестән дә шулкадәр куркынычмы?

2023 елда электр самокатлары катнашында аварияләр саны 1034 тәшкил иткән, ә 2020 елда әлеге күрсәткеч 350 тирәсе генә булган. Өч ел эчендә ул 3 тапкырга арткан. Бу мәгълүматлар буенча, алар файдага караганда күбрәк куркыныч тудыра дигән нәтиҗә ясап була. Тик бу җайланманың уңай яклары бармы соң?

Әлбәттә бар! Беренчедән, тотрыклылык. Самокатта йөрер өчен бензин кирәк түгел. Бераз электр җитә. Аңа зарядканы өйдә, эштә хәтта, кафеда да җыйдырырга була.

Икенчедән, тизлек. Сез тиз арада кирәкле җиргә барып җитә аласыз.

Өченчедән, җыйнаклык. Электр самокат лифтка җиңел керә һәм фатирда аз урын алып тора.

Дүртенчедән, уңайлык. Самокатта олылар да, балалар да йөри ала.

Дөрестән дә бу транспорт чарасы бик уңайлы. Ләкин куркынычсызлык чараларын истә тотарга кирәк. Алыргамы-юкмы бары тик сездән генә тора. Минем уйлавымча, сатып алу очрагында да әлеге җайланма белән бик сак булырга кирәк.

Зәринә ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев