Логотип Идель
Укучылар яза

ЭЛЬВИНА ХӘСӘНШИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ. «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ

Әнкәй туган ягы                                           

Һәй матур соң әнкәй туган ягы,
Биек таулар, куе урманнар.
Урманнарда гөмбә, җиләк
Печән чаба торган булганнар.

Ул урманнар инде кыргыйланды,
Кешеләр дә йөрми печәнгә.
Мал асрамый, җиләк җыймый халык,
Бар да сатыла бит кибеттә.

Балачакта минем әнкәй
Каршы тауга менеп уйнаган.
Ә хәзер аңа менеп булмый,
Баскан чытырманлык, чаган.

Каршы тауда үсә торган булган
Чәчәкләр дә, исле әрем дә.
Ә кышларын тауда шуганнар,
Куркытмаган кары, җиле дә.

Кыргыйлана хәзер табигать,
Кеше сукмак салмый урманага.
Яшьтәшләрем урамга да чыкмый,
Өйләрендә интернет булганда.

Бар да бар бит шушы компьютерда,
Уены да, чын вә ялганы.
Олысы да, яше дә белә аның
Сәламәтлеккә нык зыянын.

Сокланасы иде җәй, кышына,
Яшәүнең чиксез матурлыгына.
Эх, мин бу заман кешесе түгел бугай,
Ник тумаганмын әни чорында!

Шундый рәхәт миңа шигырь язу

Таң атканда илһам чыганагы килде,
Утырып әллә ничә шигырь яздым.
Мизгел генә булып килә шул ул,
Ә мин таң атканда аны тотып алдым.

Берни уйлап тапмыйм, күңел канатлана,
Хисләр биләп ала, куллар үзе яза.
Күңел оча, шундый рәхәт тойгы,
Гүя кошлар оча өерелеп язда.

Рәшә булып тора илһам чыганагы,
Мизгел генә ул, томан сыман.
Шул мизгелне тотып ала алсаң,
Менә дигән шигырь чыга, ышан!

Хәсәншина Эльвина, Яр Чаллы шәһәре, 41 нче мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев