Логотип Идель
Укучылар яза

"АЛТЫН КАЛӘМ-2017"

“Өч көн узгач, исәнме кодагый”, - дигәндәй купме вакыт узса да, ниһаять, фестиваль турында язырга булдым. Нәрсә, кайда һәм ничек узган? Хәзер белерсез...

Инде 22 ел “Алтын каләм” үз мәйданына журналистика белән җенләнгән, талантлы балаларны һәм яшьүсмерләрне җыя. Аларның һәрберсе җиңү теләге белән яна һәм үзләрен шушы 5 тәүлек эчендә бары яхшы яктан күрсәтеп калырга ашыга! Ә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, бары йокламаска гына кирәк! Әйе-әйе, әлеге фестивальлдә йокы ише нәрсәнең исе дә юк! Көннең 24 сәгать дәверендә чабасың, эзлисең, язасың, иҗат итәсең... Мондый кырыс темпка күнегә алмаучылар да булгалый, сер түгел...

2017 нче елгы “Алтын каләм” башкаларыннан нык аерылып тора. Футболкалар тик бер төстә! Күз алдыгызга гына китерегез, 7 төрле бүленешнең, 7 төсен бер мескен төс алыштырган! Моның булуы мөмкин түгелдер кебек иде, ләкин теркәлү залына килеп керешкә зәңгәрсу кешеләрне күрүгә мондый хәлнең чын икәненә инандык! Төсе бик матур, сүз дә юк, тик кураторларга, катнашучыларга һәм оештыручыларның үзләренә дә бу үзгәреш бик кыенга туры килде...

Әлеге фестивальгә күп тапкыр килүчеләр “Волга” яшьләр үзәге белән таныш. Шуны искәртергә кирәк, быел монда тәүге тапкыр килүчеләр байтак. Хәтерләсәгез, узган 21 нче фестиваль “Регина” кунакханәсендә уздырылган иде. Шул вакытта күп кенә каләмчеләр илһам юклыгына зарланды. Ә быелгы “Алтын каләм”дә илһам ялындырып йөрмәде, Аллага шөкер. Ә кемнен нинди төркемдә икәнлеген бейджеклардан белеп була иде, бу да үзенә күрә бер яңалык.

Фестиваль 120 сәгать дәвамында үзенең шаккттыргыч программасы белән таң калдырды. Һәр көн үзенчәлекле, атаклы кешеләр белән үрелеп барды. Алар арасында “Алтын каләм”нең оештуручылары, РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты, ФГУП ВГТРК ГТРК филиалының милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Лия Заһидуллина һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәркөн безнең белән каләмнең зу-у-ур казанында кайнадылар! Язучы, журналист, Г. Тукай премиясе лауреаты Мәдинә Маликова, “Татар җыры” телевизион фестивале алып баручысы, “Татар радиосы” диджее Гөлназ Сафарова, Казан федераль университетының Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе директоры Ләйсән Абдуллина кебек танылган шәхесләр белән очраштык, аралаштык һәм, әлбәттә, күп тәҗрибә тупладык. Шулай ук ТНВга, Арчаның Яңа Кырлай авылына һәм Казаныбызның үзенчәлекле җирләренә эксурсия кылдык... Минемчә, һәрбер катнашучы һәм оештыручы да әлеге 22нче “Алтын каләм”нән канәгать калганнардыр!



Касыймова Илүзә, Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы, 11 класс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев