Логотип Идель
Укучылар яза

АКТАНЫШТА УЗГАН «КИЛӘЧӘККӘ АДЫМ» БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮЧЕ 100 МЕҢЛЕК ГРАНТ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ

Күптән түгел Актаныш районында  «Киләчәккә адым» дип исемләнгән бәйге игълан иттелде. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең проектларын һәм иҗади эшләрен башкарыр өчен бизнес-план төзеп аны якларга тиеш иделәр. Әлбәттә, иң мавыктыргычы – ул юмарт бүләкләр.

«Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» укучылары әлеге бәйгедә бик актив катнаштылар. Бәйгенең IT-проектлар номинациясендә җиңүче булып 7 сыйныф укучысы Хөсәенов Ирхан танылды. Ул туган ягының матурлыгын, гүзәллеген күрсәтер өчен кушымта ясады, һәм, үзенең тырышлыгы өчен 100 меңлек грант белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасыннан соң Ирхан видеоэлемтә аша үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште: «Мин үз туган җиремне бик яратам, шуңа күрә бар кеше дә Актаныш районының матурлыгын күрсен өчен бу кушымтаны эшләргә булдым. Ул укытучыларга дәресләр алып барырга да ярдәм итергә мөмкин» – диде ул.

Түбәндәге сылтама ярдәмендә, Ирханның кушымтасы аша Актаныш районының шагыйрьләре, язучылары турында мәгълүмат алып була. Шулай ук, биредә районыбызның парклары турында да укырга мөмкин. Шулар арасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка багышланган «Бабайда кунакта» дип исемләнгән Әнәк авылындагы парк та бар.

Укучыларның иң зур ярдәмчеләре – укытучылар. Укучылар аларга бик нык рәхмәтле, чөнки барлык эшләрне дә укытучылар ярдәмендә генә башкарып чыгу мөмкин. «Киләчәккә адым» бәйгесенең бүләкләү тантанасында укытучылар турында да онытмадылар. Барлык ярдәм итүче остазларына район җикәчесе Энгель Нәвап улы «Рәхмәт хатлары» тапшырды.

Әлеге бәйге укучыларга киләчәктә үз идеяларын тормышка ашырырга булыша дип уйлыйм.

Илинә Фәрдиева

Бу бәйгенең бүләкләү тантанасы турында тулырак – биредә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев