Логотип Идель
Укучылар яза

АКТАНЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЯҢА ӘЛЕМ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ИҖАТ ҖИМЕШЛӘРЕ

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе.“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. 

 Галиева Илина Илфар кызы Актаныш районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул укучыларына  иҗади якын килеп,  әдәбиятка, сәнгатькә тартып, аларның талантларын ачуда күп көч куя. Яңа Әлем мәктәбенең “Яшь каләм” тибрәтүче укучыларының иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Гиндуллин Артур Илфас улы, 16 яшь

Очраттым мин сине...

Очраттым мин сине,

Көзнең беренче көнендә.

Басып тора иден елмаеп,

Безнең ишек төбендә.

 

Көзләр үтеп, кышлар җитте,

Ә мин һаман сине уйлыйм.

Синең  юлларыңны бүлеп,

Күз карашыңны юллыйм.

 

Кышның матур айлы киче,

Без синең белән бергә.

Атлыйбыз карлы сукмактан,

Ялгыз  ай гына безне күрә.

 

Кыш урталары җитте,

Ә без һәрвакыт бергә.

Аралашып тору  безгә,

Күңелләргә нур сибә.

 

Ямьле язлар җитеп,

Кар сулар аккач та.

Бергәләп  йөрербез,

Хыял бакчаларында.

 

Гильмуллина Лиана Фәнил кызы, 11 яшь

Көз

Табигатьне алтын төскә күмеп

Көзләр килде.

Бөтен дөнья сары, матур

Төскә керде.

Көзләр җитте, көзләр килде

Салкын инде.

Кыр казлары җылы якка

Күптән китте.

Игеннәрне җыяр вакыт

Инде үтте,

Бакчадагы уңышлар да

Мулдан күмде.

Күңелләргә язгы матур

Моңнар тулды.

 

Исламхузина Гөлгенә, 11 яшь

Минем әнием

Әнием гел балкып тора,

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам

Газиз әнием кебек.

 

Иренә белми әнием,

Көн буе эшләп йөри.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый.

 

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә,

Зур сабырлык белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим,

Әниләр көне белән!

 

Нуриманова Адилә Вәзил кызы, 11 яшь

Әни

Ихтирам  ит әниеңне,

Изге, газиз кешеңне.

Әни аяк асларында

Оҗмах-җәннәт ишеге.

 

Өебезнең яме булып,

Әни, җаным, мең яшә.

Изге сүзең, якты йөзең,

Иман нуры өләшә!

 

Әни йөзе кояш булып,

Өйне яктыртып тора.

Әни теләгән теләкләр,

Мең бәладән коткара.

 

Һәр йорт әниле булсын да,

Дөньялар торсын тыныч.

Безнең өстә әниләргә

Түләп бетермәслек бурыч!

 

Муллахметова Лилия, 11 яшь

Көндәлек тутырабыз

Без тутырабыз көндәлек,

Иртән мәктәпкә килгәч.

Ул минекен, мин аныкын.

Алай мәзәгрәк бугай.

 

Әти-әни имза куя,

Без мәктәптән кайткач.

Шатланабыз, көлешәбез,

Бергә бишлеләр алгач.

 

Һәр сыныфның яраткан

Укытучылары була.

Ә безнеке Илина апа

Һәм Резеда апа була.

 

Алар бишлеләр куя,

Тырышып укыганнарга.

Без- яратабыз аларны.

Алар билгеле-безне.

 

Шуңа күрә көн дә иртән

Сикереп торам йокымнан.

Сөенеп мәктәпкә барам,

Туган мәктәбемә чабам.

 

Җырлыйм әле

Җырлыйм әле, җырлыйм әле,

Җырлыйм әле арганчы.

Сандугачтай җырлыйм әле,

Арып хәлдән тайганчы.

 

Тавышым бетәр диеп тә,

Һич кенә дә уйламыйм.

Бөтен тавышка җырлыйм,

Бөек  җырчылар кебек.

 

Русча да, татарча да җырлыйм,

Җырлар күп ул дөньда.

Үз җырымны тапканнан соң,

Җырлыйм мин шул хакта.

 

Кирамова Лилия, 10 яшь

Бүләк

Әнием бүләк итеп

Өр-яңа китап бирде.

Аны күреп күңелем

Шатланды һәм сөенде.

Яратам шул китаплар,

Укырга бик бик тә.

Бер дә алардан аерылмый

Утырам мин өемдә.

Китабымны яраттым

Һәр битен укып яптым.

Әнием дә сөенде

Елмаеп миңа әйтте:

“Китап укыган һәр кеше

Белемле һәм күп белә,

Күп укыган, күп белгән

Кеше була бәхетле!”

 

Рәхмәтлемен сезгә, Илина апа!

Рәхмәтлемен сезгә, Илина апа!

Күңелемә илһам салганга.

Назлы караш белән акрын-акрын,

Алга мине әйдәп барганга.

Рәхмәтлемен сезгә, укытучым!

“Ана теле бөек” дигәнгә.

Шул сүзләрне күңелемә салып

Энҗе-мәрҗән итеп тезгәнгә.

 

Саетгараева Азалия Илнур кызы 12 яшь

Әни

Безнең өчен бу дөньяда,

Син, әнием, бер генә.

Синең җылы елмаюдан,

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Безнең иң якын кеше ул,

Һәрчак күңелдә яши.

Иң кадерле, иң сөйкемле,

Сез, белегез, ул – әни.

 

Булмас иде тормыш

Син булмасан, әгәр дөньяда.

Якты йөзле, шат куңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

 

Локманов Илмар Васил улы  12 яшь

“Кышкы көн”

Кыш килде салкын урамда,

Ә без куркып тормыйбыз.

Чана чаңгыларны алып,

Тауда шуып уйныйбыз.

 

Кар өстендә күпме эз,

Күрмәсәгез, күрегез.

Куян азык эзләгән,

Этләр аны күзләгән.

 

Бик күңелле бу тауда,

Бергәләшеп шуганда.

Күмәкләшеп уйныйбыз,

Көн суык дип тормыйбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев