Логотип Идель
Укучылар яза

«АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ИҖАТ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Редакциябезгә Яр Чаллыдан, 41 нче мәктәптә эшләп килүче «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә йөрүче укучыларның шигырьләре килде. Әлеге әдәби түгәрәкнең җитәкчесе Вагыйзова Гөлия Наил кызы. Шигърият өлкәсендә беренче адымнарын ясаучы укучыларга үзебезнең киңәшләребезне бирдек. 

Елгада

Елгада балык тоттым,

Ләкин ул кире чумды.

Ярый әле энекәш

Балыкны күреп калды.

 

Өйдәгеләргә сөйләп,

Балыкны бик зурайтты.

Миннән качкан бу балык

Дуслыгыбызны ныгытты.

Гатиятуллина Зилә, 5 сыйныф

Җиләк

Шундый быел күп җиләк,

Җыйдык без чиләк-чиләк.

Тизрәк тапсын дигәннәр-

Кызыл күлмәк кигәннәр.

 

Әле  алар сөйләшә –

“Мине өз!” дип эндәшә.

Ашамасаң, бу җиләк

Әрәм булып бетәчәк.

Газизуллина Азалия,  5 сыйныф

Җәй

Яратабыз җәй айларын,

Чәчәкле аланнарын.

Елмаеп кояш карый,

Болында кошлар сайрый.

 

Авылды җәен рәхәт,

Әбигә мең-мең рәхмәт.

Безне ул көтеп ала,

Яратып озатып кала.

Закирова Әдилә,  5 сыйныф

Мәктәбемне сагындым

Мәктәбемне сагындым,

Өйдә утырып туйдым.

Шундый укыйсы килә,

Дуслар да шулай дия.

 

Карантинда утырып,

Арып бетте әниләр.

Өй эшләрен карашып,

Туеп бетте әбиләр.

 

Сентябрьне көтәбез,

Мәктәптә укырбыз без.

Читтән уку булмасын,

Мәктәпне бик сагындым!

Сагындыкова Лилия, 5 сыйныф

Яр Чаллы шәһәренең «Каурый каләм» түгәрәгенә йөрүче яшь иҗатчыларның шигърият дөньясында беренче адымнарын безнең белән бүлешүләре үзе үк куандыра. Укучылар үзләренең шигырьләрендә табигать күренешләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында, гомумән, үзләренең көнкүрешләре өчен хас әйберләр турында язалар. Кайбер шигырьләрдә ритм аксаган урыннар очрый. Шигырь өчен ритм һәм рифманың никадәр мөһим булуын исәпкә алып, бу якка ныграк игътибар итәргә киңәш итәбез. Мисал өчен, интернеттан онлайн метроном табып, шигырьләрне шул метроном тавышына салып укып карарга була. Болай эшләгәндә, ритм төгәлсезлекләрен тоеп алу җиңелрәк булачак. Рифмага килгәндә, «дигәннәр-килгәннәр», «әбиләр-әниләр» ише рифмалардан качарга тырышырга кирәк – алар шигырьне такмакка әйләндерә. Төрле сүз төркемнәрен рифмалаштырып «уйнарга» мөмкин, мисал өчен: «шулай да – шул айда», «кар аттым – караттым». Шулай ук, барлык шигырьләрнең дә 8-7 яки 7-7 ритмында булуы күзгә ташлана. Иҗек санын арттырып яки киметеп, башка ритм калыбында язып карарга була. Гомумән алганда, төрле формалар белән эшләп карарга киңәш итәбез. Шулай ук, шигырьләрнең тематикасына игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, иҗат итә башлаганда, ешрак ел фасыллары, әти-әни, дуслык кебек темаларга язу – табигый, әмма иҗат чикләрне яратмый, шуңа шигырьләрнең тематикасын киңәйтү мөһим. Бүгенге көн егет-кызларын ниләр борчый, алар ниләр турында уйлый, ниләр белән кызыксына? Укучылар гомуми, бар кеше өчен дә уртак булган әйберләр турында гына түгел, ә үзләре чын-чынлап тартылган, кызыксынган әйберләр турында язсыннар иде. Ихласлык иң мөһиме! Иҗатыгыз тагын да үссен, камилләшсен. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев