Логотип Идель
Укучылар яза

Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи

Безнең яшь китап укучыларыбыз “Ялкын” журналын яратып укыйлар. Шәһәрдән җәйге ялга кайткан яшь китап укучыларыбызны да бу популяр журнал белән якыннанрак таныштыру максатында “Ялкын” киләчәгебезне яктырта” исемле матур чара оештырдык, урта мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Ялкын” журналына ияреп эшче һөнәрләр сайладык. Китапханәче “Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. 

“Ялкын” журналының төрле елларда чыккан саннары буенча катнашучылар үзләренә ошаган һөнәрләр турында фикер алыштылар. Алинә исемле китап укучыбыз WorldSkills Дөнья чемпионатында “Ресторан сервисы” компетенциясендә җиңү яулаган Айсылу Нуретдинова уңышлары белән горурлануын, үзенең дә шул һөнәрне сайларга теләвен белдерде. Ильярга “Лазер технологияләр” компетенциясендә икенче урынны алган Радик Хәмәтҗановның эшчәнлеге ошады. Ихтияр укып бетергәч, махсус әзерлектән соң Алексей Любарский кебек “Видео җитештерү” компетенциясендә җиңәргә теләвен белдерде. Кайберәүләр үзләрен пешекче, умартачы, зәркәнче, итекче, сатучы, төзүче, машина йөртүче, тегүче, штукатурчы итеп күзаллады. 



Казан шәһәренең “Казан Арена”да 22-27 августта узачак “WorldSkillsKazan2019” дөнья чемпионатында Россия җыелма командасына уңышлар теләдек. 

Китап укучыларымның теләкләре изге, аларның хыяллары чынга ашып, киләчәктә дөнья чемпионатларында катнашып җиңүләрен, күңел халәтенә туры килердәй һөнәрләр сайлауларын теләп калам.




Халидә Мөхәмәтдинова, Арча районы Ак Чишмә китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев