Логотип Идель
Укучылар яза

5НЧЕ ДӘРЕСТӘН... ВЕЛОСИПЕДТА КАЧКАННАР

Каратун мәктәбе тормышының тагын бер кызыклы көне. “Кеше тормышы күңелле, "янып" үтәргә тиеш. Бөртөрлелекне беркем яратмый”, - дип өнди барчабызны татар теле һәм әдәбият укытучысы Сәвия Мәликовна. Шуңа күрә дә ул үзенең 10нчы сыйныф укучылары белән 5нче дәрестә ВЕЛОМАРАФОН үткәрергә уйлаган. Бу идея уңышлы нәтиҗәгә китергәнме? Хәзер карап карыйбыз!

Урамда салмак кына җил, аяз күктә кояш, рәхәт. Көне шулай туры килгәнме яки үзләре шулай сайлаганнармы... Ишегалдында барлык велосипедистлар тезелеп басканнар, арада укучылар гына түгел, хәтта укытучылар да канашырга дип, велосипедларын алып килгәннәр. “Ашыкмагыз, бу ярыш түгел, бары марафон гына”, - дисәләр дә, балаларның күзләрендә ут. Үзләрен тотышлары “Беренче буласым килә” дип әйтеп тора, аяклары кылтырый, инструкцияне тә тыңлап тормыйча тизрәк юлга китәргә әзерләр. Ә веломарафон ахырында балаларны кайнар коймак һәм тәмле чәй белән сыйлану көтә!

Арып тирләп кайткач, үзеңнең кичерешләреңне бүлешмичә булмый инде, әлбәттә.

- Марафон ардырттымы? Файдасы бармы соң?

Алия: Бик армадым, чөнки өйдә дә спорт белән шөгыльләнәм. Сәләмәт яшәү рәвешенә кагылган бәйгеләр файда гына китерә, шуңа курә, мин бер дә каршы түгел. Тагын бер ягы: кешеләрне берләштерә, дуслаштыра, ә бу иң мөһиме.

Раил: Ардым, ләкин бу күңелгә хуш килә торган ару. Хәрәкәтләнеп, сәламәтлегеңә яхшылык эшләп кайткач, рәхәт бит. Максат та бар, чөнки коймак ашаттылар (көлә).





- Алия, син еракта яшәп тә, катнашырга дип велосипедыңны алып килгәнсең, автобус шофёрыгыз усалланмадымы?

Алия: Юк, без инде аңлатып күрсәттек, яхшыга булгач, хуплады гына.

- Раил, ярыш булмаса да олыларны кемдер уздымы?

Раил: Узды. Мин уздым, тагын узучылар булды. Дәрестә укытучы укучыдан һаман алда, ләкин бүген укучыга узып китәргә мөмкинчелек бар иде! Ну, Сәвия Маликовнаны узырга кыен иде, яхшы чаба ул.

- Сәвия Маликовна, яхшы формада булуның серен ачыгыз әле.

- Мин быел, Раил Гатауллин уздырган “Сәламәт иртә” дигән марафонда катнаштым. Егерме бер көн буе, иртәнге сәгать биштә торып йөгердем. Беләсеңме, 21 көн эчендә бу гадәткә керә, үәзер бер көнне дә спортсыз түзеп булмый, кич белән булса да чабарга чыгам. Спорт белән шөгыльләнү, гомумән, сәламәтлекне ныгыта, тәнне матур ясый, һәм нерва какшаудан саклый, елмаясы гына килеп тора, чынлап әйтәм.





Велосипед, велосипед! Берничә факт!


Бер сәгать эчендә велосипедта йөреп, тизлеккә карап, 200-700 калория яндырып була.

“Велосипед” сүзен 1860 елда Франция яшәүчесе Пьер Мишо уйлап тапкан. Ул французча "BICYCLETTE" (БиСеклетте) сүзеннән алынган.

Бу транспортны 1818 елда Карл фон Дрез уйлап чыгарган.

Велосипедта йөрүнең рекордын 50 яшьлек Фред Ромпелберг куйган (268,831 км/ч).

Германия яшәүчесе Герри Шефер велосипедта илләр буенча сәяхәт ясый, ә бу бит ничәмә ничә мең километр.

Гөлназ Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев