Логотип Идель
Укучылар яза

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР ЯТЬМӘСЕНӘ ЭЛӘГҮЧЕЛӘР ҺӘМ ЭЛӘКТЕРҮЧЕЛӘР

Иртән тору белән, кич - син Instagram һәм Вконтакте тасмасын, WhatsApp чатларын һәм башкаларны карап чыгасың. Мәгълүмат кирәк! Информатив «зарядка»дан мәктәптәге мәгълүмат бик үк кызык түгел кебек. Хәтта класс сәгатьләренә дә альтернатива табыла - интернет синең темага төрле фикерле, кыска, кызыклы яки сенсацияле җавап бирә. Интернет, массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, кешене үзгәртә ала. Әмма шундый талант булсын өчен, зәвыклы контент һәм социаль челтәрләр мөһим.

Менә шушы сорау-тәкъдимнәргә җавап бирде «Мы – это мир» медиафорумы.  15-18 сентябрь аралыгында “Волга” яшьләр үзәгендә үткән әлеге чара мәктәп укучылары һәм студентларны чакырды. Катнашучылар типлары: төркем администраторы, журналист, дизайнер, фотограф. Алар, 7-9 кешелек төркемнәргә бүленеп, үз проектларын булдырды. Тема юнәлешләре арасында антитерроризм, туризм һәм мәдәният урын алды. Бу хәлгә карата «Include» интернет басмасы директоры Артем Трегубенко: «Үзегезгә якын, кызыклы тема алыгыз. Барлык эштән рәхәт хис кичерү бик мөһим»,- диде.



ПРОГРАММА

Программага күз салыйк әле (монда теория-практика ысулы кулланылды): проектка көнгә 2-3 сәгать бирелсә, тәүлекнең өчтән бере мастер-класс һәм лекцияләргә багышланган иде. Катнашучы студент Лилия Гыйсмәтуллина тыгыз программаның лекцияләр арасында тәнәфес булмавын әйтте: уй-фикерләрне тәртипкә китерергә өчен вакыт кирәк шул.

НӘТИҖӘ

Ясадылар, ди, проектларын - ә аннары? Ә аннары эш бетми - катнашучылар ирекле йөзүгә чыгалар. Ике ай эчендә төркемнәргә - әһәмиятле миссия: проект планына туры килү, эчтәлекле һәм кызыклы постлар ясау, һәм, әлбәттә, язылучыларны җәлеп итү.

Декабрьдә проектлар йомгаклау чарасы. Әгәр проект үзенә карата уңышлы булып чыкса, җиңүче төркемгә 30 мең биреләчәк. Шулай «Иң күп лайк», «Иң күп караучылар» һ.б. номинацияләр бар.





Әлмиева Резидә, Җәлил
Силантьева Анна һәм Әлмиева Резидә фотолары

Форумның ВК бите: https://vk.com/mediaforum_rt


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев