Белми калма
Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.
Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.
Чемпион Ильяс Хөснетдинов: «Гамәлең белән үрнәк күрсәтергә кирәк»
Ушу буенча күп тапкыр дөнья чемпионы булып танылган Ильяс Хөснетдинов бүген дә спортзалга барды! Әлбәттә, танылган спортчы һәр көн физик күнегүләр эшли, тик бүген көндезге якта спортзалга ул башка максаттан килгән иде.
Казанның 135 мәктәбе спортзалына урнашкан сайлау участогында чемпион егет илнең киләчәге өчен тавыш бирде.
«Һәр кеше сайлауга барып илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш, дип саныйм. Шушы гамәлең белән дусларыңа, якыннарыңа яхшы үрнәк күрсәтәсең. Сайлауларда катнашу мәҗбүри булмаса да, минем уйлавымча, бу – бик мөһим процедура, гражданлык җәмгыятенең мөһим күрсәткече булып тора», – дип "Ялкын" хәбәрчесенә фикерләре белән уртаклашты Ильяс Хөснетдинов.
Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.
Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.
Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев