Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЗАВОДНЫҢ ИСЕ ДӘ... ТӘМЛЕ!

Дустым, синең Казан вертолет заводында булганың бармы? Ә Казан мәктәпләре укучылары аның турында «Бу заводның исе дә тәмле!» дигән фикердә. Заводның нинди заманча булуын күреп, бүген шаккатып кайтты алар. Бу предприятие белән горурланмаслык та түгел шул: Россиядәге һәр 3нче вертолет Казанда чыгарыла икән! Шуңа «вертолет» сыйныфында укучылар да киләчәктә биредә эшләргә тели.

Каникулларда укучылар кул кушырып ятмый: булачак һөнәрләре белән якыннан таныша. Казанның 54нче мәктәбе һәм 8нче гимназиясе укучылары да бүген вертолет заводында булып кайтты. Алар барысы да, 10 сыйныфтан башлап, «вертолет» сыйныфында укыячак икән. Бүгенге чара егет-кызларның күбесенә булачак профессияләрен дә сайларга ярдәм итәчәк.

Укучылар самолетның скелеты – фюзеляжы ничек ясалганын күрде. Завод замана белән бергә атлый. Хәзер аның эшчеләре вертолетларның кәгазь модельләрен кулланмый. Барысы да цифрлы җайланмаларга күчә. Шуңа вертолет модельләре дә – 3D-форматта.





Һәрбер фюзеляжны җыйганнан соң, ул 4 тапкыр сынап карау этабын уза. Вертолетлар «туганда» ук без күрергә күнеккән матур төсләрдә булмый. Аларны завод хезмәткәрләре иң соңыннан буйый. Әгәр элегрәк бер вертолетны буяу һәм киптерү өчен 9 көн кирәк булса, хәзер моны 5 көндә эшләп өлгерәләр.

Ә син вертолетның авырлыгы күпме икәнлеген беләсеңме? Ә бер вертолетны тулысынча җитештерү өчен күпме вакыт кирәк булганлыгын? Экскурсиядә булучы егет-кызлар шундый сораулар яудырды. Бер вертолетның авырлыгы – 13 тонна. Аның «дөньяга килсен» өчен якынча 1 ел вакыт кирәк икән.

Казанның 8нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы Искәндәр Бәзһетдиновны заводның шунның кадәр зур булуы гаҗәпләндергән.

– Мине беренче чиратта заводның масштабы шаккаттырды. Вертолетларны җыя башлый торган цех аеруча ошады. Анда вертолетның конкрет детальләре, скелетын күрдек, – ди ул.





Татарстанның Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Илдар Мингалиев та укучыларга «Булачак вертолет төзүчеләр!» дип эндәште. Бу профессиянең никадәр перспектив, технологик яктан алдынгы, төрле юнәлешләрне үз эчен алуын да әйтте. Профессиональ казанышлар, тормыштагы сынауларны уңышлы узуларын теләде ул укучыларга.

Казанның 8нче гимназиясе 10 сыйныф укучысы Ралина Гайнуллинаның да заводта беренче булуы. Бу килүе – беренчесе, ләкин соңгысы булмас, дип ышана ул.

– Завод дигәч, күз алдына иске-москы жиһазлардан торган предприятие күз алдына килә. Биредә барысы да – заманча. Хәтта исе дә тәмле! Миңа бик ошады. Монда бик теләп эшләр идем. Бу – цивилизацияле завод. Вертолетлары аеруча күңелгә кереп калды, – дип уртаклашты кыз хис-кичерешләре белән.

Үзенең «вертолет» сыйныфында укыячагына шатланып туя алмый Ралина. Сәбәбе дә юк түгел: физика һәм математика аның яраткан фәннәре икән. Киләчәктә ул архитектор булырга тели.





Егет-кызларны заводта эшләүчеләрнең күпме хезмәт хакы алуы кызыксындырды. Әгәр эшчеләр акчаны башкарган хезмәтенә карап алса, инженерлар аена 25-30 мең сум хезмәт хакы бирелә икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев