Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЮЛГА ЧЫКСАҢ, УЙЛАП ЧЫК!

Җәй – актив ял итү чоры. Мәктәп укучылары да каникулларын кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга тиеш дигән сүз. Кая гына барсак та, безне юллар көтә. Димәк, иминлек турында һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Сер түгел, балалар һәм яшүсмерләрнең юл-транспорт һәлакәтләре вакытында җәрәхәтләр алуы 25 процент очракта үлемгә китерә. Сакланганны гына саклармын, дигәнме әле... Шуңа да гадәти кагыйдәләрне истә тотудан бәла-казага очрамаска булышачак:

– мәктәпкәчә яшьтәге балалар юлда берүзләре генә булырга тиеш түгел;


– балаларга юл тирәсендә уйнар, аеруча туп белән уйнарга ярамый;


– киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементның булуы мөһим;


– 12 яшькә кадәрге бала машинаның алгы утыргычында барганда, аны махсус утыргычка утырту мөһим;


– 7-11 яшьлек балаларны арткы утыргычта йә иминлек каешлары белән беркетергә, йә махсус утыргычка утыртырга кирәк.



Түбәнкамалылар – иминлек сагында!


Балаларның юл-транспорт травматизмына профилактика максатыннан, Татарстанда даими рәвештә махсус чаралар уздырыла. Мисал өчен, шундыйларның берсе әле күптән түгел Түбән Кама районында үтте. Анда ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән бергә «Түбәнкамалылар – туганнан бирле юл хәрәкәте иминлеге сагында» дигән акциядә катнашты. Ул юлны чыкканда хокук бозулар еш очраган урында узды.

– Безнең төп максатыбыз юл йөрү кагыйдәләрен бозган кешеләрне күбрәк табу һәм аларны җәзага тарту түгел, ә җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләргә яный торган куркыныч турында сөйләү, – ди Түбән Кама районының ЮХИДИ башлыгы урынбасары Илдар Гатин.

Чара дәвамында шәһәрдә 15 пост эшләгән. Акция дәвамында 12 хокук бозучы тотылган. Алар арасында 5 бала да булган.

Махсус утыргыч аркасында исән калганнар


Мондый акцияләр яшьләргә юл йөрү кагыйдәләренең никадәр мөһим булуын аңларга мөмкинлек бирә. Тик, ни кызганыч, юл-транспорт һәлакәтләре көн саен булып тора. 27 июль көнне 21.25тә Бөгелмә – Азнакай юлының 14 чакрымында бәла-каза була. ВАЗ-2107 автомобиленең 1980нче елгы йөртүчесе тракторны узам, дип, каршы як полосадан килә торган ВАЗ-21093 автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә , йөртүче дә, пассажир да һәлак була. Шунысы да бар: ВАЗ-2107 автомобиле салонында булган 4 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек бала исән калган. Чөнки алар махсус утыргычларда – автокреслоларга утырган була.

Сер түгел, бүген махсус утыргычлар балалар травматизмыннан саклап кала торган иң нәтиҗәле ысул булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, әлеге җайланмаларны дөрес итеп кулланганда, бу балаларның үлү ихтималын 54-80 процентка киметә.




Исегезгә төшерәбез, 7 яшькә кадәрге баланы махсус утыргычта йөртергә кирәк. Ә 7-11 яшьлек бала автомобильнең арткы утыргычында барганда, куркынычсызлык каешлары белән беркетү яки махсус утыргычка утырту сорала. Сабыйга алгы утыргычта барганда, бары тик махсус утыргычта гына йөрергә ярый.





Сәпиттә дә сак бул!


Ике тәгәрмәчле дус – велосипед та бәла-казага китерергә мөмкин. Чөнки ул да урта һәм өлкән яшьтәге балаларның яралануына яки үлеменә еш сәбәпче була. Шуңа да велосипедта йөргәндә, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармау сәбламәтлекне саклап калырга булыша:

– велосипедта дөрес һәм куркынычсыз итеп йөрергә өйрәнергә;


– сәппиттә йөргәндә, саклау шлемнары һәм башка җайланмаларны киеп йөрү кирәк.


***

Быелның ярты елында гына да бала-пассажирлар катнашындагы 101 юл һәлакәте булган. Аларда 4 бала һәлак булган, 107се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 6 ай эчендә балаларны машинада йөртү буенча 15 мең хокук бозуны теркәгән.

Кызганыч, балалар һәм яшүсмерләрнең җәрәхәт алуы, гадәттә, олылар аракасында килеп чыга. Балаларыгызны һәм якыннарыгызны саклап йөрегез! Чөнки нәкъ менә алар – юл хәрәкәтенең якланылмаган катнашучылары.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев