АЙРАТ ДӘҮЛӘТШИН #ПОДПИСКАБҮЛӘКИТ АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛДЫ

«Татмедиа» АҖдә #ПодпискаБүләкИт (#ПодариПодписку) акциясе үз эшен дәвам итә. Бүген хәйрия акциясе рәвешендә уза торган әлеге чарада Татарстан Республикасы Синхрон йөзү Федерациясе Президенты Айрат Илгизәр улы Дәүләтшин катнашты.

Айрат Илгизәр улы Лаеш районы ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналларына язылу бүләк итте. Шулай ук картлар йортларын һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган үзәкләрне, ветераннарны барлыгы 20 газета-журналга яздырды.
Исегезгә төшерәбез: #ПодпискаБүләкИт (#ПодариПодписку) акциясендә танылган шәхесләр, депутатлар үрнәгендә теләге булган һәркем якыннарына, мохтаҗларга, балалар, картлар йортларына газета-журналга язылу бүләк итә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    622
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    267
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    265
    0
    0

Блоглар