Логотип Идель
Татарстаным бар!

ЯҢА "ТАТАР ТЕЛЕ" УКУЧЫЛАРГА "СӘЛАМ!" БИРДЕ

Ә син татар телен яхшы беләсеңме? Быелгы 1-2 сыйныф укучылары бу сорауга, һичшиксез, «әйе», дип җавап бирәчәк. Чөнки алар «Сәлам!» яңа буын татар теле дәреслеге буенча белем ала. Татар һәм рус балаларын татарча иркен  аралашырга өйрәтү – шушы дәреслекнең һәм аның авторларының төп максаты. «Сәлам!» китабы турында тагын да күбрәк белер өчен, «Ялкын» дәреслек авторлары белән элемтәгә чыкты.

Яңа дәреслекне язу эше дә яңача башкарылган. Әлеге командада Казан шәһәре Яңа Савин районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 9нчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Маркова да бар. Ул татар теле дәреслеген язу тәкъдимен бик яхшы кабул иткән. Бу эш Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә алып барылган. Укытучы өчен бу дәреслекне язу – беренче чирканчык.

– Татар теле дәреслеге, беренче чиратта, укучыны кызыксындыра торган булырга тиеш. «Фишка»ларсыз да булмый, әлбәттә. Җитмәсә, ул һәркемгә аңлашылсын, гади дә, кулланырга уңайлы да булсын. Безнең «Сәлам!» китабы иллюстрация ягыннан бик отышлы килеп чыкты. Безнең белән «Теория» ширкәте егетләре эшләде. Алар яда дәреслектәге бәләкәйләр укучыларның күңеленә хуш килердәй матур рәсемнәр ясады. Ә инде биремнәрне без, авторлар, бергә эшләдек. Бу дәреслектә барлык биремнәр дә татарча. Минемчә, алар татар телендә булырга тиеш. Башта укучылар аларны укытучы белән бергә өйрәнә. Аннары шушы биремнәрне үзләре мөстәкыйль рәвештә үти башлый, – дип сөйләде «Сәлам!» уку-методик комплексының автордашы Эльвира Маркова.




«Сәлам!» татар теле дәреслегенең төп үзенчәлекләре нидә?


1.​ Төп максатлары – укучыларны татарча җиңел аралашырга өйрәтү.

Авторлар: «Теләсә нинди телне өйрәтүнең үз системасы бар. Без дә шул ук грамматиканы өйрәтәбез. Ләкин аны, мисал өчен, иялек килеш, баш килеш, дип түгел, ә уеннар аша бирәбез».

2.​ Диалогка урын күп бирелгән.

Авторлар: «Гадәттә, татар теле дәреслекләрендә диалог ягы аксый. «Сәлам!» дәреслегендә без шуңа басым ясыйбыз. Биредә диалог мисаллары бик күп, аларны шулай ук аудиода да тыңлап була».

3.​ Дәреслектә төрле уеннар, гади сүзләр кергән җырлар күп.

Җырлар махсус шушы дәреслек өчен язылган. Аларны Айгөл Әюпова иҗат иткән. Интернет булмаган очракта җырларны өйрәнү, аудиоларны тыңлау өчен дисклар да каралган.

4.​ Алсу, Азат, Артур, Маша – дәреслекнең төп геройлары.

Авторлар укучыларга ярдәм итә торган 2 татар һәм 2 рус кешесе булырга тиеш, дип уйлаган. Шуңа да алар өчен көндәлек тормышта еш очрый торган исемнәрне сайлап алганнар.

5.​ Китапта 160 сүз һәм 30 фраза кулланыла.

Укучыга дәреслек авырлык тудырырга тиеш түгел. Шуңа малайлар һәм кызлар актив куллана торган сүзләр генә бирелгән.

6.​ «Сәлам!» дәреслегенең үз сайты бар - http://selam.tatar/

Анда дәреслек һәм эш дәфтәре белән танышырга була. Әти-әниләр дә сайтка кереп, дәреслек ткрвнда комментарий калдырырга мөмкиннәр. Дәрес барышы хакында да аларның фикерләре исәпкә алына.

7.​ Өй эшләре – иҗади характерда.

Беренче сыйныфта, гадәттә, өй эшләре юк. Булган очракта да ул рәсем ясау яки буяу белән генә чикләнә.








Апробация эшен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тулысы белән җитәкли. Быелдан Татарстан мәктәпләренең кайберләрендә татар теле фәне 1нче сыйныфларда “Сәлам!” укыту-методик комплексы буенча укытыла башлады. Дәреслек белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тәэмин итә. Ә укучылар - эш дәфтәрен, укытучылар - методик әсбапны үзләре сатып алалар. (Бу күренеш – Россия өчен табигый хәл, чөнки дәреслекләр белән мәктәпләр тәэмин итсә, эш дәфтәрләрен укучылар һәрвакыт үзләре сатып ала).

Хәзер икенче сыйныфларда апробация үткәрәләр. Тиздән 3-4нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеген язып бетерәчәкләр. Алар киләсе елларны апробациягә тапшырылачак. Укытучы өчен методик әсбапны авторлар үз тәҗрибәләренә таянып язганнар. Аны да чит ил телне өйрәнү методикасына таянып язганнар.


Белгеч фикере:

Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова, Татарстанның Мәгарифне үстерү институты башлангыч гомумбелем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты:

– Арчада уздырылган милли мәгариф коллегиясендә татар теле һәм татар әдәбияты дәреслекләрен төзү турында махсус карар кабул ителде. Шул карар нигезендә бу әсбапларны төзеп, аларга Татарстан мәктәпләрендә апробация үткәрдек.

Дәреслекләрне Казанның 8 мәктәбендә 11 укытучы сынап карады. Уку елы азагында укучыларның дәрестә өйрәнгәнлек материалының 70 проценттан артыгын җиңел үзләштерелгәнен күрдек. 2017-2018нче уку елында 1нче сыйныфларда 240 укытучы шушы дәреслекләр нигезендә укыта башлады. Бу исемлектә Казан шәһәреннән 120 укытучы, республика районнары буенча, шулай ук, 120 укытучы бар. Алар яңа дәреслек буенча укытырга үзләре теләп гариза бирде. Әти-әниләр дә шушы дәреслекләрне кызыклы, мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкинлек бирә, дип саный.

***

Татарстанның 9 районында шушы дәреслек нигезендә укытырга керештеләр. Алар арасында Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәре бар.

Быел шул ук мәктәпләрдәге 2нче сыйныф укучылары «Сәлам, татар!» укыту-методик комплексының 2нче сыйныф программасы буенча укый бушлаган. Әлеге дәреслек белән эшләгән укытучылар да русча аралашкан укучыларның тиздән татар телендә сөйләшә алачагына шикләнми.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев